Эволюция ялганы
Дарвинизм , ягъни эволюция теориясе, яратылыш хакыйкатен инкяр итү максаты белән уртага атылган, ләкин уңышлы булмаган гыйлемнән тыш бер сафсатадан башка бер нәрсә дә түгел. Җанлыларның җансыз мәддәләрдән үзеннән-үзе барлыкка килгәнен яклаган бу теория, космоста һәм җанлыларда бик ачык бер система барлыгының гыйлем тарафыннан исбат ителүве белән җимерелгән. Шулай итеп, Аллаһның бөтен космосны һәм җанлыларны яраткан булувы хакыйкате гыйлем тарафыннан да расланган. Бүген эволюция теориясен аякта тотар өчен дөньякүләм масштабында алып барылган пропоганда, барытик гыйльми хакыйкатьләрнең үзгәртелүвенә, тарафлы юралуга, гыйльми буларак күрсәтелгән ялганнарга һәм эшләнгән фабрикацияләргә таяна.
Ләкин, бу пропоганда дөреслекне яшерә алмый. Эволюция теориясенең белем тарихындагы иң бөек хата булганлыгы, соңгы 20-30 ел гыйлем дөньясында бара-бара тагын да көчлерәк тавыш белән телгә китерелә башлады. Бигрәк тә 1980 нәрдән соң үткәрелгән эзләнүләр Дарвинист исбатлауларның бөтенләй ялгыш булганын уртага куйган һәм бу хакыйкать бик күп галим тарафыннан телгә китерелгән. Бигрәк тә АКШда биология, биохимия, палеонтология кебек төрле тармаклардан килгән күп сандагы галимнәр, Дарвинизмның яраксызлыгын күрәләр, җанлыларның башлангычын барытик яратылыш хакыйкате аркылы ачыклый алалар. Бүген гыйльми технологияләр космосның һәм җанлыларның Аллаһ тарафыннан яратылган икәнлеген бер хакыйкать буларак күрсәтә.
Эволюция теориясенең бетүвен һәм яратылыш дәлилләрен башка бик күп хезмәтләребездә бөтен гыйльми үзенчәлекләре белән аңлаттык һәм аңлатувыбызны дәвам итәбез. Ләкин теманы, бик әһәммиятле булганы өчен, монда да кыска гына аңлатуда файда бар.
Дарвинны еккан читенлекләр
Эволюция теориясе, борынгы Грециягә кадәр барып тоташучы бер фәлсәфә булувына карамастан, күләмле итеп 19 нчы гасырда уртага чыкты. Теорияне гыйлем дөньясының көнкүрешенә атучы иң мөһим вакыйга, Чарльз Дарвинның 1859 нчы елда басылган “Төрләрнең килеп чыгышы” исемле китабы иде. Дарвин бу китапта дөньядагы бөтен җанлы төрләрнең Аллаһ тарафыннан аерым – аерым буларак яратылувы хакыйкатенә каршы килә иде. Дарвинга күрә, бөтен төрләр уртак бер атадан яралганнар һәм вакыт белән кечкенә үзгәрешләр күреп, аермалы хәлгә килгәннәр.
Дарвинның теориясе һичбер конкрет гыйльми ачышларга таянмый иде; үзе дә кабул иткәне кебек, барытик бер “мантык кылудан” гыйбарәт иде. Хәтта, Дарвин китабындагы “Теориянең авырлыклары” исемле озын бүлегендә үзе белдерүвенчә, теория бик күп кенә әһәммиятле сорауларга җавап таба алмый иде.
Дарвин теориясе каршысындагы авырлыкларның алда булучы гайлем тарафыннан үтеләчәгенә, яңа гыйльми ачышларның теориясен көчләндерүвенә ышана иде. Моны китабында еш-еш белдерде. Ләкин, алга баручы гыйлем, Дарвин өметләренең киресе буларак, теориясенең асылларын бер-бер артлы таянычсыз калдырды.
Дарвинизмның гыйлем каршысындагы җиңелүве өч асыл кысымга бүленеп җентекләнә ала:
Бу бүлемдә бу өч асыл кысымга гомуми һәм кыска буларак кагылып китәрбез.
Үтелә алмаган беренче киртә: тормышның килеп чыгышы
Эволюция теориясе бөтен җанлы төрләрнең моннан якынча 3,8 миллиард ел алда, беренчел дөньяда уртага чыккан тик бер җанлы күзәнәктән килгәннәрен белдерә. Ләкин, бер күзәнәкнең ничек миллионларча комплекслы җанлы төрләрен булдырганы һәм әгәр чыннан да бу төр эволюция булган булса, нигә моның эзләре фосиллияләрдә табылмаганы теория ачыклый алмый торган сораулардан. Әмма, бөтен болардан алданрак теория яклаган беренче этапта тукталып китәргә кирәк. Сүз ителгән шул “беренче күзәнәк” ничек барлыкка килгән?
Эволюция теориясе яратылышны инкяр итүве һәм һичбер табигатьтән өстен булган көчне кабул итмәгәнлегеннән, ул “беренче күзәнәкнең” һичбер проект, план һәм системалаштыру булмастан, табигать кануннары аркылы очраклы рәвештә барлыкка килгәнен белдерер. Ягъни, теориягә күрә, җансыз маддә очраклы сәбәпләр нәтиҗәсендә җанлы күзәнәк булдырган. Ләкин , бу беленгән иң асыл биологик кануннарга да каршы килә.
“Тереклек тередән килә”
Дарвин китабында тереклекнең килеп чыгышыннан һич сүз итмәгән. Чөнки аның дәверендәге элеккеге гыйлем җансызларның бик гади төзелешкә ия булганнарын исәпли иде. Урта гасырлардан бирле инанылган “spontane jenerasyon” исемле теориягә карата, җансыз маддәләрнең очраклы рәвештә бер арага килеп, җанлы барлык булдыра алачагына ишаныла иде. Бу дәвердә бөҗәкләрнең ризык калдыкларыннан, күсәләрнең дә бодайдан барлыкка килүләре таралган бер фикер иде. Моны исбатлау өчен дә кызык эксперементлар үткәрелә иде. Пычрак берәр чүпрәк өстенә бераз бодай сибелә һәм бераз көтелгәннән соң бу кушылудан күселәрнең барлыкка киләчәге көтелә иде.
Итләрнең кортланувы да тереклекнең җансыз маддәләрдән ярала алувына бер дәлил итеп санала иде. Югыйсә, соңыннан аңлашылачак иде ки, ит өстендәге кортлар үз-үзеннән барлыкка килмиләр, ә чебеннәр калдырган күзгә күренмәгән лечинкалардан чыгалар.
Дарвин “Төрләрнең килеп чыгышы” исемле китабын язган дәвердә исә, бактерияләрнең җансыз маддәләрдән килеп чыга алувына инану гыйлем дөньясында таралган һәм кабул ителгән иде.
Югыйсә, Дарвин китабының таралувыннан биш ел үткәннән соң, мәшһүр биолог француз Луи Пастер эволюциянең фундаментын тәшкил иткән бу инануны бөтенләй буларак черетте. Пастер күрсәткән олы тырышлыгын һәм ул үткәргән эксперементлар аркылы киленгән нәтиҗәне кыска гына шулай аңлаткан иде:
“Җансыз маддәләрдән тормыш килеп чыга алувын белдерүче караш инде бөтенләй тарихка күмелгән.” (Sidney Fox, Klaus Dose, ”Molecular Evolution and The Origin of Life”, New York: Marcel Dekker, 1977, 2 нче бит).
Эволюция теориясен яклаучылар Пастер тарафыннан ачылганнарга карата озын вакыт каршы тордылар. Ләкин, алга баручы гыйлем җанлы күзәнәкнең авыр төзелешен уртага чыгаргач, тормышның үзеннән-үзе килеп чыга алувы карашының яраксызлыгы тагын да ачык хәлдә күренде.
20 нче гасырдагы нәтиҗәсез эзләнүләр
20 нче гасырда тормышның ничек килеп чыгышын беренче буларак мәшһүр эволюционист, рус биологы Александр Опарин җентекләде. Опарин, 1930 нчы елларда уртага аткан берничә тезислары аркылы, җанлы күзәнәкнең очраклы рәвештә килеп чыга алувын исбат итәргә тырышты. Ләкин, бу эзләнүләр уңышсызлык белән соңланачак һәм Опарин шуны белдерергә мәҗбүр калачак:
“Кызганычка каршы, күзәнәкнең килеп чыгышы – эволюция теориясен бөтенләй үз эченә алучы иң караңгы ноктадан гыйбәрәт.”(Alexander I. Oparin, “Origi of Life”, (1936) New York, Dover Publications, 1953(Reprint), 196 нчы бит).
Опарин эзләреннән баручы эволюционистлар, тереклекнең килеп чыгышын чишелешкә китерәчәк эксперементлар эшләргә тырыштылар. Бу эксперементларның иң мәшһүре Америкалы химик Стэнли Миллер тарафыннан 1953 нче елда үткәрелде.
Миллер беренчел дөнья атмосферасында булганлыгын белдергән газларны бер эксперементаль җиһазында берләштереп һәм бу кушылмага энергия өстәп, протеиннарның төзелешендә кулланылган берничә органик молекуланы (аминооксидны) синтезлады. Ул елларда эволюция өчен әһәммиятле бер ачыш кебек танытылган бу эксперементның яраксыз булувы һәм эксперементта кулланылган атмосфераның шул вакыттагы чын дөнья шартларыннан бик тә аермалы булганлыгы киләчәк елларда уртага чыгачак иде. (“New Evidence on Evolution of Early Atmosphere and Life”, Bulletin of the American teorological Society, 63 нче том, ноябрь 1982, 1328-1330 нчы битләр).
Озын итеп дәвам иткән бер тавышсызлыктан соң, Миллер үзе дә кулланылган атмосфераның чын булмаганын белдерде. (Stanley Miller, “Molecular Evolution of Life: Current Status of the Prebiotic Synthesis of Small Molecules, 1986”, 7 нче бит).
Тереклекнең килеп чыгышын ачыклау өчен 20 нче гасыр буенча күрсәтелгән бөтен эволюцион тырышлыклар гел уңышсызлык белән нәтиҗәләнде. Сан Диегоның Скрайс институтының мәшһүр геохимигы Джефрей Бэйда, эволюцион “Earth” журналында, 1998 нче елда чыккан бер мәкаләсендә бу хакыйкатьне шулай кабул итә:
“Бүген , 20 нче йөзьелны артта калдырганыбыз вакыт, һаман 20 нче йөзьелга кергәнебездә ия булганыбыз иң бөек чишелә алмаган проблема белән кара-каршыбыз: тормыш җир йөзендә ничек башланды?” (Jeffrey Bada, Earth, февраль 1998, 40 нчы бит).
Тормышның комплекслы төзелеше
Эволюция теориясенең тереклекнең килеп чыгышында бу хәтле бөек бер чарасызлыкка таб булувының төп сәбәбе, хәтта иң гади саналучы җанлы организмнарның да инанылмас дәрәҗәдәге комплекс төзелешләргә ия булулары. Җанлы күзәнәк – төзелеше белән адәм баласы җитештергән бөтен технологик җиһазлардан тагын да авыррак. Шулай ки, буген дөньяның иң алга киткән лабороторияләрендә дә хәтта, җансыз мәддәләр бер арага китерелеп , җанлы берәр күзәнәк эшләнә алмый.
Бер күзәнәкнең барлыкка килүве өчен кирәк булган шартлар, һич тә очраклы рәвештә булганлыгы ачыклана алмаячак кадәр күп. Күзәнәкләрнең иң асыл төзелеш ташлары саналган протеиннарның очраклы рәвештә синтезлану ихтималы: 500 аминооксидлы уртача бер протеин өчен 10ˉ⁹⁵⁰дә 1 дер. Ләкин, математикада 10ˉ⁵⁰ дә 1 дән әзрәк булучы ихтималлар практик буларак “була алмас” дип санала. Күзәнәкнең төшендә урын алган һәм генетик информацияне саклаган ДНК молекуласы исә, инаныла алмаслык бер информация банкы. Әгәр кеше ДНК да булган информацияне кәгазьгә күчерергә алынса, 500 шәр биттән торган 900 томлык бер китапханә булачагы хисаплана.
Монда бик кызыклы тагын бер дилемма бар:
ДНК барытик берничә махсус протеиннарның (энзимнарның) ярдәме белән генә парлана ала. Әмма, бу энзимнарның синтезы да барлык ДНК дагы информация аркылы гына тормышка аша. Бер-берләренә бәйле булганнарынан, парлану барлыкка килә алувы өчен дә берүк вакытта бар булулары кирәк. Бу исә, тормышның үзеннән-үзе килеп чыгу сценариясен тупикка китерә. Сан Диегодагы Калифорния университетыннан мәшһүр эволюционист, профессор Лесли Оргел “Scientific American” журналының 1994 нче елгы октябрь санында бу хакыйкатьне шулай белдерә:
“ Соңгы дәрәҗә комплекс төзелешләргә ия булган протеиннарныңһәм нуклеин оксидларының (РНК һәм ДНК) берүк урында һәм берүк вакытта очраклы рәвештә барлыкка килүләре – ашкан дәрәҗәдә ихтималдан тыш нәрсә. Әмма, боларның берсе булмыйча икенчесенеңбарлыкка килүве мөмкин түгел. Шулай итеп, кеше яшәешенең химик юллар белән урта чыгувыныңһич тә мөмкин булмавы нәтиҗәсенәкилү мәҗбүриятендә калабыз.” (Leslic E. Orgel, “The Origin of Life on Earth”, Scientific American, 271 нче сан, октябрь 1994, 98 нче бит).
Шиксез, әгәр тормышның табигый факторлар аркылы уртага чыгувы мөмкин түгел исә, ул хәлдә тормышның табигатьтән өстен рәвештә, “яратылганын” кабул итәргә кирәк. Бу хакыйкать, иң асыл максаты Яратучыны инкяр итү булган эволюция теориясен, ачык иттереп яраксыз калдыра.
|
26 Mayıs 2016 Perşembe
Эволюция ялганы
Kaydol:
Kayıt Yorumları (Atom)
Hiç yorum yok:
Yorum Gönder