Кереш сүз
Дөньга килер алдыннан юк булганыгызны һәм юк булган килеш бер мәлдә бар булганыгызны һич уйладыгызмы?
Өегездә һәркөн күргәнегез чәчәкнең ничек итеп тә кап-кара, балчыклы туфрактан, мускус кебек хуш ис чыгарып, төрле-төрле төстә чыгувы турында уйландыгызмы?
Тирәгездә очып сезне гел рәхәтсез итүче черкинең, ничек итеп тә үз канатларын без күрә алмаслык дәрәҗәдә хәрәкәт иттергәне турында һич уйландыгызмы?
Банан, карбыз, кавын, апельсин кабыкларының сыйфатлы этикетка вазыйфасын үтәгәнен, бу җимешләрнең тәмләре һәм исләре саклансын өчен хас буларак бу этикеткалар эченә пакетланганы турында һич уйландыгызмы?
Төн уртасында, йоклаган вакытыгызда бермәлдә килеп чыккан җир тетрәвенең,яшәгән шәһәрегезне, өегезне, эш урыныгызны җир белән бер итә алачагын, дөньяда ия булганыгыз һәрнәрсәне берничә секунд эчендә югалта алачагыгызны һич уйладыгызмы?
Тормышыгызның зур тизлек белән үткәнен, бер көнне зәгыйфьләнеп карт булачагыгызны, матурлыгыгызны, сәламәтлегегезне, көчегезне югалтачагыгызны һич уйладыгызмы?
Бер көнне, сез көтмәгән бер мәлдә Аллаһның вазыйфалы үлем фәрештәләрен каршыгызда күреп, бу дөньядан аерылып китәчәгегезне һич уйладыгызмы?
Кешеләрнең кыска вакыттан соң ташлап китәчәкләре бу дөньяга нидән бу кадәр көчле багланулары һәм асыл тырышлык күрсәтүләренең Ахирәт өчен булырга тиешлеге турында һич уйландыгызмы?
Кеше Аллаһ тарафыннан яратылган һәм үзенә фикерләү сәләте бирелгән бер барлык. Шулай ки, кешеләрнең күпчелеге бу бик мөһим сәләтне кирәктергәнчә кулланмый. Хәтта, әлегә хәтле һич тә һич уйланмаган кешеләр бар дип әйтә алабыз.
Югыйсә, һәркеше үзе дә белмәстән бер фикерләү потенциалына ия. Кеше бу потенциалны куллана башлавы белән, ул көнгә хәтле күрелмәгән бик күп хакыйкатьне күрә башлар. Уйлануда тирәнләшә-тирәнләшә фикерләү потенциалы да үсәр һәм бу һәркем өчен мөмкин булган нәрсә. Ләкин, бу ноктада әһәммиятле булганы, кешенең “уйлануны” кирәк дип табувы. Кулыгыздагы бу китапның максаты да, “кирәгенчә уйлануга” чакыру һәм “кирәгенчә уйлануның” юлларын күрсәтү. Чөнки уйланмаган кеше хакыйкатьләрдән бөтенләй ерак калачак, яңлышлар һәм ялганнар арасында тормышын сөрдерәчәк. Моның нәтиҗәсендә дә, дөньяның яратылу максатына һәм үзенең җир йөзендә бар булувы максатына төшенмәячәк. Югыйсә, Аллаһ һәрнәрсәне билгеле максат белән яраткан. Бу хакыйкать Көръәндә шулай белдерелгән:
Шуның өчен, һәркеше башта үзенең, аннан соң галәмдә күрелгән һәрнәрсәнең һәм тормышы буенча каршылашылган һәр вакыйганың яратылу максатларын уйларга тиеш. Уйланмаган кеше хакыйкатьләрне барытик үлгәч, Бөек Раббыбыз булган Аллаһның хозурында хисаб бирелгәндә генә аңлар, ләкин инде бик соң булыр.
Аллаһ безгә бу дөнья тормышында форсат биргән килеш уйланувыбыз һәм уйлаганнарыбыздан нәтиҗә чыгарып хакыйкатьләрне күрүвебез, Ахирәт тормышыбызда безгә олы казаныш китерәчәк. Шуның өчен Аллаһ илчеләре һәм китаплары аркылы бөтен кешеләрне үзләренең һәм бөтен галәмнең яратылышы хаккында уйлануга чакырган. Аятьтә шулай боерыла:
Аднан Октарның (Харун Яхъя) 2008нче елның 15нче март көнендә Ахи ТВдагы (Кыршәһир) туры эфир репортажыннан...
Аднан Октар: Харун Яхъя әсәрләре иң башта иман хакыйкатьләрен максат буларак алган, иман хакыйкатьләренең әһәммиятенә игътибар иткән әсәрләр. Чөнки кешеләргә берәр нәрсә тәкдьим итәр алдыннан, башта аларның иманнарының куввәтләнүве бик әһәммиятле. Бик көчле иман ияләре булулары мөһим. Көчле иман өчен дә иман хакыйкатьләре бик әһәммиятле. Ягъни яратылыштагы Аллаһның хәйран калдыручы нәрсәләре. Аллаһ “уйланмаслармы, акылланмаслармы” дияр еш-еш Көръәндә - шәйтаннан Аллаһка сыенам . Бу тема изге, бөек ислам галимнәре тарафыннан бик әһәммият белән телгә алынган тема. Бик бик әһәммиятле тема...
| |
Тирән Уйлану
26 Mayıs 2016 Perşembe
Кереш сүз
Тирән уйлану
Тирән уйлану
Куп кенә кеше “тирәнтен уйлану” өчен башын ике кулы арасына алуны, берәр булмәгә, хәтта бер төрле уйлану бүлмәсендә калуны, ботен кешеләрдән һәм вакыйгалардан читләшүне,качуны күз алдына китерер. Хәтта “тирәнтен уйлануны” шул кадәр зурайтып күзаллар ки, узе өчен моны була алмас дип зан кылар, моны барытик кайбер галимнәр, фәлсәфәчеләр, бөек кешеләргә генә хас дигән нәтиҗә ясар. Югыйсә, Аллаһ кешеләрне уйлануга чакыра һәм “(Бу Көръән,)Аятләре өстендә яхшы-яхшы уйлансыннар һәм чиста акыл ияләре үгет алсыннар дип сиңа иңдерелгән изге китап” (Сад сүрәсе,29) аяте белән Көръәннең кешеләргә уйланулары өчен иңдергәнен белдерер. Иң мөһиме,кешенең уйлану сәләтен җитди буларак камилләштерүве, уйлануда тирәнләшүведер.
Бу темага игътибар итмәгән кешеләр исә, гомеләрен тирән гафләт өчендә кичерер. Гафләт сүзе “онытмыйча мөһимсенмәу, ваз кичү, хаталану, игътибарсызлык күрсәтү” мәгънәсенэ туры килә. Уйланмаган кешеләрдә булучы гафләт хәле дә, яратылу максатларын һәм дин белдерүче хакыйкатьләрне оныту һәм боларны белгән хәлдә мөһимсенмәүнең нәтиҗәсе. Ләкин, бу кеше өчен югары дәрәҗәдә куркыныч һәм соңы җәһәннәм белән бетуче бер юл. Шуңа күрә, Аллаһ кешеләрне гафләткә кермәүләре өчен болай искәртә:
Раббыңны иртән-кич үзеңнән, югары булмаган тавыш белән, өркеп, ялвара-ялвара һәм эчтән-эчтән зикер ит (исеңә тошер). Гафләттә булучылардан булма . (Агъраф сүрәсә,205)
Эш(нең) хөкемгә бирелеп бетәчәге хәсрәт коне белән аларны кисәт; алар гафләт өчендәләр һәм алар инанмыйлар. (Мәрьям сурәсе,39)
Көръәндә уйланып, вөҗданы белән хакыйкатьләрне күрүче һәм шул сәбәпле Алаһтан куркып, сакланучы кешеләрдән хәбәр бирелә. Һич уйланмыйча, ата-бабаларыннан күргәннәре яңлыш инану һәм фикерләргә сукырларча ияреп баручыларның исә, хаталы икәнлекләре белдерелә. Әмма, кирәгенчә уйланмаганнары өчен Аллаһтан куркып, сакланып узтотышларын төзәтмәсләр. Астагы аятьләрдә уйланмаучы бу кешеләрнең зиһеннәрендә булганнар турында шулай хәбәр ителә:
Әйт ки: “Әгәр белсәгез (әйтегез), җирйөзе һәм эчендә булганнар кемнеке?” “Аллаһныкы”,- диячәкләр. Әйт ки: “Янә дә үгет алып уйланмаячакмысыз?” Әйт ки: “Җиде күкнең Раббысы һәм бөек Аршның (тәхетнең) Раббысы кем?” “Аллаһ”,- диячәкләр. Әйт ки: “Янә дә сакланмаячакмысыз?” Әйт ки: “Әгәр белсәгез (әйтегез), һәрнәрсәнең мөлке (мал һәм идарәсе) кемнең кулында? Ки Ул,сакласа да, узе сакланмый.” “Аллаһтыр”,- диячәкләр. Әйт ки: “Шулай исә, сезгә ни була да, бозымга биреләсез (бозымланган кебексез)?” Юк, без аларга хакны китердек, ләкин алар чын ялганчылар. (Мүэминүн сүрәсе,84-90)
Уйлану кешеләрдәге “бозымны” юк итәр
Аятьләрдә Аллаһ кешеләргә: “Шулай исә, сезгә ни була да, бозымга биреләсез (бозымланган кебексез)?”- дип сорый. Аятьтәге “бозым” сүзе, кешеләрне туплы хәлдә тәэсире астына алган зиһни, фикри йокыга, оешканлыкка ишарәт итә. Уйланмаган кешенең акылы оешыр, күреше томаланыр, ягъни күз алдындагы хакыйкатьләрне күрмәгән кебек хәрәкәт итәр, фикер йөртүве зәгыйфьләр. Бик ачык аңлашылган нәрсәне дә аңлый алмаслык дәрәҗәгә килер. Якын тирәсендәге булган могҗизалы вакыйгалардан гафил, хәбәрсез булыр. Вакыйгаларның иң мөһим нокталарын курмәс, абайламас. Кешеләрнең меңнәрчә еллардан бирле гафләт эчендә булуларының, нәселдән нәселгә мирас кебек күчкән тирән уйланудан бик ерак икәнлекләренең төп сәбәбе, чыганагы да менә бу оешканлык, фикри йокы.к уйланмаслар.
Бу җәмгыяви хәлдәге бозымның тәэсирләреннән берсен шундый үрнәк аркылы ачыклый алабыз:
Җирйөзенең асты бөтенләй магма дигәнебез бер “ут катламы” белән капланган. Җирйөзенең кабыгы бик нечкә, ягъни бу ут безгә бик якын, хәтта аягыбыз астында! Җирйөзе кабыгының ни кадәр нечкә икәнлеген аңлавыбыз өчен шундый чагыштырма бирә алабыз: җирйөзе кабыгыгының нечкәлеге бөтен дөньяга карата, алма кабыгының бөтен алмага карата нечкәлектә.
Җирйөзе астындагы югары температурадагы кайнаган кысымнар турында барысы да белә, ләкин кешеләр моның турында бик уйланмый. Чөнки бу кешеләрнең ата-аналары, туганнары, якыннары, иптәшләре, күршеләре, укыган гәҗитләренең язучылары, телевизор тапшыруларын алып баручылары, университеттагы укытучылары да моның турында уйланмас бит.
Без сезне болар турында бераз уйландырыйк. Бер кешенең хәтере югалганын һәм тирә-юнен танырга тырышуын кузаллыйк. Бу кеше иң элек кайда икәнлеген сораячак. Аңа ул баскан туфракның астында ук ут-ялкынлы, кайнаучы бер массаның бар икәнлеге, күввәтле бер тетрәү аркылы яки янартау (вулкан) шартлавында боларның җирйөзенә чыга алачагы сөйләнсә,ул ни уйлар? Бераз алгарак китийк һәм бу кешегә дөньяның ни бары кечкенә генә бер планета булганлыгын, галәм диелгән чиксез, караңгы бушлыкта очканлыгын да аңа хәбәр иткәнлегебезне тасвирлыйк. Космоста җир астында бар булган куркынычлыклардан тагын да хәтәррәкләре һәм масштаблыраклары бар. Үрнәге: тоннарча авырлыктагы күкташлары (метеоридлар). Боларның дөньяга юнәлмәүләре, бәрелмәүләре өчен дә һичбер сәбәп юк. Әлбәттә ки бу кеше үзенең шундый бик куркыныч халәтен бер мизгелгә дә исеннән чыгармас. Мондый куркыныч хәлдә, “җепкә бәйләнгән килеш” кешеләрнең ничек иттереп яшәгәннәрен җентекләр. Һәм кимчелексез бер система барлыкка китерелгәненә төшенер.Үзе яшәгән планетасының эче бөек куркынычлык белән тулы, әмма бу куркынычлыкның һәр мизгелдә кешеләргә зыян китерүве бик нечкә пропорцияләр белән туктатылган. Менә моңа төшенгән кеше, дөньяның һәм җир йөзендәге бөтен җанлыларның Аллаһның теләге белән, Ул барлыкка китергән кимчелексез система сәбәпле яшәгәннәрен һәм иминлек эчендә барлыкларын дәвам иткәнләрен дә ачык буларак аңлар.
Бу үрнәк кешеләрне уйландырырга тиешле үрнәкләрнең миллионда, хәтта миллиардта берсе генә. Гафләтнең кешенең уйлау, төшенү сәләтенә ничек тәэсир итувен, кешенең зиһни, акыл мөмкинчелекләрен ничек чикләгәнен аңлар өчен тагын бер үрнәк китерүдә файда бар:
Кешеләр дөнья тормышының зур тизлек белән үткәнен, бетәчәген беләләр, ләкин моңа карамастан, үзләрен һич бу дөньядан аерылмаячак сыман тоталар. Тормышларында һич тә үлем юк сыман. Менә бу - нәселдән нәселгә күчүче бозым төре.Хәтта моның шундый көчле тәэсире бар ки, берәр кеше үлем турында сөйләшсә, кешеләр үзләрендә булган бозымның бетүвеннән һәм хакыйкатьләр белән кара-каршы килүдән соңгы дәрәҗәдәге курку күрсәтеп бу теманы шунда ук яптырырлар.Бөтен тормышларын яхшы берәр өй, вилла яки машина алу, балаларын иң яхшы колледжларда укытыр өчен багышлаган кешеләр, бер көн килеп тә үләчәкләрен һәм үзләре белән ни машиналарын, ни өйләрен, ни баларын да алыйп китә алмаячакларын уйларга теләмәсләр. Чыгыш буларак үлемнән соң булган Ахирәт тормышы өчен тырышу,берәр нәрсәләр хәзерләу урынына, уйланмауны сайларлар. Югыйсә, һәр кеше иртә ме соң мы әлбәттә үләчәк. Һәм үлгәннән соң һәр кеше өчен, иман иткән булсын яки булмасын, мәңгелек, соңсыз тормыш башлаячак. Бу мәңгелек тормышның җәннәттә яки җәһәннәмдә булувы исә, бу кыска, фани тормышта эшләнелгәннәргә бәйле. Бу хәтле ачык бер хакыкать булган хәлдә, кешеләрнең һич үлем булмаган сыман шундый узтотышларының бердән бер сәбәбе исә, уйланмаганнары өчен өстләрендә хасил булган бу бозымдыр. Ләкин, бу дөнья тормышында уйланып бу бозымнан, башкача әйткәндә, гафләт хәленнән котылмаган кешеләр, үлгәннән соң хакыйкатьләрне үз күзләре белән күреп аңлыячаклар. Бөек Раббыбыз булган Аллаһ бу хакыйкатьне шулай хәбәр итә:
Аятьтә дә белдерелгәнчә, уйланмау сәбәпле томаланган, буланыкланган караш, үлгәннән соң Ахирәттәге хисап заманында “кискенләшәчәк”.
Шуны да белдерергә кирәк, кешеләр үзләрен белә-белә шушындый бозым тәэсиренә дучар итә. Шулай итеп рәхәт тормыш итәчәкләрен хисапларлар. Югыйсә, асыл рәхәтлек, хозур, кәеф һәм комфорт барытик шул акылны каплаучы бозымның бетуве белән генә казаныла. Өстәвенә, кешенең бер мизгелдә карар алып, өстендәге бу зиһни оешыклыктан,йокыдан котылувы, ачык бер аңлаеш белән тормыш башлавы бик җиңел. Аллаһ моның чишелеш юлын кешеләргә күрсәтә. Уйланган кешеләр бу бозымны дөнья тормышларында булганнары хәлдә бетерә ала. Болай итеп алар вакыйгаларның бер максаты һәм эчтәлеге булганлыгын аңларлар һәм Аллаһ тарафыннан һәр мизгелне яратылучы хикмәтләрне күрә алырлар.
Кеше һәрзаман һәм һәрҗирдә уйлана ала
Уйлануның вакыты, җире һәм шартлары юк. Кеше йөрегәндә, эшенә барганда, машина йөрткәндә, дуслары белән утырганда, компьютерда эшләгән вакытында, телевизор караганда, ашаганда уйлана, фикерли ала.
Үрнәге, машина белән барганда урамдагы йөзләрчә кешеләрне күрергә мөмкин. Бу кешеләргә караучы кеше күп нәрсә турында уйлана ала. Күрелгән йөзләрчә кешеләрнең физик күренешләре бер-берсеннән бөтенләй аермалы икәнлеге акылына килә ала. Бу кешеләр бер-берсенә һич тә охшамаган. Кешеләрнең күп очракта күз, каш, керфек, кул, аяк, авыз, борын кебек бер үк органнарга ия булуларына карамастан, бер-берсеннән бу кадәр аермалы булулары шаккатырлык дәрәҗәдә. Тагын да бераз уйланувын дәвам итүче кеше шуларны хәтерләр: меңнәрчә еллардан бирле Аллаһ миллиардларча кешеләрне бер-берсеннән бөтенләй аермалы буларак яраткан. Шиксез, бу ачык рәвештә Аллаһның барлыгын курсәтер һәм Аның өстен ярату сыйфатын чагылдырыр.
Күп кенә кешенең каядыр барып җитәргә теләгәннәрен күрүче кеше, тагын да күп төрле уйларга тагылып калырга мөмкин. Беренче карашта бу кешеләрнең һәрбересе аерым шәхес, кеше буларак күренә алувы мөмкин. Һәммәсенең үз дөньясы, теләкләре, планнары, яшәу рәвешләре, шатлыклары, кайгалыры, ләззтләре, зәвыклары бар. Ләкин, бу аерымлыклар алдатучы. Чөнки, гомуми алганда, һәр кеше туа, үсә, мәктәпкә бара, эш эзли, эшли, өйләнә, балаларга ия була, балаларын мәктәпкә урнаштыра, бабай яки әби була һәм үлә. Ягъни бу яктан караганда, кешеләр тормышында әллә ни зур аерма юк. Истанбулның берәр районында урнашкан кеше белән Мексиканың берәр шәһәрендә яшәуче урыннары кеше белән алмаштырылса да, берни үзгәрмәс. Бу кешеләрнең һәрберсе бер көнне әлбәттә үләчәк; хәтта 100 елдан соң бу кешеләрнең берсе дә исән калмаячак. Менә моңа төшенгән кеше уйланувын дәвам итәр һәм үзенә шушы сорауларны сорар: “ Бер көнне барыбыз да үләчәгебезгә күрә, нигә соң һәркем бу дөньядан һич китмәячәк кебек хәрәкәт итә,яши бирә? Үләчәген төгәл рәвештә белүче кешенең үлемнән соң булган яшәеш өчен тырышувы кирәккән вакытта, кешеләрнең купчелеге нигә һич дөнья тормышлары бетмәячәк, һич улмәячәк кебек үз үзләрен тота бирә?”
Менә бу кеше-уйланган һәм уйлануларыннан бик мөһим, бөек нәтиҗә чыгаручу кеше. Әмма кешеләрнең купчелеге бу темалар турында уйланмас. Белдермәстән “хәзер ни турында уйлыйсың?” дип соралса, бик кирәксез һәм үзләренә файда китермәслек нәрсәләр турында уйланылганы беленер. Югыйсә, кеше уянган вакытыннан алып йоклаганчыга кадәр һәр мизгелендә “мәгьнәле”, “хикмәтле”, “әһәммиятле” темалар турында уйлана ала, уйланганнары аркылы нәтиҗәләр чыгара ала.
Аллаһ Көръәндә мөэминнәрнең һәртөрле шартларда уйланганнарын һәм моның аркылы файда бирүче нәтиҗәләр чыгарганнарын шулай белдерә:
Аятьтә дә белдергәнчә, мөэминнәр уйланучы кешеләр булганнары өчен, яратылышның могҗизалы якларын күрә ала һәм Аллаһның көченә, гыйльменә һәм акылына төшенә.
Җитди һәм Аллаһка юнәлеп уйлану
Уйлануның берәр кешегә файда китерүве, аны дөрес нәтиҗәгә ирештерүве өчен даими буларак уңай юнәлештә фикер йөртүве кирәк. Үрнәге, берәр кеше каршысында үзеннән тагын да матуррак берәүне күреп, бу кешенең матурлыгын уйлап үзенең кимчелекләре сәбәпле авырлык тойса, үл кешегә карата көнчелек хис итә башласа, бу Аллаһны хуш итмәүче уй-фикерләрдән булыр. Ләкин, Аллаһны разый итәргә тырышучы кеше бу кешенең матурлыгына Аллаһның камиль ярату сәләтенең чагылышы буларак карар. Бу кешегә Аллаһ яраткан бер гүзәллек буларак каравыннан бөек ләззәт алыр.Аһирәттә Аллаһ тарафыннан бу кешенең матурлыгын, гүзәллеген тагын да арттырувы өчен дога кылыр. Дөньяда кешенең һичбер вакытта да камил була алмаячагын, дөньяның бер имтихан җире булганы өчен кимчелексез, авырлыксыз яратылмаганын фикерләр. Җәннәткә булган сагышы артар. Шиксез, бу җитди уйлануның бер генә үрнәге. Кеше тормышы буенча мондый нәрсәләр, вакыйгалар белән бик һәм бик еш очрашыр.Бу вакыйгалар аркылы Алаһны риза итүче яки итмәуче икәнлеге,әхлагы имтихан ителер, беленер.
Әлбәттә, бу сынауда уңышлы булувы һәм уйлануның бу кешегә хәерле, Ахирәттә берәр файда китерүве, аның уйланган нәрсәләреннән үгет һәм гыйбрәт алып алмавына бәйле.Моның өчен кешенең даими рәвештә җитди буларак уйланувы шарт. Аллаһ бу хакыйкатьне Көръәндә шулай белдергән:
Аднан Октар (Харун Яхъя) әфәнденең 2009нчы елның сигезенче март көнендәге Тэмпо ТВга туры эфирда бирелгән репортажыннан...
Аднан Октар: Кеше Аллаһка карата коллык үтәр өчен яратылган. Коллык вазыйфасы бар. Әмма Аллаһ безләрне имтихан итәр; ләкин, имтиханда безнең ни эшләгәнебезне контроль иткәннән соң, билгеләгәннән соң, Аллаһның безнең ни булганыбызны аңлауга ихтияҗы юк.Чөнки Аллаһ боларны алдан ук белуче, Аның өчен, Аның Катында инде һәрнәрсә булып беткән.Чөнки бөтен боларны Аллаһ яратты. Аллаһ белер, ни әшләгәнебезне белер. Аллаһның кайбер нәрсәләрне алдан ук белдермәвенең асыл максаты – безгә үз -үзебезне таныту; ягъни без нинди кеше, әхлакыбыз ничек, кешелегебез ни дәрәҗәдә?...Әгәр Аллаһ насыйп итеп җәннәткә керсәк, без узебез өчен: “ Бик яхшы кеше идем, тырыштым, хезмәт иттем, сөйләшә идек, аралаша идек, кешеләрне тугъры юлга чакыра идем, мохтаҗларга ярдәм итә идем, кешеләрне авыр вакытларында дистәкли идем” - диеп, үз-үзебезгә карата ярату хасил булачак. Ягъни, без җәннәткә лаеклык казанган булабыз”.
| ||||||
Кешеләр гомумән ни турында уйланыр
Кешеләр гомумән ни турында уйланыр
Кеше көне буе ниләр уйлаганын хәтерләргә тырышса һәм боларны язып, теркәп барса, көннең бетүвендә дә моны җентекләсә, күбесенең ни кадәр файдасыз булганын аңлаячак. Яки боларның бер өлешен хәтта файдалы итеп күрсә дә, хаталы фикер йөрткән итеп санала ала. Чөнки, гомумән алганда, кешеләргә дөрес итеп тоелган нәрсәләр, чынлыкта аларга Ахирәттә бер файда да бирмәячәк уй-фикерләрдән хасил була ала.
Кешеләр көндәлек тормышларында ничек буш эшләр белән мәшгуль булып, буш нәрсәләргә вакыт сарыф иткән булса, шулай ук буш фикерләргә бирелеп тә вакытны бушка сарыф итә ала. Аллаһ Көръәндә: “Алар “бөтенләй буш” нәрсәләрдән качынучылар” (Мүэминүн сурәсе,3) аяте белән мөэминнәрне мактый һәм моны гузәл үрнәк буларак күрсәтә. Шиксез, Аллаһның бу тасвиры кеше уй-фикерләре өчен дә яраклы. Чөнки уй-фикерләр, әгәр кеше аларны аңлы, белгән килеш контроль итмәсә, инсан акылында дәвамлы буларак урын алыр. Кич белән өенә кайтувында кибеттән нинди кирәкле нәрсәләрне сатып алувы турында уйланганы вакыт, бер мизгелдә ике ел алда бер иптәшенең үзенә сөйләгән сүзе турында уйлаганын төшенер. Бу буш һәм яраксыз уйлану көн буенча өзлексез дәвам итә ала.
Хәлбуки, кешенең уй-фикерләренә хуҗа булувы үзенең кулында. Һәр кеше аңлаешлы юнәлдерү ярдәмендә үзен, иманын, акылын, үзтотышын, тирә юнен камилләштерәчәк нәрсәләр турында уйланырлык сәләткә ия.
Бу бүлемдә гафләт эчендә булган кешеләрнең гомумән нинди төрле нәрсәләр турында уйланганнарын аңлатачакбыз. Бу темаларның җентекле буларак аңлатылувының сәбәбе, бу китапны укучы кешеләрнең, үрнәк буларак китергәндә, иртәгә эшләренә, уку йортларына барган вакытларында яки берәр төрле эш белән мәшгуль булганнарында, акылларына монда санап үтелгәннәр килгәндә, шунда ук буш нәрсә турында уйланганлыкларын аңлар өчен һәм уй-фикерләренә хуҗа булган килеш, үзләренә чын мәгьнәдә файда бирәчәк нәрсәләр турында фикер йөртүне булдырыр өчен.
Буш борчылулар Кеше фикерләрен файда китерәчәк юнәлештә контроль итмәгән халәтендә, еш-еш борчылуларга, хафалануларга бирелә ала яки әле булмаган вакыгалар сәбәпле, акылында боларны булган дип алдан тасвир итеп, шулар өчен кайгырырга, хәсрәтләнергә,куркырга һәм җәфаланырга мөмкин.
Үрнәге, баласы университет имтиханнарына хәзерләнгән кешенең, әле имтихан тормышка ашмаган килеш, баласының имтиханны казанмаса ниләр булачагы турында борчылувы: “Баласы киләчәктә яхшы эш таба алмаса, җитәрлек акча эшләп алмаса, ул вакыт өйләнә алмаячак. Өйләнсә дә, туй өчен акчаны кайдан табачаклар? Имтиханны казанмаса, әтисе аңа биргән бөтен акчалар бушка киткән дип саналачак,өстәвенә, кеше алдында да хур булачаклар. Йә иң яхшы дустының баласы казаныр да, үз баласы казана алмаса....”
Бу борчылулар шулай бара-бара күбәер. Югыйсә, баласы әле имтиханга да кермәгән. Диннән, дин әхлагыннан ерак булган һәр кеше тормышы буенча бу ише буш борчулуларга дучар булыр. Әлбәттә, моның сәбәбе бар. Көръәндә кешеләрнең буш борчылулардан котыла алмауларының сәбәбе – шәйтанның вәсвәсәсенә колак салулары булганлыгы шулай хәбәр ителә:
Югарыдагы аятьтә күрелгәнчә, буш борчылуларга бирелүче, Аллаһны онытучы һәм уйланмаган кеше,асылында шәйтанның даими вәсвәсәләренә, котыртуларына ачык вәзгыятьтә. Башкача әйткәндә, бер кеше дөнья тормышына бирелеп үз ихтиярын кулланмаса, вөҗданына колак салмаса, аны тыңламыйча хәрәкәт итсә һәм үз-үзен вакыйгаларның агымына тәслим итсә, бөтенләй шәйтанның контроле астына керер. Шәйтанны иң белдерүче үзенчәлекләрнең берсе дә, кешеләргә вәсвәсә һәм борчылулар ирештерү. Акылларында барлыкка килгән бу борчылулар, төшенкелек яки “бу шулай булса, мин ни эшләрмен?” ише хафаланулар шайтанның пышылдавы, вәсвәсе белән барлыкка килер.
Әмма Аллаһ бу хәлдән үзләрен коткарулары өчен кешеләргә юл күрсәткән. Көръәндә кешеләргә шәйтаннан вәсвәсә килгәндә Аллаһка сыенулары, уйланулары тиеш икәнлекләре шулай белдерелгән:
Аятьләрдә дә хәбәр ителгәнчә, уйланган кеше дөрес нәрсәне күрер, уйланмаган кеше исә, шәйтан аны кая алып барырга теләсә шунда барыр.
Әһәммиятлесе: бу төрле уй-фикерләүләрнең кешегә һичнинди файда китермәвен,киресенчә, мөһим вакыйгалар турында уйлануга киртә булувын белү һәм акылны болардан арындыру. Кеше барытик буш уйлардан арынган акыл аркылы гына кирәгенчә уйлана ала. Шулай итеп, Көръәндә Аллаһ белдергән рәвештә “буш нәрсәләрдән качынылган” булыр.
|
Уйлануга киртә булган сәбәпләр ниләр?
Уйлануга киртә булган сәбәпләр ниләр?
Кешеләрнең уйланувына киртә булучы куп кенә сәбәпләр бар. Болар кешеләрне уйланудан, хакыкатьләрне күрүдән мәхрум итү ала. Шуның өчен һәр кеше үзенә начар яктан тәэсир иткән сәбәпләрне фаш итүве һәм алардан котылувы шарт. Киресенчә булганда, дөнья тормышының хакыйкый йөзен күрә алмас. Бу исә аңа Ахирәттә бик олы югалтулар китерер.
Аллаһ Китабында бу төрле кешеләрдән шулай хәбәр бирә:
Бу бүлемдә уйлануга киртә булган кайбер сәбәпләрне билгеләп үтәрбез.
Күплеккә ияру сәбәпле барлыкка килгән акыл йокысы
Кешеләрне иң күп адаштыручы нәрсәләрнең берсе – күпчелек кешеләр тарафыннан эшләнелгәннәргә дөрес дип инанулары. Берәр кеше туры нәрсәләрне, хакыйкатьләрне уйланып, фикерләп табу урынына, гел тирәсендәге кешеләрнең өйрәткәннәрен кабул итүгә күнегер. Күп вакытта үзе тарафыннан да сәер дип беленгән нәрсәләрнең башка кешеләр тарафыннан табигый, нормаль рәвештә кабул ителгәнен күрер һәм бер вакыттан соң үзе дә боларны кабул итә, үземсенә башлар.
Үрнәге, тирәсендәге купчелек кеше бер көнне үләчәкләрен уйламас. Хәтта үлемне уйламас өчен бу темага бер кемне дә сөйләштермәсләр, бу теманы онытырга тырышырлар, бу темадан качарлар. Моны күрүче кеше дә тирәсенә карар, “һәркем шулай булганга күрә, минем дә шундый булувымда бернинди гаеп тә юк” дияр һәм үлемне һич тә аклына китермичә яши башлар.Югыйсә, тирәсендәге һәркеше Аллаһ куркусы белән хәрәкәт итсә һәм Ахирәт өчен җитди тырышлык эченә керсә, бик зур ихтимал ки, бу кеше дә үзтотышын узгәртәчәк.
Яки телевизор каналларында, журналларда һәркөн йөзләрчә һәлакат, хаксызлык, гаделсезлек, золым, суицид, җинаять, угърылык, хафаландыручы хәбәрләр укылыр, ярдәмгә мохтаҗ булган меңнәрчә кешеләрдән сүз ителер. Әмма, күп кенә кеше бу хәбәрләрне укып гәҗит битләрен күңел рәхәтлеге белән алмаштырыр. Гомумән, кешеләр мондый ише хәбәрләрнең нидән бу хәтле күп булганлыгы, боларны киметү өчен ниләр эшләнергә тиеш икәнлеге, хәтта моның өчен үзләре ни эшләргә тиеш булулары турында уйланмаслар.Чөнки тирәсендә күпчелекне тәшкил итүче башка кешеләр дә моның турында уйланмас. Күбесе “ дөньяны коткару миңа калганмы? ” мантыгы (логикасы) аркылы җавплылыкны башкалардан эзләр.
Уйлануда ялкаулык күрсәтү
Ялкаулык – купчелек кешеләрнең уйланувына киртә булучы сәбәп.
Уйланырга ялкауланган кеше һәрнәрсәне гел булган кебек белер һәм күнеккән өчен эшләр. Көндәлек тормыштан урнәк китерергә кирәк булса: хуҗабикәләр тарафыннан ясалган чисталык гел әниләреннән күрелгән рәвештә. Гомуми алганда, “ ни эшлим, үзгәртим дә яхшырак, чистарак булыр” дип уйланмаслар һәм яңа ысуллар эзләмәсләр. Шулай ук ирләр дә, берәр ремонт яки башкалар эшләнергә тиешле булганда бала чагыннан үзләренә өйрәтелгән ысул-юлларны кулланырлар. Яңа берәр методны, тагын да җайлырак һәм акыллырак булган нәрсәне кирэк дип тапмаслар, аларны мөһимсенмәсләр. Бу кешеләрнең сөйләшү ысуллары да гел бертөрле.Үрнәге, берәр хисапчының сөйләшү ысулы – тормышы буенча аның тарафыннан күрелгән хисабчылар ысулының нәкъ үзе. Докторларның, банкчыларның, сатучыларның... Кыскасы, һәрбер кысым кешеләренең үзләренә карата бер сөйләшү стиле бар.Чөнки бу кешеләр уйланып иң урынлысын, иң матурын, иң хәерлесен эзләмәсләр. Күргәннәрен генә гел кабатларлар.
Авырлыкларга, проблемаларга китерүче чишелешләр дә уйланудагы ялкаулыкны чагылдыра. Үрнәге, бер бинаның җаваплысы чүп проблемасын аңа хәтле булган җаваплы кебек чишә. Яки берәр район башлыгы юл проблемасын алданрак булган башлыкка карап, аның кебек чишәргә тырыша.Күп кенә нәрсәләр,вакыйгалар турында уйланылмаганы өчен,яңачишелешләркитерәалмас.
Әлбәттә, монда китерелгән үрнәкләр кешеләрнең көндәлек тормышта булган зарарлары белән бәйле. Ләкин, болардан тагын да әһәммиятле темалар бар ки, кешеләр тарафыннан ялкаулык күрсәтелеп болар турында уйланмау аларны бөек һәм мәңгелек хәсрәткә дучар итә. Кешенең дөньяда бар булу максаты турында уйланмавы, үлемнең үзеннән кача алмаслык бер хакыйкать булганын, үлемнән соң исә шиксез рәвештә Хисап Көне белән кара-каршы калачагын мөһимсенмәве - бу соңсыз хәсрәтнең чыганагы. Аллаһ Көръәндә кешеләрне бу әһәммиятле хакыйкатьләр турында уйлануга чакыра. Бу аятьләрнең кайберәүләрендә шулай боерыла:
“Күп уйлау яхшы түгел” рәвешендәге яңлыш позиция
Җәмгыятьтә тирәнтен уйланунының бик кабул ителмәгәнен күрсәткән һәм бик таралган бер яңлыш инану бар. Хәтта кешеләрдән кайберүләре бер-берсен “артык уйланма, тилерерсең” дип кисәтерләр. Әлбәттә, бу диндән ерак булган кешеләр тарафыннан ясалган яңлыш уйдырмадан башка нәрсә түгел. Кеше үзеннән качу тиешле булган нәрсә уйлану түгел, киресенчә, начар һәм сыйфатсыз уйлану, борчылуларга һәм вәсвәсәләргә бирелү булырга тиеш.
Аллаһка һәм Ахирәткә көчле иманы булмаган, Көръәнне яхшы белмәгән кешеләр яхшылык һәм гүзәллек юнәлешендә түгел дә, начар, сыйфатсыз юнәлештә фикер иткәннәре өчен, уйланулары нәтиҗәсенедә бик файдалы нәтиҗәләр ясамаслар. Үрнәге, дөнья тормышының үтүчән икәнлеген, бер көн килгәч тә үләчәкләрен уйларлар, ләкин, бу сәбәптән олы хафалануга бирелерләр. Чөнки вөҗданнары белән дөньяда Аллаһның әмерләрен үтәмичә яшәлгән тормышлары өчен аларга Ахирәттә начар соң булачагын сизерләр,белерләр. Бер өлеше дә “үлеп, юк булам” дигән яңлыш фикергә инанганнары өчен борчылыр.
Югыйсә, Аллаһка һәм Ахирәт Көненә ышанучы, акыл иясе булган берәр кеше дөнья тормышының үтүчәнлеге турында уйланганда, бөтенләй башка һәм бик яхшы нәтиҗәләргә килер.Һәрнәрсәдән элек дөньяның фани икәнлеген аңлавы, Ахирәттәге хакыйкый һәм мәңгелек тромышы өчен бик көчле тырышлык эченү керүве өчен сәбәп булыр. Мондагы яшәешнең иртә яки соң бетәчәген белгәнлегеннән, дөнья белән бәйле мәнфагатьләр һәм хисаплар,теләкләр белән үзен алдаттырмас. Соң дәрәҗәдәге ышанычлыкка ия булыр. Бу фани дөньядагы һичнинди вакыйга да аңа тәэсир итмәс, аны борчымас. Гел дәвамлы, мәңгелек һәм гүзәл бер тормышка кавышу өмете белән яшәр. Дөньядагы нигъмәтләрдән һәм матурлыклардан да бик зур ләззәт табар. Чөнки Аллаһ дөньяны кешеләрне имтихан итәр өчен кимчелекле итеп яратты. Шушындый кимчелекле дөньяда да хәтта, кешене хушландырырлык күп санлы гүзәллекләр бар булганда, җәннәттәге гүзәллекләрнең хыялга китерә алмаслык дәрәҗәдә икәнлегенә төшенер. Монда күрелгән һәрбер матурлыкның Ахирәттәге асылын да күрергә теләр. Һәм бу нәтиҗәләргә тирән-тирән уйланып килер.
Шулай итеп, берәр кешенең “нәтиҗәдә хакыйкатъләрне күрермен дә, борчылуларга, өметсезлеккә тап булырмын” дип хафаланувы һәм бу сәбәпле уйлану, фикерләүдән качувы, аның өчен бик олы югалту булыр. Чөнки Аллаһка булган иманы аркылы даими өмет эчендә булучы һәм позитив фикер йөртүче берәр кеше өчен, аны өметсезлеккә китерәчәк, хафаландырачак берни дә юк.
Уйлану нәтиҗәсендә барлыкка килүче җаваплылыклардан качу
Күп кенә кеше уйланудан, кайбер темалар белән үзенең зиһенен мәшгуль итүдән ерак торып, бик күп җәваплылыклардан кача алганын уйлар. Хәтта дөньяда килеш моны тормышка ашырып, күп кенә темаларга карата үзен битараф тота ала. Ләкин, кешеләрнең иң олы хаталарыннан берсе – уйланмыйча Раббыбызга карата булган җәваплылыклардан кача алуларын исәп итүләре. Бу кешеләрнең үлем турында һәм үлемнән соң булачаклар турында уйланмауларының асыл сәбәбе. Чөнки берәр кеше бер көнне үләчәген уйласа һәм үлемнән соң мәңгелек тормыш булачагын хәтерләсә, бөтен көче, мөмкинчелекләре белән үлемнән соң булган яшәеше өчен тырышлык күрсәтү мәҗбүриятендә калыр. Ләкин, Ахирәтнең барлыгын уйламыйча бу җәваплылыктан үзен котылган дип белеп, үз-үзен алдатыр. Бу бик олы алдану һәм кеше дөньяда килеш уйланып хакыкатькә ирешмәсә, үлем белән берлектә үзе өчен һичнинди качу булмаганын аңлаячак. Бу хакыкать аятьләрдә шулай белдерелә:
Көндәлек тормышның агымына бирелеп уйланмаулары
Кешеләрнең күпчелеге бөтен тормышларын бер “чабу, куыш” эчендә үткәрер. Билгеле бер яшькә җитүләре белән эшләүләре, үзләрен һәм гаиләләрен тәэмин итүләре кирәк. Моны “яшәеш көрәше” дип исемләндерерләр һәм бу көрәш эчендә тегендә-монда сугылулары сәбәпле дә башка эшләргә вакыт калмаганлыгыннан үкенеч хәленә кергән булырлар. Теге яки бу нәрсәгә “вакыт юк, җитми” төшенчәсен еш-еш кулланырлар. Шулай итеп, көндәлек тормышлары аларны үз юнәлешендә сөйрәр. Күпчелек кеше бу тормыш рәвеше эчендә тирәсендәге вакыйгаларга карата битараф калыр.
Югыйсә, кешенең бу дөньядагы максаты тегендә-монда сугылып, дөньяда вакыт сарыф итү генә булырга тиеш түгел. Асыл максаты - дөньяның хакыйкый йөзен күрә алувы һәм шуңа карата бер тормыш рәвеше билгеләве. Һичбер кешенең бердәнбер максаты акча казанувы, эшләве, университетта укувы, өй хуҗасы булувы түгел. Әлбәттә, кеше тормышы буенча бу нәрсәләр үтәлергә тиешле, ләкин, бөтен боларны үтәгән вакытта кеше акылында булырга тиешлесе, онытылырга тиеш булмаганы: һәркешенең дөньяда булу максаты Аллаһка кол булу, Аллаһның ризасын, рахмәтен һәм җәннәтен казану өчен тырышлык күрсәтү икәнлеге. Бу максатлардан тыш бөтен хәрәкәтләр, эшләр исә, барытик кешенең хакыйкый максатына ирешүвен булдыручы, ярдәм итүче бер арадашчы гына. Арада булган нәрсәләрне максат дип билгеләү, шайтан тарафыннан кешеләр өчен хәзерләнгән бик олы хаталану упкыны.
Ләкин уйланмыйча яшәүче кеше, бу арадашчыларны бик җиңел рәвештә үзенә максат итеп билгели ала. Моның өчен көндәлек тормыш белән бәйле булган шушы үрнәкне китерергә мөмкин: кешенең эшчәнлек күрсәтеп җәмгыятькә файда китерүве шиксез яхшы нәрсәләрдән. Аллаһка иман иткән берәр кеше бу эшне яратып эшләр, каршылыгын һәм дә дөньяда булганы килеш һәм дә Ахирәттә Аллаһ тарафыннан көтәр. Әмма башка, Аллаһны онытып шушы ук эшне эшләүче кеше, барытик бу дөньяга юнәлгән кайбер мәнфагатъләр өчен, кешеләрне хуш итәр өчен генә эшли икән, менә монда инде ул хаталы. Һәм дә Ахирәттә хакыйкатьләр белән каршылашкан вакытында бу сәбәптән тасвирлана алмаслык үкенү яшәячәк. Аллаһ дөнья тормышына бирелгәннәр өчен бер аятендә шулай боера:
Һәрнәрсәгә “күнеккәнлек” аркылы карау һәм бу сәбәпле уйлануны кирәк дип тапмау
Кайбер нәрсәләр белән беренче тапкыр каршылашкан заманда, кешеләр алардагы гадәттән тыш нәрсәләрне аңлый ала һәм бу аларның уйлануларына, күрелгән нәрсәләрнең җентекләнелүвенә, эзләнелүвенә сәбәпче була ала. Ләкин бер вакыттан соң, кешедә бу нәрсәгә карата күнеккәнлек хасил булыр һәм инде ул кеше тәэсирләнмәс хәлгә килер. Аеруча, һәркөнне тап булынган берәр нәрсә яки күренеш инде алар өчен “чираттан тыш” булмаган бернәрсә хәлендә булыр.
Үрнәге, табип буласы кайбер кешеләр беренче тапкыр үле кешенең гәүдәсен күргәннәре заман, монардан соңгы дәрәҗә тәэсирләнерләр. Яки беренче тапкыр пациентлары улгәндә, бу аларны күп-күп уйландырыр. Берничә минут элек тормыш тулы, көлгән, планнары булган, сөйләшкән, ләззәт тоечу берәр кешенең, күзләре нурлы, үзе тере булган килеш, бер мәлдә җансыз, бер хәрәкәтсез предмет кебек калган гәүдәсе күз алларында пәйда булыр. Беренче тапкыр мәетне ярып караганнары вакыт, бу гәүдәдә алар күргән бөтен нәрсә исләренә төшәр.Үрнәк буларак, бу гәүдәнең бик тиз черуве, эченнән чыдый алмаслык ис чыгувы, исән вакытында матурлыгы белән үзенә җәлеп иткән чәчләргә, хәзер инде хәтта кагылырга да теләмәгәнлек, аларны гел уйландыручы темалардан. Болардан соң да шуларны уйларлар: һәркеше берүк матдәләрдән тора һәм һәркемнең гәүдәсен нәкъ шундый ук бер соң көтә, ягъни үзләрен дә бер көнне шушы халәт көтә бирә.
Ләкин, берничә шушындый мәетләр белән эш ителгәненнән соң яки берничә пациент югалтылганнан соң, бу кешеләрдә күнеккәнлек барлыкка килүве башлана ала. Инде мәетләргә, хәтта пациентларга карата да булган мөгамәләләре предмет, берәр әйбергә карата булган мөгамәләне хәтерләтер.
Әлбәттә ки, бу хәл барытик докторларда гына булмый. Бу кешеләрнең купчелегенә хас һәм тормышның башка бөтен якларында да шундый ук хәл күзәтелә. Үрнәге, авыр шартларда яшәүче берәр кеше, бермәлне рәхәт тормыш белән яшәп китсә, ул күргән һәм ул ия булган һәрнәрсәнең аның өчен бер нигъмәт икәнлегенә төшенер. Яткан урының тагын да рәхәтрәк булувы, өеннән бик гүзәл манзаралар күренүве, җаны теләгән һәрнәрсәне алып ашый алувы, кыш көнне өен ул теләгәнчә җылыта алувы, бер җирдән икенче җиргә җиңел рәвештә машинасы белән бара алувы һәм тагын күп кенә мөмкинчелекләр менә бу кеше өчен нигъмәт. Элекеге хәле искә төшкәндә, һәрбер нәрсәсе өчен булган сөенече кат-кат тагын да артар. Ләкин, туганыннан бирле бу мөмкинчелекләргә ия булучы кеше, боларның кыйммәте турында ул хәтле уйланмас. Бу гүзәллекләрне аңлавы да– уйланмавы дәвам иткәнчә – бик мәмкин булмас.
Уйланучы берәр кеше өчен исә, ни туганыннан алып бу нигъмәтләргә ия булганлыгы, ни дә соңыннан ия булганлыгы арасында һич тә аерма юк. Чөнки ул һичкайчанда ия булган нәрсәләренә “күнеккәнлек” призмасы аркылы карамас. Һәрберсенең аның өчен Аллаһ тарафыннан яратылганын, Ул теләсә анардан боларны кире ала алганын белер. Үрнәге, мөэминнәр үзләрен ташучы хайваннарга атланганнары вакыт шулай дога кылырлар:
Башка бер аятьтә дә, мөэминнәрнең үз бакчаларына кергән вакытларында Аллаһны тәсбиһ кылып: “...мәшәАллаһ, Аллаһтан башка куввәт юк...”(Кәхф сүрәсе, 39) әйткәнлекләрен белдерелә. Бу аларның һәрвакыт бакчаларына кергән вакытларында, бу бакчаны яратучы һәм аны тере, аякта тотучы Аллаһ булганы турында уйлаганнарын күрсәтә. Уйланмаучы кеше исә, берәр матур бакчаны беренче тапкыр күргән вакытында тәэсирләнүве мөмкин, ләкин, соңыннан вакыт үтү белән бу урын аның өчен чираттан тыш булмаган бер урынга әверелә башлар. Эчендәге гүзәллекләргә карата булган хәйранлыгы югалыр.Кайбер кешеләр һич уйланмаганнары өчен, әле иң башыннан бу нигъмәтләрне аңламаслар. Үзләренә бирелгән нигъмәтләрне “күнегелгән”, “булырга тиеш” нәрсәләр буларак бәяләп хаталанырлар. Шул сәбәптән, дөньядагы гүзәллекләрдән дә ләззәт ала алмаслар.
Нәтиҗә: кеше үзенең уйланувына киртә булган бөтен нәрсәләрдән арынырга тиеш
Элегрәк тә билгеләгәнебез кебек, күпчелекнең уйланмавы һәм хакыйкатьләрдән гафил буларак яшәве, кешенең уйланмавы өчен сәбәп түгел. Чөнки һәркеше үзенә күрә мөстәкыйль барлык һәм Аллаһ каршында ялгызбашын җавап бирәчәк. Онытмаска кирәк ки, Аллаһ дөнья тормышында кешеләрне сыный. Башка кешеләрнең битарафсызлыгы, уйланмаган, акылланмаган, хакыйкатьләрне күрмәүче кешеләр булулары да бу имтиханның бер өлеше. Һәм җитди буларак уйланган бер кеше, “кешеләрнең күбесе уйланмый һәм бу нәрсәләрне сизми, абайламый, нигә мин берүзем уйланыйм” дип әйтмәс. Хәтта, күпчелек кешеләрне яулап алган гафләт турында уйланып гыйбрәт алыр һәм шул кешеләрдән берәрсе булмас өчен Аллаһка сыеныр. Башка кешеләрнең хәле үзе өчен сәбәп, гөзер була алмаганы бик ачык. Чөнки Аллаһ Көръәндә кешеләрнең күпчелеге гафләт эчендә булганлыкларын һәм иман итмәгәнлекләрен бик күп аятьләре белән белдерә. Бу аятьләрнең кайберәүләре шуны боера:
Аллаһ башка аятьләрендә кешеләрнең күпчелгенә ияреп юлдан язган, яратылу максаты турында уйланмыйча Аллаһ кушканнарны җиренә җиткермәгән кешеләрнең дучар булачаклары соң турында да хәбәр биргән:
Шуның өчен һәркешенең үзенең уйланувына киртә булучы сәбәпләрдән арынып, җитди һәм ихласлы рәвештә Аллаһ яраткан һәр вакыйга һәм һәр барлык турында уйланувы, уйлаганнарыннан үзе өчен үгет һәм дәрес алувы тиешле.
Киләчәк бүлемдә берәр кеше тарафыннан көндәлек тормышында очратыла алынган кайбер вакыйгалар һәм барлыклар турында аның нәрсәләр уйлый ала алувы турында сүз алып барылачак. Максатыбыз – монда телгә алынган темаларның бу китапны укучылар өчен юл күрсәтүче маяк булувы һәм алдагы тормышларын “ уйланган һәм уйланганнарыннан үгет-нәсыйхать һәм дәрес алучы “ кешеләр буларак үткәрүләре.
| |
Уйланырга тиешле булганнар
Уйланырга тиешле булганнар
Алдагы битләрдә исә, Аллаһка иман иткән кешенең бер көн эчендә яшәгән вакыйгалар каршысында ниләргә төшенергә тиешлеген, күргән вакыйгалардан ничек гыйбрәтләр чыгарырга, очрашкан һәрнәрсәдә Раббыбызның сәнгатен һәм гыйлемен күреп, ничек Аллаһка шөкер итергә һәм якынлашырга кирәк икәнен аңлатачакбыз.
Әлбәттә, монда сөйләнеләчәкләр кешенең фикерләү сәләтенең бик кечкенә бер бүлемен эчкә ала. Кеше яшәгән һәр мизгел уйлануга лаеклы. Һәм кешенең фикерләү офыгы (горизонты) шулкадәр киң ки, аларны кысу, рәткә төзү мөмкин түгел. Монда аңлатылачакларның максаты – бары тик фикерләү сәләтен кирәк булганча кулланмаган кешеләргә бер юл ачудыр.
Шуны онытмаска кирәк: фәкать фикерләгән кешеләр акылын куллана алыр һәм башка җанлылардан аермалы бер халәткә ирешә алыр. Тирә-ягындагы могъҗизалы вакыйгаларны күрмәгән, күреп тә аңлый алмаган кешеләрнең хәлен Аллаһ аятьләрендә шулай хәбәр биргән:
Аллаһның аятьләрен (ишарәтләрен), Ул яраткан җанлылардагы һәм вакыйгалардагы могъҗизалы якларны күрә алган, бу сәбәпле аңлый алган кешеләр исә - бары тик фикерләгән кешеләрдер. Һәм бу кешеләр күргән кечкенә-зур һәрнәрсәдән бер нәтиҗә чыгара алыр.
ИРТӘН УЯНГАНДА...
Кешенең фикерли башлавы өчен шәхси бер мөхит формалашуга кирәк юк. Иртән торган мизгелдән башлап фикерләү өчен каршына бик күп мөмкинлек чыгар.
Иртән уянган кешенең алдында озын бер көн бар. Гадәттә, арыган яки йокысыз түгелдер, һәрнәрсәне яңадан башларга хәзердер. Моны төшенгән кешенең акылына Аллаһның бер аяте килер:
Фикерләрен туплавы, тулысынча уяну өчен йөзен юувы, душ керүве җитәрлек. Моннан соң кеше үзе өчен файдалы бик күп нәрсәне аңлый алачак бер хәлдәдер. Иртәнге ашын ничәдә ашарга яки өйдән ничәдә чыгарга кирәклегеннән дә мөһимрәк мәсьәләләр бар һәм башта аларны уйларга кирәк.
Башта иртән уяна алувы – бөек бер могъҗизадыр. Аңын тулысынча югалтувына карамастан, иртән яңадан элеккеге аңы һәм кешелеге белән кире кайткандыр. Йөрәге тибә, сулый ала, сөйләшә ала һәм күрә аладыр. Шулай булгач, төнлә йокыга киткәндә, бу нигъмәтләрнең иртән яңадан биреләчәгенең бернинди гарантиясе юк. Өстәвенә, төн буе башына бернинди бәла-каза да килмәгән. Мәсәлән, яшәгән квартирада бер күршесенең таркаулыгы газ чыгуга сәбәп була алыр һәм төнлә каты шартлау белән уянырга мөмкин иде. Булган өлкә табигый бер һәлакәткә дучар кала алыр, бәлки тормышын югалта алыр иде.
Гәүдәсендә башка проблемалар була алыр, мәсәлән, ныклы бөер авыртуы, баш авыртуы белән уяна алыр иде. Әмма, боларның берсе дә булмаган һәм исән-сау уянгандыр. Боларның барысын уйлагач, Аллаһның үзе өстендәге киң мәрхәмәте һәм саклавы өчен Аңа шөкер итер.
Яңа бер көнне сау килеш башлау – Аллаһның, кешегә Ахирәте өчен тагын да кубрәк казаныч алуы өчен, аңа бер форсат бирүведер.
Шулай булгач, эшлиячәк иң матур хәрәкәт - көнне Аллаһ риза булачак рәвештә үткәрүдер. Кеше һәрнәрсәдән алда моның планнарын корырга, башын биләп алган уйлар – шушылар булырга тиеш. Аллаһны риза итүнең иң әһәммиятле якларыннан берсе - бу мәсьәләдә Аннан ярдәм сораудыр. Хз. Сөләйманның ихласлы догасы бу мәсьәләдә мөэминнәргә үрнәк булып тора:
...”Раббым, миңа, әни һәм әтиемә биргән нигъмәткә шөкер итүемне һәм Син риза булачак изге бер гамәлдә булуымны илһам ит һәм мине мәрхәмәтең белән изге колларың арасына керт.” (Нәмл Сүрәсе, 19)
КЕШЕ ГАҖИЗЛЕГЕНЕҢ УЙЛАТКАННАРЫ
Кеше иртән ятагыннан торыр-тормас гаҗиз бер барлык булганын аңлап фикерли башлар. Һәр иртә, шөбһәсез, йөзен уювы, тешләрен чистартувы кирәк. Боларны күргән кеше башка гаҗизлекләрен дә аера башлар. Мәсәлән, һәркөн юынырга тиешлеге, тиресе артыннан карарга тиешлеге, гәүдәсенең инфекцияга бик ачык булувы, йокысызлыкка, ачлыкка һәм сусызлыкка түзә алмавы - һәрвакыт гаҗизлегенең күрсәткечләредер.
Иртән көзгегә караган кешенең әгәр яше алга барса, акылына тагын башка фикерләр дә килер. Тормышының якынча беренче 20 яшеннән соң беренче картаю билгеләре башлана. 30 яшьләренә килгәндә күз астлары, авыз кырыйлары җыерыла башлаган, тиресенең элеккеге яшьлеге калмаган, гәүдәсенең күп өлеше деформацияләнә башлаган. Яше дә алга киткән саен чәчләре агарган, хәтта куллары да картайгандыр.
Боларны фикерләгән кеше өчен картлык - дөнья тормышының үтүвен күрсәткән, кешенең дөньяга саранларча багланувын киртәләгән иң тәэсирле вакыйгалардан берседер. Картая башлаган кеше, моннан соң картлык тормышы белән бәйле кире бер исәп башланганын аңлар. Асылында, картайган һәм кире исәпне башлаган – кешенең гәүдәседер. Гәүдә көн үткән саен черер, барытик кешенең рухында картаю булмас. Кешеләрнең күбесе яшьлекләрендә матур яки ямьсез булуларының ныклы тәэсире астында калырлар. Гадәттә, матур булган горурдыр, ямьсез булган исә зәгыйфь һәм бәхетсез булыр. Картлык исә гәүдә матурлыгының яки ямьсезлегенең никадәр үтүче булганын, Аллаһ Катында бердән-бер яраклы булганының һәм кешенең бердән-бер казанычының Аллаһка булган баглылыгы белән күрсәткән матур әхлак икәнен күрсәткән мөһим бер гыйбрәт.
Кеше бу гаҗизлекләре белән очрашканында, һәртөрле кимчелектән пакъ булган, бердәнбер хатасыз барлыкның Аллаһ булганын аңлар һәм Аллаһның бөеклеген тәсбих итәр. Аллаһ кешенең һәр гаҗизлеген бер хикмәт белән яраткандыр. Кешеләрнең дөнья тормышына багланмаулары, дөньяда ия булган белән азып китмәүләре – бу хикмәтләрнең кайберәүләредер. Боларны төшенеп аңлаган кеше Ахирәттә Аллаһның үзен барлык бу кимчелекләрдән арынган буларак яратувын теләр.
Булган гаҗизлекләр бик мөһим төшенчәне дә акылына китерер: кара туфрактан чыккан бер гөл бик тәмле исле, ә кешенең карамаган очракта гәүдәсендә барлыкка килгән иснең түзә алмаслык булувы, бигрәк тә тәкәбберле һәм үзен ошаткан кешеләрнең шул нәрсә өстендә төшенеп гыйбрәт алуларын кирәк иткән бер хәлдер.
КЕШЕ ГӘҮДӘСЕНДӘГЕ КАЙБЕР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРНЕҢ УЙЛАТКАННАРЫ
Кеше иртән көзгегә карауны дәвам иткәндә, башына һич уйламаган нәрсәләр дә килә алыр. Мәсәлән, кешенең керфекләре, кашлары, сөякләре, тешләре билгеле бер буйга җиткәндә үсүләрен туктатыр. Фәкать чәчләренең үсүве туктамас. Ягъни, үсүве зарарлы була алачак, начар бер күренешкә сәбәп була алачак чәчләр үзләренең үсүвен туктатыр. Монарда, ягъни сөякләр үскән вакытта да, нәкъ бер гармония һәм пропорциональлеге бар. Мәсәлән, кешенең кул сөякләре кирәгеннән артык үсеп, гәүдәсе кыска калмас. Һәрберсе никадәр үскәнен белгән кебек, нәкъ вакытында туктар.
Әлбәттә, монда саналганнар гәүдәдә барлыкка килгән бертөркем физик йогынтыларның нәтиҗәсендә формалашыр. Барытик фикерләгән кешенең акылына шул да килер: бу химик реакцияләр ничек итеп чынга аша? Кирәк булган һәрнәрсәнең кирәк кадәр үсүвен тәэмин иткән гормоннар, энзималар гәүдә эченә кем тарафыннан урнаштырылгандыр? Һәм кем аларның микъдарын, бүленеп чыгу вакытларын контроль итә?
Шиксез, боларның барысын очраклык рәвештә барлыкка килгәнен раслау мөмкин түгел. Кешене барлыкка китергән күзәнәкләрнең, күзәнәкләрне формалаштырган акылсыз атомнарның шулай карар ала белүләре мөмкин түгел. Боларның һәрберсенең кешене иң матур сурәттә яраткан Аллаһның сәнгате булувы ап-ачык уртада.
ЮЛДА БАРГАНДА...
Кешеләрнең күбесе иртән торып хәзерләнгәннән соң эшләренә, мәктәпкә китү яки тыштагы эшләрен хәл итү өчен юлга чыгар. Бер мөэмин өчен бу юлчылык – Аллаһ риза булачак хәерле эшләр эшләүнең бер башлангычы. Кеше өеннән аерылып, тышка чыгар-чыкмас фикерләргә тиешле чиксез мәсьәлә пәйда булыр. Тирә-якта зур-кечкенә меңнәрчә кеше, машиналар, агачлар, исәбе булмаган бик күп нечкәлек бар. Монда бер мөэминнең караш ноктасы бик аныктыр (ачыктыр). Ул күргән һәрнәрсәдән мөмкин булганча файдаланырга теләр. Вакыйгалар арасыдагы сәбәпләрне фикерләр. Чөнки каршында очраган күренешләр Аллаһның гыйлеме катнашувы һәм Аның теләве белән булгандыр. Шулай булгач, шөбһәсез, бер сәбәбе бар. Аллаһ, аны өеннән чыгарып, каршысына бу күренешләрне чыгарганына күрә, алар өстендә күрергә һәм фикерләргә тиешле нәрсәләр бар. Иртән торган мизгелдән башлап, үзенә дөньяда әҗер (савап) казандырачак бер көнне тагын биргәне өчен Аллаһка шөкер итәр. Һәм хәзер дә бу әҗерләрне казана алачак бер юлчылыкны башлагандыр. Моны аңлаган кеше, һәрнәрсәне яраткан Аллаһның “көнне бер көн-күреш вакыты итеп кылдык” (Нәбә Сүрәсе, 11)
аятен төшенер. Бу аятькә күрә, көнен башка кешеләргә файдалы булачак, Аллаһ ризасы булган гамәлләр кылачак рәвештә үткәрүнең планнарын төзер.
Акылында бу планнар белән машинасына яки башка бер сәбәпкә ирешкәндә янә Раббыбызга шөкер итәр.
Юлда барган вакытта күргәннәребездә дә фикерлиячәк бик күп нәрсә бар
Чөнки барачак җире никадәр ерак булса да, анда барып җитү мөмкинчелеге бар. Аллаһ бер җиңеллек буларак кешеләргә ирешүдә куллана алыначак бик күп чара (васита) яраткан. Бигрәк тә көнебездә үсеш алган технология белән бу мөмкинлекләр тагы да ныграк арткандыр; машиналар, поездлар, очкычлар, көймәләр, вертолетлар, автобуслар... Боларны фикерләгән кешенең акылына тагын бер бик мөһим мәсьәлә килер: технологияне дә кешенең хезмәтенә биргән Аллаһтыр.
Бу фикерләр белән барачак җиргә таба юнәлгәнендә, урам арасында күргән бер чүп өеме, пычрак ис, караңгылык, тар, дымлы җирләр дә кешенең акылына төрле уйлар китерер.
Аллаһ дөньяда Җәннәтне дә, Җәһәннәмне дә хыялыбызда җанландыра алырлык итеп яки чагыштыру юлы белән ничек була алачагын чамалый алачагыбыз дәрәҗәдә урыннар һәм күренешләр бар иткән. Чүп өемнәре, пычрак исләр, тар, дымлы һәм караңгы җирләр кешенең рухына зур авырлык бирер. Кеше мондый мөхитләрдә берничек тә булырга теләмәс. Боларның һәркайсы Җәһәннәмне искә төшергән үзенчәлекләрдер һәм күренешләр белән очрашкан кешенең акылына Җәһәннәм аятьләре килер.
Фикерләгән кеше технологияне дә кешеләрнең хезмәтенә биргәннең Аллаһ икәнлеген күрер
Юлда барганда күрелгән матур бер күренеш яки тар һәм дымлы бер җир кешегә бик күп нәрсәне аңлата алыр
Аллаһ Коръәндә Җәһәннәмдәге ямьсез күренешләрне, караңгылыкны, пычракны бик күп аять белән хәбәр иткәндер:
Коръәннең бу аятьләрен хәтерләгән кеше, шунда ук Аллаһка үзен Җәһәннәм газабыннан саклавы өчен дога итәр, ясаган хаталары өчен гафу сорар.
Бу төр фикерләүгә юнәлмәгән кеше исә көнен сөйләнеп, һәрвакыт бер гаепле табарга тырышып үткәрер. Чүпне атканнар һәм аны җыюны кичектергән шәһәр башлыгына тагылачак – шәһәр хуҗасының хаксыз булувы һәм бик күп мәсьәлә белән көне буе акылын мәшгуль итәчәк. Бу буш уйларның исә үзенә Ахирәттә һичбер файдасы юктыр. Бәлки кеше: “Бер төркем эшне бер тарафка ташлыйммы әллә?” - дип уйлый ала. Чыннан да, күпчелек кеше үзен фикерләүдән ерак тотучы, асыл мәсьәләсенең дөнья өчен бирергә мәҗбүр булганы көрәш булганын белдерер. Туклану, көнкүреш һәм саулык кебек проблемалар аркасында фикерләүнең мөмкин булмаганлыгын сөйләр. Югыйсә, бу - качудан һәм үзен алдаудан башка берни түгелдер. Кешенең җаваплылыклары һәм эчендә булган хәле белән фикерләү арасында һичбер мөнәсәбәт (бәйләнеш) юк. Чөнки Аллаһ ризасы өчен фикерләргә тырышкан кеше, янында Аллаһның ярдәмен табачак. Күрәчәктер ки, үзе өчен проблема кебек күренгән бик күп мәсьәлә бер-бер артлы чишелә, фикерләүгә һәр көн тагын да күбрәк вакыт аера ала. Бу - бары тик мөэминнәр генә яшәп аңлый алачак бер тема.
ТӨРЛЕ ТӨСЛЕ БЕР ДӨНЬЯНЫҢ УЙЛАТКАННАРЫ
Юлын дәвам иткән кеше, тирә-ягында һәрмизгелдә Аллаһның аятьләрен, яратылыш могъҗизаларын күрергә, алар турында фикерләп, Раббыбызның бөеклеген тиешенчә бәяләргә тырышыр. Машина тәрәзәсеннән тышка караганда төрле төсле бер дөньяны күрер. Шуңа күрә шулай уйлар: “Ярый, әгәр дөнья төрле төсле булмаса, һәрнәрсә нинди булыр иде?”
Мәсәлән, түбәндәге рәсемнәргә карагыз һәм сез дә фикерләгез. Һичбер төсе булмаган бер диңгез яки бер тау күренешеннән яки бер чәчәктән хәзер ала алганыбыз кебек зәвык (ләззәт) ала алмасак? Күк йөзенең, җимешләрнең, күбәләкләрнең, киемнәрнең, кеше йөзләренең күренешләре хәзер булган кебек ләззәт бирер идеме? Төрле төстәге, ялтыравыклы бер дөньяда яшәвебез безгә Раббыбыз тарафыннан бирелгән бер нигъмәт. Табигатьтә күрелгән һәр төс, җанлыларда булган төсләрнең бер-берсе белән хатасыз рәвештә туры килүчәнлеге (гармониясе) - Аллаһның тиңдәшсез сәнгатенең һәм охшашсыз яратылышының дәлилләредер. Мәсәлән, бер чәчәкнең яки бер кошның төсләре һәм бу төсләрнең бер-берсе белән туры килүве яки төсләр арасындагы йомшак күчешләре, табигатьтә һәрбер төснең күзебезне рәхәтсез итмәве, мәсәлән, диңгезләр, күк йөзе, агач төсләренең безгә рәхәтлек бирәчәк, күзебезне арытмаячак тоннарда булувы – Аллаһ яратылышының хатасызлыгын күрсәтер. Боларның барысын фикерләгән бер кеше, тирә-ягында күргән һәрнәрсәнең Аллаһның чиксез гыйлеменең һәм кодрәтенең бер әсәре булганын аңлар. Аллаһ безгә биргән бөтен нигъмәтләр каршысында “эче тетрәячәк”, Аллаһтан куркып сакланачак һәм хөрмәт-кадерен белмәгән бер кеше булудан Аллаһка сыеначак. Аллаһ, Коръәндә төсләрнең барлыгын хәтерләтеп, бары тик галим булганнарның, ягъни фикерләп эзләштерүче һәм болардан нәтиҗә чыгаручы кешеләрнең Аллаһ куркувына ия булганлыкларын шулай белдерер:
ЮЛДА КҮРЕЛГӘН БЕР ҖӘНАЗА МАШИНАСЫНЫҢ УЙЛАТКАННАРЫ
Берәр җиргә барып җитәргә тырышкан кешенең каршысына кинәттән җәназа машинасы чыга ала. Бу исә, асылында, кешене үзенә китерә алачак бик әһәммиятле бер форсат. Каршысына чыккан бу күренеш аңа үлемне хәтерләткән. Бер көн үзе дә шул машинаның эчендә булачак. Монарда һич тә шөбһә юк, никадәр качынылса да иртәме-соңмы үлем аны табачак. Бәлки ятагында, бәлки юлында, бәлки дә ял иткән бер җирендә бу дөньядан шиксез рәвештә аерылачак. Чөнки үлем - качып яшеренә алмаслык бер хакыйкать.
Менә шундый бер мизгелдә мөэминнең акылына Аллаһның шушы аятьләре киләчәк:
Кешенең үз гәүдәсенең дә соңында такта бер табутка куелачагы, өстенең якыннары тарафыннан туфрак белән күмеләчәге, бер кабер ташында исеменең һәм фамилиясенең язылачагы турында уйланувы – аның дөньяга булган баглылыгын уртадан юк итәр. Моңа бик җитди һәм дөрес бер рәвештә төшенгән кеше, бер көнне туфрак астында чериячәк гәүдәгә ия булганлыгының никадәр мәгънәсез икәнен күрер.
Бер кешегә очраган җәназа һәрнәрсәдән алда аңа “үзенең үлемен” һәм бу дөньяның кыска һәм үтүче булганын искә төшерергә тиеш
Аллаһ Анкәбүт сүрәсендәге аятьләрендә сабыр иткәннәрне һәм тәвәккәл итүчеләрне үлемнән соң булучы Җәннәт белән сөендергән. Шуңа күрә, бер көнне үләчәген уйлаган мөэмин, Җәннәткә кавыша алувы өчен Аллаһ әмер иткән матур әхлак буенча яшәргә тырышыр. Үлемнең якынлыгын һәр уйлаганында бу мәсьәләдәге карарлыгы көчәер һәм гомере үткән саен формалаша биргән өстен әхлакка ия булырга тырышыр.
Һәрвакыт башка фикерләргә әһәммият биреп, буш уйлар белән тормышларын үткәрүчеләр исә, бер җәназа машинасы белән очрашканда гына түгел, һәркөнне каберләр яныннан узсалар да, хәтта бик якын берәүләре үлсә дә, моның бер көнне, шөбһәсез, үз башларына да киләчәген уйламаслар.
КӨН ЭЧЕНДӘ
Мөэмин көн эчендә очраган вакыйгалар аркылы һәрвакыт Аллаһның аятьләрен фикерләр, вакыйгалардагы нечкәлекләрне, Аллаһ яраткан хикмәтләрне һәм хәерлелекләрне аңларга тырышыр.
Каршысына чыккан берәр матурлыкка яки тискәре кебек күренгән һәр вакыйгага карата гел Аллаһ ризасы булачак матур әхлак мөхитендә каршылык күрсәтер. Иман иткән берәр кеше өчен булган мохитнең бер әһәммияте дә юк; мәктәптә яки сәүдәдә булса да, Аллаһның һәрнәсәне яратканын фикерләп, Ул яраткан матурлыкларны, вакыйгалардагы хикмәтләрне күрергә тырышыр, Раббыбызның аятьләренә туры килгән итеп яшәр. Инанганнарның бу хәле аятьләрдә шулай хәбәр ителә:
ЭШЛӘГӘН ЭШТӘ ОЧРАГАН АВЫРЛЫКЛАРНЫҢ УЙЛАТКАННАРЫ
Кеше көн буена төрле авырлыклар белән каршылаша ала. Әмма, каршылашылган авырлык ни булса булсын, Аллаһка тәвәккәлле хәрәкәт итүве һәм шуларны уйлавы кирәк: “Аллаһ безне бу дөнья тормышында һәр эшләгәнебез белән һәм һәр уйлаганыбыз белән сыный. Бу - бер мизгелгә дә акылыбыздан чыкмаска тиешле бик мөһим бер хакыйкать. Шулай булгач, эшләгән һәртөрле эштә берәр авырлык белән очрашканда яки үз төшенчәбезгә күрә эшләр тиешенчә бармый дип уйланылганда, бу вакыйгаларның безнең хәрәкәтебезне сынау өчен каршыбызга чыгартылганын һич онытырга тиеш түгелбез.”
Кешенең акылыннан үткән бу фикерләр, көндәлек эш эчендә каршылашылган берәр зур яки кечкенә вакыйга өчен яраклы. Мәсәлән, эш җирендә берәр ялгыш аңлашылу аркасында яки берәрсенең игътибарсызлыгы йөзеннән ялгыш җиргә компенсация ясау кирәклеге туарга мөмкин; сәгатьләр буе компьютерда бер папка өстендә эшләнелеп, электрның бетүве аркасында эшләнелгән эшнең бер мизгелдә юкка чыгувы мөмкин; берәр укучы, бик күп тырышувына карамастан, институт экзаменнарын бирә алмаска мөмкин; алып барылган берәр эштә, бик күп бюрократик эш барышы аркылы, кешенең көннәре чиратта көтү белән үтә ала; дәвамлы буларак кимчелекле документ языла ала һәм бу сәбәптән эшләр арта кала ала; берәр кеше бик тиз җитешергә кирәк булган берәр җиргә барганда очкычын, автобусын качыра ала... Һәркешенең үз яшәеше эчендә каршылаша алачагы, үзенчә авырлык һәм каршылык (тискәрелек, кирелек) дип уйлаган бу төрле чиксез күренеш бар.
Бу вакыйгаларның һәрбересендә иманлы кеше исә, Аллаһ тарафыннан үзенең хәрәкәте һәм сабырлыгы сыналганын, үләчәк һәм Ахирәттә хисап бирәчәк берәр кешенең, бу вакыйгаларга чумып, алар өчен борчылып вакыт югалтуның урынсыз һәм мәгънәсез икәнлеген аңлар. Барлык бу вакыйгаларның артында берәр хәер булганын белер. Һичбер вакыйга каршында “ах-вах” килмәс. Аллаһка эшләрен җиңеләөтүве өчен дога итәр.
Һәм берәр авырлыкның артыннан җиңеллек килгәнендә, моның Аллаһка юнәлгән доганың бер каршылыгы булганын, Аллаһның догаларны ишеткәнен һәм кабул иткәнен уйлар һәм Аллаһка шөкер итәр.
Боларны фикерләп көнен дәвам иткән кеше, ни белән каршылашса да, катгый өметсезлеккә төшмәс, куркмас, куркып борчылмас, чарасыз хәлдә калмас. Аллаһның һәрнәрсәне бер хәер һәм гүзәллек өчен яратканын белер. Өстәвенә, моның турында барытик башына килә алачак зур вакыйгаларда гына түгел, бераз алда сөйләгәнебез кебек, көнлек тормышы эчендә, кечкенә-зур каршылашкан һәр күренеш вакытында уйлар.
Мәсәлән, планлаган мөһим берәр эше уйлаганы кебек булмаган, барлык уңышка ирешү чаралары үтәлүвенә карамастан, соңгы мизгелдә җитди каршылыкка очраган берәр кешене уйлагыз.
Әгәр бу кеше иман биргән тирән аңлаешка ия булмаса, шунда ук тискәреләнер, авырлыкка бирелер, борчылыр, кыскасы, уңайсызлыклар яшәр. Шулай булгач, һәрнәрсәдә дә берәр хәер булганын аңлаган кеше, Аллаһның бу вакыйга белән үзенә күрсәткән хикмәтләргә төшенеп, аларны табарга тырышыр. Шулай итеп, аңа Аллаһ тарафыннан, бу мәсьәләдә тагын да катгый хәзерлекләр күрүве өчен, ишарәтләр бирелгәне турында уйлар. Техник яктан кирәкле бөтен чараларны күрер һәм “бәлки шулай итеп тагын да олы зарарларның формалашувы алдыннан, чарасы күрелеп болар булмый калган” дип Аллаһка моның өчен шөкер итәр.
Берәр җиргә барып җитәргә тырышканында кирәкле автобусын качырса, “бәлки соңга калувым яки бу автобуска менмәвем мине берәр казадан яки башка берәр начарлыктан саклагандыр”, - дип уйлый алыр. Болар барытик берничә үрнәк. “Моның кебек тагын бик күп хикмәт була ала”, - дип тә уйлар. Бу үрнәкләр кешенең гомеренә кагылышлы буларак тагын да күбәйтелә ала. Фәкать, әһәммиятле булганы шул: кеше төзегән планнар һәрвакыт көтелгән нәтиҗәне бирмәскә дә мөмкин. Кеше үзен бер мизгелдә планлаштырганынан бик аермалы бер мохиттә таба ала. Менә шундый бер хәлдә тәвәккәлле итеп хәрәкәт иткән, очраган вакыйгаларда хәер эзләгән кеше казанышлы (табышлы, керемле). Чөнки Аллаһ аятендә кешеләргә шулай белдерә:
Аллаһның аятендә дә белдерелгәне кебек, без белмибез, фәкать Аллаһ белер. Гомумән, безнең өчен нәрсәнең хәерле булганын, нәрсәнең начар булганын белгән дә Аллаһтыр. Кешегә калганы, чиксез мәрхәмәт иясе һәм саклаучы Аллаһны дус итенү һәм Аллаһка тулысынча бер тәвәккәл белән тапшырылу.
БЕРӘР ЭШ ЭШЛӘГӘНДӘ УЙЛАНДЫРГАННАР
Берәр кешенең берәр төрле эш эшләгәндә акылының буш калмавы һәм даими буларак хәер юнәлешендә уйланувы бик әһәммиятле. Чөнки кеше шул ук мизгелдә берничә нәрсәне эшли алу сәләтенә ия. Мәсәлән, машина кулланган, өен чистарткан, спорт белән шөгыльләнгән, юлда йөргән һәркеше, шул ук вакытта хәерле, файдала нәрсәләр турында да дә уйлана ала.
Чисталык ясаган берәр кеше, Аллаһның үзенә су, чистартучы матдәләр кебек мөмкинчелекләрне бирүве аркасында шөкер итәр. Аллаһның чисталыкны һәм чиста кешеләрне сөйгәнен белгәне өчен, эшләгән эшен бер гыйбадәт буларак күрер һәм Аллаһ ризалыгын казаныр. Аеруча, булган урынын чистартып, башка кешеләр өчен дә рәхәт (комфортлы) мохит ясаудан зәвек алыр.
Яки һәркайсы берәр эштәге кеше эченнән даими Аллаһка дога итәр, ясаган эшне җиңеләйтүвен Раббыбыздан теләр, Аллаһ теләмичә һичбер эшнең дә уңышлы булмаячагына төшенер. Коръәндә безгә үрнәк күрсәтелгән пәйгамбәрләрнең, эчләреннән даими буларак Аллаһка юнәлгәннәрен, берәр эштә булганнарында һәрвакыт Аллаһны уйлаганнарын күрербез. Бу бәхетле кешеләрнең берсе дә Хз. Мусадыр. Хз. Муса юлының өстендә очраган хатыннар төркеменә су эчерүләрендә ярдәмче булганнан соң Аллаһка юнәлгән. Бу вакыйга аятьләрдә шулай хәбәр бирелә:
Коръәндә күрелгән башка үрнәгебез дә, Хз. Ибраһим һәм Хз. Исмәгыйль. Аллаһ бу пәйгамбәрләрнең бергә эш эшләгәннәрендә башка иман итүчеләр өчен дә хәерле нәрсәләр уйлаганнарын һәм Үзенә юнәлеп бу мәсьәләдә дога укыганнарын хәбәр иткән. Аятьләрдә шулай боерыла:
Бер үрмәкүч пәрәвәзенең уйлатканнары
Көнен өендә үткәргән кешенең дә фикерли алачагы бик күп нәрсәсе бар. Мәсәлән, чисталык ясаганда өйнең һәр почмагына пәрәвезен үргән бер үрмәкүчне күрә алыр. Әгәр, гадәттә, кешенең әһәммият бирмәгән бу бөҗәк турында уйларга тиешлеген аңласа, үзенә яңа ишекләр ачылганын күрәчәктер. Чөнки каршысында күргән кечкенә бөҗәк, Аллаһның өстен яратылышының бер үрнәгедер. Бу үрмәкүчнең үргән пәрәвезендә мөкәммәл (камил) бер симметрия бар. Өстәвенә, үрмәкүч бу пәрәвезне бик тиз һәм ашыгыч рәвештә үрә, бу эшне эшләгәндә кире чигенеп, симметрик булганмы-булмаганмы дип бер тапкыр да контроль итми. Әмма уртада гаять төзек бер эш пәйда була. Кеше бу шакаттыргыч, кимчелексез симметрияне кеп-кечкенә бер үрмәкүчнең ничек башкарып чыга алганын кызыксынып, бераз эзләштергәндә, башка хакыйкатьләр белән дә каршылашыр: үрмәкүч кулланган җеп, шул ук калынлыктагы каучуктан 30%ка тагын да эластиграк. Үрмәкүч үргән бу пәрәвез шулкадәр өстен бер үзенчәлеккә ия ки, кешеләр тарафыннан пуля үткәрмәс жилет ясалуда үрнәк итеп алына. Ягъни күпчелек кеше тарафыннан гади үрмәкүч пәрәвезе буларак күрелгән нәрсә – асылында, дөньядагы иң идеаль индустрия материалы белән тиң кыйммәтлелектәге бер матдә.
Тирә-ягындагы җанлыларның кимчелексез төзеклегенә шаһит булган кеше, бу мәсьәләдә фикерләвен дәвам итсә, тагын да гаҗәеп хакыйкатьләр белән каршылашыр. Гел күрелгән хәлдә һич игътибар ителмәгән, хәтта, бәлки дә ачуланып үтерергә тырышкан бер чебенне нечкәләп тикшергәндә, аның бик чиста булувына һәм аермалы бер чисталык аңлаешына ия булганын күрер. Чебен еш-еш бер җиргә кунып, кулларын һәм аякларын аерым-аерым чистартыр. Аннан соң канатларын, йөзенә кунган тузанны куллары һәм аяклары белән җентекләп чистартыр. Чиста булувына ышанганчы бу эшләрен дәвам итәр. Башка төрле чебен һәм бөҗәк төрләре дә шул ук рәвештә һәм шундый ук әһәммият биреп чистарыналар. Бу да, чистарынуны аларга Бөек Аллаһ өйрәткәнлеген күрсәтә.
Чистарынган бер чебендә бик күп гыйбрәт бар
Шул ук чебен, очканында канатларын 1 секундта якынча 500 тапкыр кагыр. Мондый тизлеккә кеше ясаган һичбер машина да түзә алмас, ышкылып, ватылып бетәр һәм янар. Фәкать, чебеннең канатларына да мускулларына да, буыннарына да һичбер зарар килмәс. Җилнең ныклыгын һәм юнәлешен дә хисаплап, теләгән якка таба ялгышмыйча оча алыр. Кеше хәзерге көндә ия булынган технологиясе белән дә хәтта, бу өстен сыйфатларга һәм очыш техникаларына ия булган машина ясалышыннан бик тә ерак. Әмма, чебен дип үтеп киткән һәм күпчелек вакытта игътибар бирелмәгән бер җан иясе, кеше ясый алмаган зур бер эшне башкарып чыга. Әлбәттә, моны чебеннең үзенең үзенчәлекләре һәм акылы белән эшләгәнен раслау мөмкин түгел. Чебендәге бу өстен сыйфатлар – Аллаһның аңа биргән сәләтләредер.
Бал кортларының кечкенә гәүдәләрендә кешеләр өчен шифа булган балны ясаулары - өстендә фикерләргә тиешле бер тема
Кеше шулай берәр тирә-ягына каранганында, күргән һәр ноктада күз белән күрелгән һәм күрелмәгән бер җанлылык бар. Дөнья өстендә җанлылар булмаган бер сантиметр да юк. Кешеләр, үсемлекләр, хайваннар күрә алган җанлылардан, ләкин кеше күрә алмаган, әмма барлыкларыннан ул хәбәрдар булган җанлылар да бар. Мәсәлән, яшәгән өй эчендәге һәр урын микроскопик җанлылар белән тулы. Шулай ук, сулаган һавада да чиксез вируслар йөри, бакчадагы туфракта күз алдына китерә алмаслык кадәр күпсанлы бактерия яши.
Дөнья өстендәге ышанылмас тыгызлыктагы җанлылыкны фикерләгән кешенең акылына шул җанлылардагы кимчелексез системалары, төзелешләре килер. Күргән җан ияләренең барысы да -Аллаһ сәнгатенең ап-ачык бер дәлиле. Шулай ук, микроскопик җанлыларда зур могъҗизалар да яшеренгән. Күз белән күрә алынмаган берәр вирусның, бактерияның яки лечинканың, талпанның, бетләрнең үзләренә күрә гәүдә механизмнары бар. Һәрберсенең яшәгән мөхитен, үрчү шәкелен, үрчү һәм саклану системаларын Аллаһ яраткан. Боларны уйлаган кешенең акылына Аллаһның аятьләре килер. Бер аятьтә шулай боерыла:
Хасталыкларның уйлатканнары
Кеше – бик күп кимчелекләре булган һәм бу кимчелекләрне бетерү өчен дәвамлы тырышлык күрсәтергә тиешле бер барлык. Хасталыклар кешенең гаҗизлекләрен бик ачык бер шәкелдә уртага куя. Кеше бу сәбәпле үзе яки берәр танышы чирләгәндә, шөбһәсез, моның хикмәтләре өстендә фикерләргә тиеш. Уйлаганганында, иң гади дип күрелгән грипп авыруының да, кешеләрнең үгет алырлык гыйбрәтләр ташыганын күрер. Хасталанган вакытта шуларны уйлар: башта гриппка сәбәп булган нәрсә - күзгә күренмәслек кадәр кечкенә бер вирус. Барытик бу кадәр кечкенә бер барлык, 60-70 кило авырлыктагы кешене көченнән тайдыруга, йөри алмас, хәтта сөйләшә алмас хәлгә китерүгә илтә. Күпчелек вакытта дарулар, ашаган ризыклар да бер эшкә ярамас. Бердәнбер эшли алачагы – ятып көтү. Гәүдәсендә үзе берничек тә катыша алмаган бер сугыш барлыкка килә. Кеп-кечкенә бер җан иясенең каршында кешенең кулы-аягы баглы калыр. Шундый бер мизгелдә беренче башына килергә тиешле нәрсәсе - Бөек Раббыбыз Аллаһның түбәндәге аятьләре:
Һәртөрле берәр хасталык белән очрашкан кеше, шул вакытында сәламәт чагындагы хәле белән авырган хәлен чагыштырып, икесе арасындагы аерманы төшенергә тиеш. Авырган вакыттагы гаҗиз хәлен, Аллаһка мохтаҗ булганын ничек хис итүвен, мәсәлән, берәр операцияга кергәнендә, һәрнәрсәнең хакиме булган Аллаһка ничек эчтән тырышып дога укыганын, Аны һәрвакыт истә тотырга кирәклеген аңларга тиештер.
Бер кешенең хасталыгына шаһит булганда да, шунда ук үз сәламәтлеген уйлап, Аллаһка шөкер итергә тиештер. Мәсәлән, бер мөэмин, аягы гарип калган берсен күргәндә, аягының үзе өчен никадәр бөек һәм мөһим бер нигъмәт булганын аңлар. Һәр иртә торыр-тормас, рәхәтлек белән теләгән җиргә йөрүнең, кирәк булганда йөгерә алуның, беркемгә мохтаҗ булмыйча һәр эшен җиңеллек белән эшли алуның – Аллаһның бер бүләге булуын аңлар. Бу рәвештә чагыштырып фикерләгәне өчен кулындагы нигъмәтләрнең кадерен тагын да яхшырак аңлар.
Күзгә күренмәгән бер вирус кешенең зур гәүдәсен ятакка ата ала
ГОРУР, КЫЛАНЧЫК, АГРЕССИВ, НАЧАР ӘХЛАКЛЫ БЕРӘРСЕ БЕЛӘН КАРШЫЛАШКАНДА НИЛӘР УЙЛАНЫЛЫР?
Берәр кеше көн эчендә эш урынында яки укуда бик күп төрле кеше белән очраша ала. Әлбәттә, бу кешеләрнең барысы да үзе кебек матур әхлаклы, Аллаһтан курыккан кеше булмаска мөмкин. Андый кешеләр белән каршылашкан кеше, янә Аллаһ әмер иткән өстен әхлак белән яшәр, бервакытта да аларның тәэсирендә калмас. Аларда булган барлык начар әхлакларның сәбәбе – Аллаһ куркувы булмавы һәм Ахирәткә ышанмаганнарыннан килгәнлеген аңлар. Һәм акылына шулар килер: Аллаһ кешеләрне Җәһәннәм газабы белән куркыта һәм шулай итеп чиксез газапны уйлап, дөньялыктагы хәрәкәтләренең төзәтүләрен, күңелдән Аллаһка юнәлүләрен һәм дини ихласлылык белән яшәүләрен тели. Кеше шундый бөек һәм мөһим бер куркыту белән кара-каршы булганлыгын аңласа, шөбһәсез, бу куркытудан һәм ул кирәктергән нәтиҗәдән сакланыр өчен алдан чарасын күреп, боларны булдырмый калырга тырышыр. Барытик бу куркыту турында уйланмаган һәм гомумән әһәммиятен аңламаган кешеләр, гүя алар өчен хәзерләнгән ут һәм газап тулы бер урын юк кебек яшәрләр.
Бу хакыйкатьләрне аңлаган кешенең акылына бик әһәммиятле башка фикерләр дә килер. Бу кешеләрнең һәрберсе җәһәннәм утының кырыенда торганда хәлләре, хәрәкәтләре бөтенләй башка булачак. Мәсәлән, бүген кыланчык, әдәпсез һәм горур хәрәкәтләр күрсәтүдән качынмаган кеше, Хисап Көнендә тотылып, җирдән сөйрәлеп һәм дәвамлы түбәнсетелеп Җәһәннәм чокырының янына китерелгәнендә, йөз чагылышы, хәрәкәте, сөйләшү ысулы, кулланган сүзләр шундый, әлеге кебек булмаячак.
Яки агрессив, хөрмәт итмәгән, гаеп эшләүдә ачык, һичбер кешелек сыйфаты (дәрәҗәсе) калмаган берәр кеше, шул ук шәкелдә җәһәннәм утының кырыена китерелсә, җәһәннәм газабын күргәне өчен чиксез бер чарасызлыкка төшәчәк (өметсезлеккә биреләчәк).
Дөнья тормышында дин әхлагы буенча яшәү, гыйбадәтләрен җиренә җиткереп үтәү өчен төрле акланулар санаган берәрсе, җәһәннәмнең ишегендә көткәндә, үзенә намаз кылу кушылса, шул ук аклану сүзләрен сөйләмәс.
Менә Аллаһтан курыккан кеше бу хакыйкатьләрне берничек тә акылыннан чыгармас. Җәһәннәм утын фикерләр һәм бу вакытта дөрес хәрәкәтнең, дөрес сүзнең, матур әхлакның ни булганын күрер. Җәһәннәмнең барлыгына катгый ышанганы һәм дәвамлы фикерләгәне өчен, даими Җәһәннәм утының янында кебек күзаллар һәм һәр эшеннән хисапка чигеләчәген төшенеп хәрәкәт итәр.
Аллаһ кешеләргә Җәһәннәмне һәм Хисап Көнен уйлауларын шулар белдергән:
Ашаган вакытта...
Аллаһ кешеләрне төрле ризыклар белән нигъмәтләндергән. Төрле тәм һәм исләрдәге, хушыбызга киткән меңләрчә ризык төренең булувы, Аллаһның кешеләр өстендәге мәрхәмәтенең күрсәткече
Аллаһ кешеләргә дөньяда төрле төрдәге, матур, чиста, ашаганнарга ләззәт бирүче ризык һәм эчемлекләр биргән. Әлбәттә, боларның барысы да - Аллаһның чиксез лотыфын (бүләген, нигъмәтен) һәм кешеләр өстендәге мәрхәмәтенең берәр чагылышы. Кешеләр бертөрле ризык һәм эчемлек белән дә яши алырлар иде дә бәлки, әмма, кешеләргә санаусыз нигъмәт биргән; җиләк-җимешләр, төрле төрдәге итләр...
Бу нигъмәтләрнең барысының Аллаһтан булганын белгән мөэмин дә, өстәл алдына утырганда болар турында фикерләр һәм Раббыбызга шөкер итәр.
Ашаган вакытта өстәлдә булган җимешләрне күргәч ниләр уйланылыр
Коръәннең бик күп аятләрендә Аллаһның кешеләрне төрле ризыклар биреп нигъмәтләндергәне турында сөйләнелә. Өстәл алдына утырган бер кешене алдына бу нигъмәтләр тезелгән. Туфрактан чыккан төрле-төрле үсемлекләр, хайваннар җитешрергән ризыклар өстәлләрне бизи. Кеше болардан зәвек алачак рәвештә яратылган. Берсеннән берсе ләззәтле булган бу ризыклар, шул ук вакытта кешенең яшәве өчен дә кирәкле була ала. Бер уйлап карыйк: яшәвебез өчен кирәк булган ризыкларның һич ләззәтләре булмаса, тәмнәре бик начар булса ни эшләр идек? Яки бик ләззәтле булуларына карамастан, болар безгә зарарлы булса иде?... Яки бары тик берничә ризык булса иде һәм кеше алардан бары тик аякта калу өчен файдаланса иде? Өстәлдә күрелгән рәвештәге бер рәсем, гүзәл манзара белән каршылашуыбызның бердәнбер сәбәбе – Аллаһның безгә булган лотыфы һәм мәрхәмәте. Кеше фәкать җимешләр турында фикерләсә дә, өстендәге нигъмәтләрне аңлый алыр.
Утырган өстәл алдында төрле-төрле җимешләрне күргән акыллы бер кеше шуларны уйлар:
Әлбәттә, монда санап үтелгәннәр - бары тик чикле берничә үрнәк. Аллаһ яраткан нигъмәтләр санап бетермәслек кадәр төрле. Ашау өстәлендә моны аңламаган кешенең акылына Аллаһның бер башка аяте килер:
Тәмнәрнең һәм исләрнең уйлатканнары
Кеше бу рәвешле фикерләргә дәвам иткәнендә, Аллаһ яраткан матурлыкларны һәм нечкәлекләрне бик тә аера башлар. Вөҗданлы бер кеше боларның барысын уйлаганда, шул ук вакытта Аллаһ биргән бу нигъмәтләрдән зәвек ала алуның да - янә Раббыбызның иң бөек бер лотыфы булганын акылыннан кичерер. Бигрәк тә, Аллаһның кешеләргә биргән тәм тою һәм ис сизү тойгыларын дөньядагы бик күп матурлыкларны күрүвебез, абайлавыбыз өчен яратканын хәтерләр. Һәм шулай уйлар: әгәр безнең ис сизү тойгысы булмаса иде, чәчәк исеннән, ашаган җимешләрдән, мангалдан хәзер алган зәвегебезне (ләззәтебезне) ала алмас идек. Әгәр тәм тоя алмасак, шоколадның, шикәрнең, итнең, җиләкнең һәм башка нигъмәтләрнең кабатланмас тәмнәренең һичберсен аңлый алмас, тоймас идек.
Шуны онытмаска кирәк: төссез, тәмсез һәм иссез бер дөньяда да яши алыр идек. Һәм Аллаһ боларны безгә нигъмәт буларак бирмәсә, бу матурлыкларны без һичбер шәкелдә куллана алмас идек. Фәкать, Аллаһ һәм исләрне, һәм тәмнәрне, һәм дә боларны сизә алачак тойгы системаларын яратып, моны кешегә чиксез мәрхәмәтеннән биргәндер (насыйп иткәндер).
Бакчада йөргәндә...
Табигатьтә булган матурлыкларның уйлатканнары
Аллаһка иман иткән кеше табигатьтә күргән матурлыклар каршысында Раббыбызны тәсбих итәр, Аны кимчелекләрдән паклар. Булган барлык матурлыкларны хакиме (хуҗасы) булган Аллаһның яратканын аңлар. Барлык матурлыкларның Аллаһка караганлыгын, Аның Җәмал (гүзәллек, матурлык сыйфатлары) сыйфатын чагылдырганын белер.
Кеше табигатьтә йөргәндә алдына һәрвакыттагыдан күбрәк матурлык чыгар. Бер үсентедән чыккан сары ромашка, кошлардан кырмыскага кадәр һәрнәрсә, өстендә фикерләүне кирәк иткән детальләр белән тулы. Кеше болар өстендә уйлаган саен Аллаһның көчен һәм кодрәтен аңлар.
Бөреләрдән үтекләнгән кебек бөрешмичә чыккан чәчәкләр...
Хушыбызга киткән һәр күренеш Аллаһның сәнгатен танытыр. Бер бакчаның матурлыгын күргән кеше: “Машаллаһ, Аллаһтан башка куәт юктыр”, - диеп Аллаһны бөекләргә, сокланырга тиеш
Кешенең табигатьтә күргән барлык матурлыклар - Аллаһның өстен һәм тиңдәшсез ярату көченең дәлилләре. Җәннәт исә дөньядагы матурлыклар белән чагыштыра алмаслык кадәр кимчелексез булачак
Мәсәлән, күбәләкләр - бик эстетик һәм күзләрне сөендергән барлыклар. Неп-нечкә челтәр кебек канатларының өстендәге симметрия, бизәкләрнең кул белән төшерелгән кебек бик төгәл булувы, бер-берсе белән килешеп торган, фосфорлы төсләре белән Бөек Аллаһның тиңдәшсез сәнгатенең һәм өстен ярату көченең дәлилләреннән.
Шул ук шәкелдә җир йөзендәге санаусыз төрдәге үсемлекләр һәм агачлар да Бари булган ягъни яраткан, кимчелексез бар итүче Аллаһ яраткан матурлыклардан. Берсеннән берсе бөтенләй башка төсләргә ия чәчәкләр, аерым күренешле агачлар кешеләргә зәвек бирүче итеп яратылган.
Иман иткән кеше роза, фиалка, ромашка, сөмбел (гиацинт), күке яше (орхидея), канәфер һәм башка чәчәкләрнең ничек итеп шулкадәр шома (тигез, кимчелексез) яссылыклары булганын, бөреләренең эченнән һичбер бөрешкәнлек булмыйча, тип-тигез үтекләнгән кебек ничек чыга алганнарын төшенер.
Аллаһ яраткан бер башка матурлык та - бу чәчәкләрнең искиткеч исләре. Мәсәлән, бер розаның дәвамлы тирә-ягына тараткан, һич үзгәрмәгән ныклы исе бар. Соңгы технология белән дә бу роза исенең бергә бер охшашы ясала алмый. Лабораторияләрдә бу исенең копиясен ясарга тырышканда барлыкка килгән нәтиҗә бик җитешсездер. Бер розаның исенә охшатырга тырышып ясалган исләр, гадәттә, кешедә рәхәтсезлеккә сәбәп булган авыр исләрдер. Югыйсә, роза исе кешедә һичбер рәхәтсезлеккә сәбәп булмас.
Иман иткән кеше боларның һәрберсенең Аллаһны тәсбих ителүве (кимчелекләрдән пакъ дип беленүве), яраткан матурлыкларда Аллаһ сәнгатенең һәм гыйлеменең танылувы өчен яратылган барлыклар булганын белер. Бу сәбәптән бакчасында йөргәндә, бу матурлыкларны күргәндә: “Машаллаһ!Аллаһтан башка көч-куәт иясе юк” (Кәхф Сүрәсе, 39), - дип Аллаһны бөекләр. Аллаһның барлык бу матурлыкларны кешеләрнең хезмәтенә биргән һәм Ахирәттә алар белән чагыштыра алмаслык өстенлектәге матурлыкларны иман иткәннәргә бирәчәген хәтерләр. Һәм шуның аркасында Раббыбызга каршы тойган мәхәббәте кат-кат артыр.
Бакчада йөргәндә күргән бер кырмыска өстендә һич уйландыгызмы?
Кайбер кешеләр тирә-ягындагы күргән җанлылар турында фикерләүне бик кирәк дип тапмас. Һәр көн күргән җан ияләренең кызыксындыргыч үзенчәлекләре була алувы акылларына килмәс. Югыйсә, иман иткән бер кеше өчен, Аллаһ яраткан һәр җанлы хатасыз бер яратылышның эзләрен ташыр. Менә кырмыскалар да бу җан ияләреннән. Иман иткән кеше бакчада йөргәндә, очраткан бер кырмысканы күрмәгәндәй, яныннан үтеп китмәс. Аның шаккатырлык үзенчәлекләрен күреп Аллаһның кимчелексез яратылышына шаһит булыр.
Мәсәлән, бер кырмысканың йөрүвен тикшерү дә уйландыргыч. Миллиметрик нечкәлеккә ия булган аякларын бик тигез шәкелдә бер-бер артлы хәрәкәт иттерер, өстәвенә, кайсы аягының башта, кайсысының соңыннан киләчәген бик яхшы белер. Һич бутамыйча тиз-тиз хәрәкәт итә алыр.
Бу кечкенә бөҗәк, үз гәүдәсеннән тагын да зуррак сыныкларны йөкләр. Бик тырышлык белән аларны өенә ташыр. Үз гәүдәсе белән чагыштырылганда бик озын араларны үтәр. Очы-кырые булмаган бер туфрак нигезендә күренер дә, һичбер юл күрсәтүче булмавына карамастан, өенә таба барыр. Өстәвенә, бу өйнең кереше кешенең исбатлауларында шактый авырланачагы һәм кечкенә булувына карамастан, ул һич ялгышмас һәм кайда булса да бу өйне табар.
Кеше, бакчада бер-бер артлы төзелгән, зур бер гайрәт белән өйләренә ризык ташырга тырышкан кырмыскаларны күргәч, бу кечкенә җанлының шулай җаны-тәне белән тырышувы өчен нинди максаты була алыр микән дип уйлар. Соңыннан бер кырмысканың бары тик үзе өчен генә түгел, колониясендәге башкалар, королева-кырмыска һәм балалар өчен дә дәвамлы ризык ташыганын аңлар. Шулкадәр кечкенә һәм үзенең алга киткән мие дә булмаган кырмысканың бу тырышлыкны, дисциплинаны, фәдакарлыкны кайдан белүве - өстендә уйланырга тиешле бер тема. Боларның барысын уйлаганнан соң ясалган нәтиҗә исә: кырмыскалар да, барлык башка җанлылар кебек, Аллаһның илһамы белән хәрәкәт итәрләр, бары тик Аның әмеренә иярерләр.
Үрелеп үсүче үсемлекләрнең “Акыллы” хәрәкәтләренең уйлатканнары
Бакчада йөргән бер мөэмин, Аллаһ яраткан матурлыклардан берсе булган үрелеп үсүче үсемлекләр белән каршыларшканында, алар турында уйланыр. Чөнки фикерләгән кеше өчен тирә-ягындагы һәр барлыкта дәрес алачак дәлилләр бар.
Аеруча берәр үрелеп үсүче үсемлекнең хәрәкәтләрен күзәтүне дәвам иткәнендә, аның тагын бер мөһим үзенчәлегенә шаһит булыр. Үрелеп үсүче үсемлекнең ян тарафларга үсентеләр чыгарып, үзен булган диварның өстенә ныгытып ябыштырганын күрер. Акылсыз бер үсентенең ябышувы шулкадәр көчледер ки, ябышкан дивардан чыгартылганда, диварның буявын да сөртә алыр.
Шундый бер үсентенең барлыгы, боларны күреп өстендә фикерләгән мөэмингә бу үсентене яраткан Аллаһның кодрәтен тагын бер тапкыр күрсәтер.
Агачларның уйлатканнары
Агачларны һәркөн, һәрҗирдә күрербез, әмма бик биек агачның иң очындагы ботагына, иң очындагы яфрагына кадәр суның ничек ирешә алганлыгы турында һич уйланганыгыз бармы? Бер охшату ясап, андагы гаҗәеплелекне тагын да яхшырак аңлый алырбыз. Квартирагызның подвал катындагы депо эчендәге суның гидрофор яки башка көчле мотор кулланмыйча өске катларга чыгувы мөмкин түгел. Хәтта беренче катка да суны җибәрә алмассыз. Шулай булгач, агачларда да гидрофорга охшаган көчле бер насос системасы бар. Кире хәлдә, агачның гәүдәсенә һәм ботакларына суның ирешә алмавы аркасында, агачлар кыска вакыт эчендә үлә алырлар.
Бары тик Аллаһ һәр агачны кирәкле барлык җиһазлары белән бергә яраткан. Хәтта бик күп агачтагы насос системасы, кешенең үзе яшәгән квартира белән чагыштырылганда, чагыштырылмаслык дәрәҗәдә өстен. Менә тирә-ягындагы һәрнәрсәгә “күргән бер күз” белән караган кешенең, бу барлыкларны күргәндә фикерләгән темалардан берсе дә - шушы.
Бер башка тема исә, яфраклар белән бәйле. Күргәннәре өстендә уйланган берәр кеше агачка караганда, өстендәге яфракларына гадәтләнгән булса да, аларга чираттагы барлыклар буларак карамас. Алар белән бәйле бик күп кешенең акылына килмәгән нәрсәләр уйлар. Мәсәлән, яфраклар - бик нәфис ясалышлы барлыклар. Барытик, моңа кармастан, кыздырган эсселек астында да корымаслар. Кеше 40 градус эсселек астында бераз торса, тиресенең төсе үзгәрер, кирәгеннән артык су югалтыр. Фәкать, яфраклар, неп-нечкә тамырларыннан бик аз су ала алуларына карамастан, көннәр буе, хәтта айлар буе кыздыручы эсселек астында янмыйча ямь-яшел кала алалар! Менә бу – Аллаһның һәрнәрсәне тиңдәшсез бер гыйлем белән бар иткәнен күрсәткән бер яратылыш могъҗизасы. Иман иткән кеше дә бу яратылыш могъҗизасы турында фикерләп, Раббыбызның бөеклеген бер тапкыр күреп, тәсбих итәр.
Коры утыннан ямь-яшел һәм җанлы яфракларның чыгувы, метрларча биеклектәге яфракларның неп-нечкә тамырларына кадәр суның ирешә алувы, яфракларның кызган кояш астында да корымаулары... Болар – агачлар уйландырган чиксез темалардан бары тик берничәсе
ГАЗЕТА УКЫГАНДА ҺӘМ ТЕЛЕВИЗОР КАРАГАНДА...
Кешеләр, гадәттә, көн эчендә яки кич өйләренә кайткач газета һәм телевизор хәбәрләрен карыйлар. Бу хәбәрдәрдә дә вөҗданлы кеше өчен өстендә фикерләп дәрес алачак, Аллаһның аятьләрен күрәчәк темалар бар.
Аллаһ куркуы булган кешеләрдә бу күренешләрнең берсе дә булмый
Һөҗүм, ачу, җинаять ешлыгының уйлатканнары
Бер кеше “мин – атеист, Аллаһка ышанмыйм, әмма ришвәт алмам”, - дия алыр. Тик Аллаһтан куркувы булмаган кешенең бу сүзе һич ярарлык булмас. Чөнки булган шартлар үзгәргәндә, сүзендә тормау ихтималы бик көчле. Мәсәлән, бу кеше ашыгыч сәбәп аркасында акча табырга кирәк булганда, каршысына урлауга яки ришвәт алуга илтүче берәр форсат чыкканында, бу сүзендә тормаска мөмкин. Яки шундый кешенең үз җаны куркыныч астында булганда, янә сүзендә торуы өмет ителмәс. Мәсьәлән: кеше авыр хәлдә ришвәт алудан качынса да, башка бер хәрам фигыльгә юнәлә алыр. Бары тик Аллаһтан куркувы булган кеше өчен шартларның яки урынның алышувы берни үзгәртмәс. Иман иткән кеше, ни булса да, берничек тә Ахирәттә хисабын бирә алмаячак эш эшләмәс.
Бу сәбәпле, һәркөн газеталарда, дус мәҗлесләрендә зарланылган, “бу кешеләргә ни булды?” – дип әйттергән вакыйгаларның сәбәбе - дөньяның төрле өлкәләрендә хаким булган динсезлек. Барлык бу хәбәрләрне күргән мөэмин, боларның өстеннән узып китмәс, бердән-бер чишелешнең кешеләргә Аллаһка мәхәббәтне һәм Аннан куркуны өйрәтеп, мәгънәви кыйммәтләрне җанландыру булганын аңлар. Чөнки Аллаһтан куркып сакланган, Ахирәттә хисап бирәчәген белгән кешеләр катнашкан җәмгыятьтә моның кебек вакыйгаларның булувы мөмкин түгелдер. Шулай итеп, җәмгыятьтә хозур (тынычлык) һәм ышаныч иң өстен дәрәҗәдә булыр.
Иртәгә кадәр сөргән (сузылган) дискуссия программаларының уйлатканнары
Яңадан күргәннәре турында уйлануны дәвам иткән кеше өчен телевизорларда урын алган бәхәс программалары да гыйбрәт бирүче.
Бу дискуссия программаларына шул көннең темасы белән иң якыннан таныш һәм шул темада иң күп белеме булган кешеләр чакырыла. Бу кешеләр сәгатьләрчә бер тема турында сөйләшерләр, барытик беркем дә эшнең эченнән чыга алмас һәм бер нәтиҗәгә дә килә алмас. Югыйсә, ул дикуссия программаларына килгәннәр – мәсьәләне чишә алачак кешеләр.
Өстәвенә, бик күп бәхәснең чишеп табылган җавабы аеруча ачык. Барытик бер өлеше кешеләрнең шәхси файдалары, тирә-якның басымы астында калулары, җитди чишелеш эзләү юнәлешенәдәге адымнар урынына, үз исемнәрен алгы планга чыгару гайрәтләре бөтен эшләрне, гадәттә, чишелешсез калдырыр.
Боларның барысына шаһит булган вөҗданлы бер кеше, бу вакыйгалар чыганагының да кешеләрнең Аллаһ диненнән ерак булулары икәнлеген аңлар. Чөнки Аллаһка иман иткән берәр кеше һич тә җаваплылыксыз, чишелешсез һәм ваемсыз бер эш эшли алмас. Аллаһның каршысына чыгарган һәр вакыйгада бер хикмәт булганын; дөньяда һәр мизгел күзәтү астында булганлыгын; акылын, көчен, белемен Аллаһ риза булачак шәкелдә кулланырга тиешлеген белер. Аеруча, моның кебек программаларны караган бер мөэмин Аллаһның бер аятен дә искә алыр:
Бу төр программаларда очраган хәл: кешеләрнең бик күбесендә булган бәхәсләшү , тагы да дөресрәге, тавыш чыгару якларының уртага чыгувы. Бу кешеләрнең зур өлеше, бигрәк тә үзләренә юнәлтелгән сорауны да сизмичә, барытик үзләренең сөйлиячәкләренә генә ияреп, бер мизгел алда аны сөйләргә тырышулары, бер-берләренең сүзен кисүләре, тавышларын җиңеллек белән күтәреп, шунда ук сабырлыкларын югалтып кызып китүләре, хәтта каршындагы кешеләрне хурлап мыскыллаулары, бу кешеләрнең тискәре якларын уртага чыгарулары ягыннан әһәммиятле.
Аллаһ куркувы булган, тулаем җитди һәм дөрес кешеләр җыелган бер мәҗлестә шулкадәргә сузылган һәм нәтиҗәсез калган хәл һич булмас. Максат – Аллаһ ризасы булачак нәтиҗәне табу һәм кешеләргә иң күп файда китерерәчәк, акылга һәм вөҗданга иң туры килгән метод (ысул) табу һәм һич вакыт уздырмыйча тормышка ашыру. Һәркем вөҗдан белән алынган карардан канәгать булганы өчен бернинди дискуссия дә килеп чыкмас.
Берәр кеше каршы чыкса, әгәр бу кешенең ризасызлыгы хаклы сәбәпләргә таянса һәм күрсәткән юлы да дөрес булса, шунда ук аның тәкъдиме кабул ителер. Чөнки Аллаһтан куркып сакланган кешеләр, башкалар кебек горурланып, сүз аңламас бер хәрәкәт күрсәтмәсләр. Аллаһның Коръәндә белдергәне кебек:
Киресенчә бер хәлдәге, ягъни бик күп өлкәдә булган, иртәгә кадәр сузылган һәм һичбер нәтиҗә бирмәгән бәхәсләр, кешеләргә дин китергән матур әхлакның һәм бөек характерның булмаганы бер мөхиттә ниләр була алачагын күрсәтүве ягыннан уйландыручы.
Дөньяның дүрт бер янындагы ачлык һәм ярлылыкның уйлатканнары
Газета һәм телевизор хәбәрләрендә еш очраган темалардан берсе дә - кешеләр арасында булган гаделсезлек.
Дөньяның бер ягында бик бай һәм мул яшәгән бик зур өлкәләр, икенче ягында да ашар ризыгы, иң гади хасталыкның да дәвалаячак дарувы булмаган, караусызлыктан бер-бер артлы үлгән кешеләр бар. Бу хәл күрсәткән беренче хакыйкат исә - дөньяда булган золым системасы. Чөнки бай булган берничә өлкә өчен шул кешеләрне коткарулары бик җиңел. Мәсәлән, Африкада ачлыктан үлгән кешеләрнең булувына карамастан, анда, Африкада табылган алмаз минералларыннан баеган һәм зур үсеш алып яшәгән җәмгыятьләр бар. Хәерчелек һәм ачлык эчендә яшәгән һәм үлемгә дучар ителгән бу кешеләр урыннарының үзгәртелүве яки яшәгән җирлекләрендә аларның ихтияҗларының тәэмин ителүве бик җиңел булган хәлдә, дистәләрчә ел бу кешеләр өчен төгәл берәр чишелеш эзләнелми. Югыйсә, бу кешеләргә ярдәм итү - берничә кеше башкарып чыгачак эш түгел. Ныклы җавапның табылувы өчен бик күп кешенең фидакарлыгы һәм үз-үзен аямыйча тырышувы кирәк. Фәкать, бу сыйфатларга ия булучы кешеләр саны дөньяда бик аз.
Фәкыйрьләргә һәм ихтияҗы булганнарга ярдәм итү Аллаһтан куркудан килә
Боларга карамастан, дөньяның һәр тарафында триллионнарча лира төрле сәбәпләр сәбәпле исраф ителә. Бер якта ризыкның тәмен ошатмаганы өчен чүплеккә аткан, бер якта да ашарына ризык таба алмаганы өчен үлеп яткан кешеләрнең булувы - дөньяда дини әхлак белән яшәмәү китергән бер золым мөхите булувының бик ачык дәлиле.
Боларны күргән кеше, бу золымны юк итәчәк бердәнбер нәрсәнең Аллаһ әмер иткән әхлак буенча яшәү икәнлеген аңлар. Чөнки Аллаһтан курыккан һәм даими вөҗданы белән хәрәкәт иткән кешеләр, шундый золымга һәм хаксызлыкка рөхсәт бирмәсләр. Һичбер рияга юл куймыйча, дөньядагы, кирәк булса бөтен мөмкинлекләрен кулланып, ихтияҗлары булган кешеләргә тиз, кискен һәм һәрвакыт ярдәм итәрләр. Ярлыларга һәм ихтияҗ эчендә булганнарга ярдәм итүнең Аллаһтан һәм Ахирәт Көненнән куркып хәрәкәт иткән кешеләргә карата бер үзенчәлекле сыйфат булганлыгы аятьләрдә шулай аңлатыла:
Ярлыны туендырмау исә, Аллаһтан куркувы булмаган, динсез кешеләрнең сыйфаты. Аятьләрдә шулай боерыла:
1. Гондураста агым һәлакәте 2. Мали Гаода ураган һәлакәте 3. Елгаларның ташувы аркасында сулар астында калган яр буендагы шәһәр 4. Су астында калган башка бер шәһәр 5. Җир белән бер булган бер шәһәр. Барлык бу күренешләр кешеләрнең фикерләп гыйбрәт алулары өчен
Бөтен дөньяда барлыкка килгән афәтләрнең уйлатканнары
Кешеләрнең телевизорларда яки газеталарда бик еш очраткан хәбәрләреннән берсе – афәт хәбәрләре. Җир йөзендә һәр мизгел кешеләр берәр бәла-каза белән каршылаша ала. Һич көтелмәгән бер мизгелдә ныклы җир тетрәү була ала, янгын чыга ала, агым басувы була ала. Бу хәбәрләрне күргән бер кеше, Аллаһның һәрнәрсәгә көч җиткергәнен, теләгән рәвештә шәһәрне астын өскә китерә алачагын аңлар. Боларны уйлаганда күрер ки: кешенең Аллаһтан башка сыеначак һәм ярдәм сораячак бер барлыгы юк. Иң ныклы биналар, иң алга киткән технология белән җиһазланган шәһәрләр дә Аллаһның газабына каршы тора алмас; бер мизгелдә җир белән бер була алыр.
Аеруча, бу һәлакәт хәбәрләрен ишеткән яки укыган кеше, Аллаһның бу шәһәргә фәләкәтне бер хикмәт өчен биргәнен дә аңлар. Аллаһ Коръәндә азган кавемнәрне үгет-нәсыйхәт алып уйлансыннар яки эшләгәннәренең каршылыгын күрсеннәр дип дөньяда да газапка дучар иттергәнен белгерткән. Шулай булгач, берәр җәмгыять тә Аллаһ риза булмаячак бер рәвештә яшәсә, Аллаһның газабына очрый ала. Яки Аллаһ бу кешеләрне дөньяда кайбер авырлыклар белән сыный да ала.
Бу ихтималларны уйлаган кеше, боларның барысының үз башына да килә алу мөмкинлегеннән куркыр һәм эшләгән эшләре өчен Аллаһтан гафу үтенер.
Һичбер кеше һәм һичбер кавем башына киләчәк газапны Аллаһ теләмичә киртәли алмас. Бу, теләсә дөньяның иң бай һәи иң көчле өлкәсе булсын, теләсә географик яктан һичбер рискы булмаган бер җир булсын. Аллаһ һичбер өлкәнең башына киләчәк бер бәла-казаны киртәли алмаячагын шулай белгертә:
Берничә секундлык бер җир тетрәү бөтен шәһәрне җир белән бертигез итү өчен җитәрлек. Барлык бу күренешләрне табигать әсәре дип уйлаганнар ялгышырлар. Чөнки табигать тә, башка барлыклар кебек, үзен яраткан Аллаһның әмерендә.
Хәбәрләрдә еш-еш очраган бер башка тема да – экономикадагы бозылышлар. Бигрәк тә процент (риба) белән бәйле һәркөнне бик күп кенә тискәре хәбәр чыга. Процентның туктатыла алынмаганын, барлык экономиканы начар якка юнәлткәнен белгерткән хәбәрләрне укыган берәр кеше, харам булган бу күренешнең шул кадәр таратылувы нәтиҗәсендә, Аллаһ тарафыннан кешеләр керемендәге бәрәкәтне кысып каршылык (җавап) бирелгәнен аңлар.
Коръәннең: “Аллаһ рибаны юк итәр дә, сәдакаларны арттырыр. Аллаһ гөнаһкар гөнаһлы) кяферләрнең берсен дә яратмас” (Бакара сүрәсе, 276) аятендә белдергәне кебек, Аллаһ процентның бирә алачак керемен юк итә алыр, бәрәкәтен әзәйтә алыр. Янә бу хакыйкать башка бер аятьтә шулай белдерелгән:
Шулай итеп, фикерләгән берәр кеше өчен процент белән бәйле хәбәрләр дә, Аллаһ аятьләренең кешелек җәмгыятьләрендә тормышка ашканлыгын күрсәтүче үрнәкләрдән.
Кешеләр газеталарда еш-еш процентның дөнья экономикасына китергән зарар белән бәйле хәбәрләрне укырлар һәм Аллаһ аятьләренең кешеләр өстендә ничек чагылганын уйларлар
Матур җирләр турында фикерләү
Телевизор программаларында, газета һәм журналларда, әлбәттә, Аллаһ яраткан матурлыкларны күрү һәм алар турында фикерләү мөмкин. Монда урын алган матур бер күренешне, матур бер өйне, матур бер бакчаны яки диңгез ярын күзәтү яки шул җирләрдә булу һәркешенең хушына киткән манзаралардан. Бу күренешләр һәрнәрсәдән әввәл кешегә Җәннәтне хәтерләтер. Иманлы бер кеше дөньяда да бу кадәр бөек нигъмәтләр биргән, бу кадәр гаҗәеп матурлыклар күрсәткән Аллаһның, әлбәттә, Җәннәттә дә тиңдәшсез матур җирләр бар итәчәген бер тапкыр тагын хәтерләр.
Фәкать, боларны күргән кешенең акылына шулар да килер: дөньяда яратылган һәр гүзәллекнең, дөньяның бер имтихан җире булганлыгыннан, төрле кимчелекләре, җитешсезлекләре бар. Мәсәлән, телевизорда күрсәтелгән берәр ял итү җирендә берникадәр вакыт калынганнан соң бу кимчелекләр беленә. Һавасының артык дымлы булувы, диңгезенең кешене рәхәтсез итәчәк кадәр тозлы булувы, тын кысарлык эсселек, чебеннәр - боларның барытик берничәсе генә. Кояш астында яну һәм шуның аркасында интегү, сәяхәт агентлыгының ялны оештырувындагы кимчелекләр, бергә ял ителгән кешеләрнең чыдый алмаслык дәрәҗәдә булулары кебек дөньяви бик күп авырлыклар һәм теләнмәгән хәлләр булырга мөмкин.
Җәннәттә исә бу гүзәллекләрнең асыллары бар һәм кешене рәхәтсез иткәненең бер нокта кадәре дә булмаячак яки ошатмаган бернинди хәлгә тап булынмаячак. Кеше дөньяда очраткан һәр гүзәллектә Җәннәткә карата сагыш тояр. Дөньяда Бөек Аллаһның үзенә биргән нигъмәтләр өчен даими шөкер итеп, боларның барысының да Аллаһ рәхмәте белән бирелгән нигъмәтләр булганына төшенеп, монардан зәвек алыр. Әмма, асылларының Җәннәттә булганын белгәне өчен, үзен дөнья матурлыкларына алдатып Ахирәтне дә онытмас. Мәңгелек гүзәллекләргә ия була алырлык, Аллаһның Җәннәтенә керүне хак итәрлек итеп яшәр.
Гыйльми бер журналЛАРда матдәнең төп өлеше атом булганлыгын уку ниләргә төшендерә?
Кеше белгән нәрсәләре турында уйланмаса, нечкәлекләренә төшенә алмас, никадәр искиткеч бер мохиттә яшәгәнен аңлый алмас. Шуңа күрә, иман иткән кеше һич тукталмыйча Аллаһ яраткан барлыклар һәм вакыйгалар турында фикерләр. Болар кайвакыт бик күп кеше тарафыннан беленгән мәсьәләләр булувына карамастан, ул бу мәсьәләләрдән һәркемнән тагын да узенчәлеклерәк нәтиҗәләр чыгара ала.
Мәсәлән, тирә-яктагы җанлы һәм җансыз һәр барлыкның төп матдәсе атомнар булганлыгын кешеләр яхшы белә. Ягъни күпчелек кеше кулындагы китапның, диванның, эчкән суының һәм тирә-ягында күргән һәрнәрсәнең атомнардан формалашканын белер. Әмма, моның икенче ягын фикерләп, Аллаһның өстен кодрәтен күрүчеләр - барытик вөҗданлы кешеләр. Шулай итеп, кеше бу тема белән бәйле бер хәбәр күргәндә шуларны уйлар: атомнар - җансыз барлыклар. Шулай булгач, атомнар кебек җансыз матдәләр бер арага килеп ничек күрә алган, сизә алган, ишеткәннәрен аңлата алган (тәфсилләгән), тыңлаган музыкадан зәвек ала алган, фикерли алган, карар бирә алган, сөенә яки газаплана алган кешене формалаштырганнар? Кеше үзен башка атом өеме барлыкларыннан бөтенләй аерган бу үзенчәлекләрне ничек туплаган соң?
Әлбәттә, кешегә барлык бу инсани (кешегә хас) үзенчәлекләрне җансыз һәм акылсыз атомнар бирә алмаслар.Кешене шушы сыйфатларга ия булган рух белән бар итүченең Аллаһ икәнлеге ап-ачык бер хакыйкать. Һәм моның артыннан кешенең акылына Аллаһның бер аяте килер. Аятьтә шулай боерыла:
Сәгатегезнең, ашалган ризыкларыгызның, яшәгән бинагызның, машинагызның, күзлегегезнең, песиегезнең, бакчадагы чәчәкләрнең, компьютерыгызның, диңгезләрнең, күк йөзенең һәм үз гәүдәгезнең төзелеше шул ук атомнар булганын моңа кадәр уйлаганыгыз бар идеме?
Кешеләр тирән фикерләү аркылы ирешкән кайбер хакыйкатьләр...
Һәрнәрсәнең кеше өчен яратылганын уйлаган идегезме?
Аллаһка ышанган кеше тирә-ягында булган җанлы-җансыз бөтен барлыкларны һәм системаларны диккатьле (игътибарлы) күз белән нечкәләгәндә, аларның барысының да кеше өчен яратылганын ачык итеп күрер. Бернәрсәнең дә очраклы булмаганын, Аллаһның һәрнәрсәне кеше яшәешенә туры килгән шәкелдә бар иткәнен аңлар.
Мәсәлән, кеше һәр мизгел бик рәхәт сулый ала. Сулаган һава ни тын юлын ялкынсындырыр, башны да әйләндермәс, башны авырттырмас та. Чөнки һавадагы газларның пропорциясе кеше гәүдәсенә иң яраклы микъдарда көйләнгән. Боларны уйлаган кешенең акылына бик мөһим бер нечкәлек тә килер: әгәр атмосферадагы кислород контингенты (өлеше) бар булган микъдарыннан аз гына күбрәк яки бераз гына азрак булса , һәр ике хәл җанлы барлыкларның юк булувына сәбәп булыр иде. Шуңа күрә, кайбер һавасыз җирдә калынганда никадәр авыр сулыш алынганлыгын төшенер. Иманлы кеше бу тема өстендә фикерләвен дәвам иткән саен, даими рәвештә Раббыбызга шөкер итер. Чөнки дөнья атмосферасының, бик күп планеталардагы кебек, авыр суланачак шәкелдә була алувын, тик шулай булмаганлыгын һәм дөнья атмосферасының миллиардларча кешенең рәхәтлек белән сулый алырлык рәвештә бик хатасыз бер тигезлек һәм тәртип эчендә яратылганын күрер.
Янә өстендә яшәгән планета турында уйланувын дәвам иткән кеше, Аллаһ яраткан суның кеше тормышында никадәр зур әһәммияте булганын аңлар. Акылына шулар килер: кешеләр озак вакыт судан мәхрүм калганда суның кадерен аңлар. Югыйсә, су гомеребезнең һәр мизгелендә кирәк булган бер нәрсә. Мәсәлән, күзәнәкләребезнең, гәүдәбезнең һәр ноктасына ирешкән каныбызның зур бер өлешен су тәшкил итә. Әгәр шулай булмаса, канның ага торган сәләте әзәер, тамырларыбызда хәрәкәт итүве авыр хәлгә килер иде. Суның агу сәләте бары тик безнең гәүдәбез өчен түгел, үсемлекләр өчен дә бик әһәммиятле. Шуның өчен су, яфракларның неп-нечкә тамырларыннан үтеп, яфракның иң очына ирешә ала.
Диңгезләрдәге күп су массалары дөньябызның яши алынган бер планета булувын тәэмин итә. Әгәр дә җир йөзендәге диңгезләрнең пропорциясе булганыннан түбәнрәк булса, ул вакытта җир йөзе чүлгә әйләнер һәм яшәү мөмкин булмас иде.
Боларга төшенгән вөҗданлы кеше, дөньяда шул кадәр хатасыз бер тигезлек саклануның, әлбәттә, очраклы булмавын катгый рәвештә аңлар. Боларның барысын да күрү һәм фикерләү аңа кодрәтле, көч иясе булган Аллаһның һәрнәрсәне бер максат өчен бар иткәнен күрсәтер.
Өстәвенә, бу тема буенча сөйләнелгән үрнәкләрнең бик чикләнгән булувы да акылына килер. Шулай ки, дөньядагы тигезлекләр белән бәйле үрнәкләрне санап бетерүве мөмкин түгел. Барытик фикерләгән кеше генә тирә-якның һәр почмагында булган төзеклекне, кимчелексезлекне һәм тигезлекне ачык итеп күрә алыр һәм моның нәтиҗәсендә Аллаһ һәрнәрсәне кеше өчен яратканын аңлар. Аллаһ бу хакыйкатьне Коръәндә шулай белдерә:
Мәңгелекнең уйлатканнары
Мәңгелек төшенчәсен һәркем белер, ләкин сезнең мәңгелек турында уйлаганганыгыз бармы? Аллаһка иман иткән кешенең уйланган нәрсәләренең берсе дә бу.
Аллаһның Җәннәт һәм Җәһәннәм тормышын мәңгелек итеп яратканлыгы - һәр кеше фикерләргә тиешле бик мөһим бер тема. Моны уйлаган кешенең акылына шулар килер: Җәннәтнең мәңгелек булувы, үлемнән соңгы тормышта бирелгән иң бөек нигъмәт һәм бүләкләрдән берседер. Чөнки Җәннәттәге күркәм яшәүнең һич соңы булмаячак. Кеше дөньяда иң күбе 100 елга кадәр яши ала. Әмма Җәннәттәге яшәү катрильон тапкыр катрильон ел буе , һич бетмичә, мәңге дәвам итәчәк.
Боларны исендә тоткан кешенең акылына кешеләрнең мәңгелекне аңлавы бик авыр булганы да килер. Моны түбәндәге бер үрнәк ачыклый ала: 100 триллион кеше булса, көн-төн һич туктамыйча 100 триллионны 100 триллион белән тапкырлап алга барсалар, 100 триллион еллык гомерләре булса һәм гомерләре буе шул эш белән мәшгуль булсалар, ирешкән саннары янә дә мәңгелек тормыштагы ел саны янында “ноль” кебек калыр!
Менә шуларны уйлаган кеше шушы нәтиҗәгә килер: Аллаһ шундый бөек гыйлемгә иядер ки, кешегә күрә “мәңгелек” булган, Аның Катында юк хәлендә.
Заманның беренче яратылган мизгеленнән мәңгелеккә кадәр узачак һәр вакыйга, һәр төшенчә, вакытлары һәм шәкелләре белән Аның гыйлеме белән билгеләнгән һәм беткән (тәмамланган) хәлдә.Аллаһны заман белән чикли алмавыбыз сәбәпле: Аллаһ катында һәрнәрсә инде булып беткәндер.
Өстендә яшәгән планетабыз, космосыбыз кешенең яшәве өчен кирәк булган үзенчәлекләрнең барысына да ия. Моның турында уйланган кеше бөтен тирә-якны Аллаһның үзе өчен яратканын ачык итеп күрәчәк.
Кешенең шулай ук Җәһәннәмнең инкярьчылар өчен мәңге калыначак бер урын булганын да аңлавы кирәк. Җәһәннәмдә төрле-төрле газаплар, җәзалар һәм авыр бер тормыш бар. Җәһәннәмдәге инкярьчылар өзлексез физик һәм мәгънәви җәзага тартылырлар. Бу җәзаларның ахыры булмас, йокы яки ял итүгә һич мөмкинчелекләре юк. Әгәр Җәһәннәмдәге тормышның бер азагы булса, бу катрильоннарча елдан соң да булса, Җәһәннәм әһеле өчен бер өмет булыр иде. Фәкать, бу дөньялык тормышта эшләгән гөнаһларының каршылыгы мәңгелек бер газаптыр:
Бу сәбәптән мәңгелекне уйлап аңларга тырышу һәркем өчен бик әһәммиятле. Кешенең Ахирәт өчен булган тырышлыгын арттырыр, куркувын һәм өметен куәтләндерер. Мәңгелек газаптан бик куркып сакланувы белән, мәңгелек Җәннәткә керү өметенә дә ия булыр.
Төшләр турында ниләр уйланыр?
Фикерләгән бер кеше өчен төшләрендә дә әһәммиятле хикмәтләр бар. Мондый кеше йоклаганда күргән төшләренең никадәр “чынлыкта кебек” булганлыгын, хәтта уянган вакытыннан әллә ни бик аерылмаганлыгын уйлар. Мәсәлән, төнлә гәүдәсенең ятакта ятувына карамастан, төшендә эшкә чыккан, кешеләр белән танышкан, музыка тыңлаган, ризык ашагандыр. Хәтта ризыгының тәмен татыган, музыкага биегән, булган вакыйгалардан хисләнгән, сөенгән, борчылган, курку тойган, арыганлык хис иткән, хәтта шул көнгә кадәр һич кулланмаган һәм ничек кулланылганын да белмәгән бер җиһазны куллана алган.
Гәүдәсенең бер урында хәрәкәтсез ятувына һәм күзләренең капланган булувына карамастан, дәвамлы яшәгән гадәти урыныннан аермалы манзаралар күргән. Димәк ки, күрүче – аның күзләре түгелд. Йоклаган бүлмәсе буп-буш булувына карамастан, тавышлар ишеткән. Димәк ки, ишеткән - аның колаклар түгел. Һәрнәрсә миенең эчендә тормышка ашкан. Барытик, гүя һәр күргәненең асылы булганы кебек, һәрнәрсә бик чынлыкка охшаган. Ярый, дөньяда асылы булмавына карамастан, моның кадәр чынга охшаган сәхнәләрне кешенең миенә нәрсә урнаштыра? Кеше йоклаганда боларны белеп һәм теләп акылында бар итә алмас. Миенең исә үз-үзенә шундый күренешләрне барлыкка китерүве мөмкин түгелдер. Ми - протеин молекулаларыннан бар ителгән бер ит өеме генә. Шундый бер матдәнең үзлегеннән күренеш бар итүвен, хәтта шул көнгә кадәр һич күрелмәгән кеше йөзләрен, табигатьне, тавышларны ясавын раслау бигрәк тә мантыксыз (логикасыз) булыр. Шулай булгач, йоклаганда төштәге сәхнәләрне кем күрсәтә? Боларны уйлаган кеше ачык дөреслекне бер тапкыр яңадан күрер: кешеләрне йоклаткан, йокы вакытында рухларын алган, уянганнан соң кире биргән һәм йокыда төшләрне күрсәткән Аллаһтыр.
Төшләрне Аллаһ күрсәтә дип белгән кеше, төшләрнең хикмәтләрен һәм яратылыш максатын да уйлар. Төш вакытында, уянык булганындагы кебек, яшәгән вакыйгалардан һәм кешеләрдән иминдер кеше. Һәркайсысын чыннан да бар икәнен, төшендә күргән яшәешнең өзлексез һәм дәвамлы дип уйлый. Хәтта берәрсе янына килеп: “ Хәзерге вакытта төш күрәсең, уян!” - дисә, аңа ышанмас. Боларны аера белгән кеше исә шулай уйлар: “ Бу дөнья тормышының да үтүчән һәм төшкә охшаган бер яшәү булмаганлыгын кем әйтә алыр? Шул ук төштән уянганым кебек беркөнне бу дөнья тормышыннан да уяначакмын һәм бөтенләй башка күренешләрне, мәсәлән, Ахирәт күренешләрен күрәчәкмен...”
| |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Kaydol:
Yorumlar (Atom)