ЭВОЛЮЦИЯНЕҢ ФАНТАСТИК МЕХАНИЗМНАРЫ
Дарвинның теориясен яраксыз кылучы икенче олы нокта, теория тарафыннан “Эволюция механизмнары” буларак белдерелгән ике төшенчәнең дә, чынлыкта, һичбер эволюциягә китерүче көчкә ия булмауларының аңлашылган булувы. Дарвин уртага аткан эволюция өйрәтмәсен бөтенлеге белән “табигый селекция” механизмына бәйләгән иде. Бу механизмга бирелгән әһәммият китабының исеменнән дә ачык буларак аңлашыла иде: “Төрләрнең килеп чыгышы, табигый селекция юлы аркылы...”
Табигый селекция табигый сайлауны аңлата. Табигатьтәге яшәү өчен барган көрәш эчендә табигать шартларына яраклы һәм көчле җанлыларның тормышта калулары фикеренә таяныр. Үрнәге, ерткыч хайваннар тарафыннан куркыныч янаган болан көтүвендә тизрәк чаба алган боланнар исән калачаклар. Шулай итеп, болан көтүве тиз һәм көчле индивидлардан формалашачак. Әмма, әлбәттә бу механизм боланнарны эволюцион үзгәрешләргә китермәс, аларны башка берәр җанлы төренә, үрнәге - атларга әйләндермәс.
Шул сәбәпле , табигый селекция механизмы һичбер эволюциягә китерерлек көчкә ия түгел. Дарвин да бу хакыйкатьне белә иде һәм “Төрләрнең килеп чыгышы” исемле китабында “файдалы үзгәрешләр барлыкка килмәве дәвамлылыгында, табигый синтез һичбер нәрсә эшләмәс” дип әйтәргә мәҗбүр калган иде (Charles Darwin,“The Origin of Species : A Facsimile of the First Edition”, Harvard University Press, 1964, 189 нчы бит).
Ламаркның тәэсире
Ярар, бу “файдалы үзгәрешләр” ничек барлыкка килә ала иде? Дарвин, дәверенең беренчел гыйлем аңлаешы эчендә, бу сорауга Ломарка таянып җавапларга тырышты. Дарвиннан алданрак яшәгән француз биологы Ламаркка күрә, җанлылар яшәешләре буенча кичергән физик үзгәрешләрне киләчәк нәселләргә ирештерәләр, нәселдән нәселгә җыелган бу үзенчәлекләр нәтиҗәсендә яңа төрләр барлыкка килә иде. Үрнәге, Ламаркка күрә, жирафлар боланнардан килеп чыкканнар иде, югары агачлардагы яфракларны ашар өчен сузыла-сузыла, нәселдән-нәселгә муеннары озынайган иде.
Дарвин да охшаш үрнәкләр биргән. Үрнәге, “Төрләрнең килеп чыгышы” исемле китабында, ашамлык табыр өчен суга кергән кайбер аюларның, заман үтү белән китларга әверелгәнен белдергән иде!? (Charles Darwin, “The Origin of Species : A. Facsimile of the First Edition”, Harvard University Press, 1964, 184 нче бит).
Әмма, Мендель ачкан һәм 20 нче йөзьелда алга киткән генетика фәне белән расланган калучанлык кануннары, казанылган үзенчәлекләрнең киләчәк нәселләргә калу легендасын юк итте. Шулай итеп, табигый селекция “ялгыз башын” һәм бөтенләй тәэсирсез механизм буларак калды.
Неодарвинизм һәм мутацияләр
Дарвинистлар бу мәсьәләгә берәр чишелеш табыр өчен 1930 нчы елларның соңнарында “Модерн синтетик теорияне” яки тагын да таралган исеме белән беленгән “неодарвинизмны” уртага аттылар. Неодарвинизм табигый селекциягә “файдалы үзгәрешләр сәбәбе” буларак мутацияләрне, ягъни җанлыларның геннарында радиация кебек тышкы тәэсирләр яки копияләү хаталары нәтиҗәсендә барлыкка килгән бозылуларны өстәде.
Бүген әле һаман дөньяда дарвинизм ягыннан яраклы саналган модель – неодарвинизм. Теория җир йөзендәге миллионнарча җанлыларның, аларның колак, күз, үпкә, канат кебек сансыз комплекслы органнарының “мутацияләр”, ягъни генетик бозылуларга таянучы бер процесс нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлеген белдерә. Әмма , теорияне чарасыз калдырган ачык бер гыйльми хакыйкать бар: мутацияләр җанлыларга файдалы үзгәрешләр китермәс, киресенчә, һәрзаман җанлыларга зарар китерер.
Моның сәбәбе бик гади: ДНК бик комплекслы системага ия. Бу молекулада очраклы рәвештә барлыкка килгән һәрнинди берәр тәэсир барытик зарар гына бирер. Америка генетигы Б.Г. Рэнгэнэзан моны шулай ачыклый:
“Мутацияләр кечкенә, очраклы һәм зарарлы. Бик сирәк буларак барлыкка килерләр һәм иң күп очракта тәэсирсезләр. Бу өч сыйфат мутацияләрнең эволюцион берәр үзгәреш китерә алмауларын күрсәтер. Һәм бик махсус берәр организмда барлыкка килә алырлык берәр очраклы үзгәреш, йә тәэсирсез булачак, йә зарарлы. Берәр кул сәгатендә барлыкка киләчәк үзгәреш кул сәгатенә файдалыүзгәреш китермәячәк. Бөек ихтимал, аңа зарар бирәчәк яки иң күп очракта файдасыз булачак. Берәр җир тетрәве шәһәргә файда китермәс, аны һәлакәткә китерер.” ( B. G. Rangathan, “Origins”, Pensylvania : The Banner Of Tharh Trust, 1988).
Шулай итеп, бүгенгә кадәр һичбер яраклы, ягъни генетик яктан файда китерүче мутация үрнәге күрелмәде. Бөтен мутацияләрнең зарары булганы күренде. Аңлашылды ки, эволюция теориясе тарафыннан “эволюция механизмнары” буларак күрсәтелгән мутацияләр, чынлыкта җанлыларга барытик зарар китерә, аларны инвалид итә (кешеләрдә мутациянең иң еш күрелгән тәэсире-рак). Әлбәттә, зарар китерүче механизм “эволюция механизмы” була алмый. Табигый селекция исә, Дарвин үзе дә кабул иткәне кебек, “үзе генә һичбер нәрсә эшләмәс”. Бу хакыйкать безгә табигатьтә һичбер “эволюция механизмының” булмавын күрсәтә. Эволюция механизмы булмаганга күрә, эволюция диелгән фантастик процесс та яшәлмәгән.
Фосиллияләр калдыклары: ара формалардан әсәр юк
Эволюция теориясен яклаган сценариянең яшәлмәгән булганын иң ачык рәвештә фосиллияләрнең калдыклары күрсәтер.
Эволюция теориясенә күрә, бөтен җанлылар бер-берсеннән килеп чыккан. Башта бар булмаган “бер” җанлы төре, вакыт үтү белән башкага әверелгән һәм бөтен төрләр шулай итеп барлыкка килгән. Теориягә карата, бу әверелү йөз миллионнарча ел дәвам иткән һәм адым-адым тормышка аша биргән.
Бу хәлдә, белдерелгән озын әверелү процессы вакытында сансыз “ара төрләрнең” барлыкка килгән һәм яшәгән булулары кирәк.
Үрнәге, элек балык үзенчәлекләренә ия булуларына карамастан, бер яннан кайбер сөренүчеләрнең дә үзенчәлекләрен казанган ярым балык – ярым сөренүче җанлыларның яшәгән булулары кирәк. Яки сөренүче үзенчәлекләренә ия булган вакытында, бер яннан кайбер кош үзенчәлекләрен казанган сөренүче-кошлар барлыкка килгән булулары тиеш. Болар, бер үзгәрү процессы күргәннәре өчен, инвалид, җитешсезлекле, кимчелекле җанлылар булырга тиеш. Эволюционистлар үткәннәрдә яшәгән дип инанылган бу теорик җанлыларга “ара формалар” исеме бирер.
Әгәр чыннан да бу төр җанлылар үткәндә яшәгән булсалар, аларның саннары һәм төрләре миллионнарча, хәтта миллиардларча булырга тиеш. Һәм бу үзенчәлекле җанлыларның калдыклары, һичшиксез фосиллияләр калдыклары арасында табылырга тиеш. Дарвин “Төрләрнең килеп чыгышы” китабында моны шулай ачыклый:
“Әгәр теориям дөрес исә, төрләрне бер-берсенә бәйләүче сансыз ара формалар төрләре һичшиксез яшәгән булырга тиеш... Боларның яшәгән икәнлекләренең дәлилләре дә барытик фосиллияләр калдыклар арасында табыла ала.” (Charles Darwin, “The Origin of Species : A Facsimile of the First Edition”, Harvard University Press, 1964, 179 нчы бит).
Дарвинның тормышка ашмаган өметләре
Ләкин, 19 нчы йөзләрнең уртасыннан алып бүгенгегә хәтле дөньяның дүрт ягында лихорадкалы рәвештә фосиллияләр эзләнүләре ясалувына карамастан, бу ара формалар һич тә табылмаган. Үткәрелгән казылмалар һәм эзләнүләр аркылы ия булынган бөтен ачышлар, эволюционистлар көткәненең киресе буларак, җанлыларның җир йөзендә берьюлы, көтелмәгәндә, кимчелексез һәм җитешсезлексез бер рәвештә килеп чыкканнарын күрсәтте.
Мәшһүр инглиз палеонтологы (фосиллияләр буенча махсус галим) Дэрэк В. Эйджер, бер эволюционист булувына карамастан, бу хакыйкатьне шулай белдерә: “Проблемабыз шул: фосиллияләр калдыкларын ничкәлекләре белән җентекләгәнебездә , төрләр яки сыйныфлар дәрәҗәсендә булсын, гел бертөрле хакыйкатьләр белән каршылашабыз; адым-адым үзгәрешләргә китерүче эволюция аркылы түгел, берьюлы җир йөзендә барлыкка килгән группалар күрәбез.” (Derek A/ Ager, “The Nature of the Fossil Record”, Proceedinns of the British Geological Association, 87 нче том , 1976, 133 нче бит).
Ягъни фосиллияләр калдыклары буенча, бөтен җанлыларның төрләре, араларында һичбер ара формалар булмастан, кимчелексез рәвештә берьюлы уртага чыкканнар. Бу Дарвин исәпләгәннәрнең бөтенләй киресе. Өстәвенә , бу җанлы төрләрнең яратылганнарын күрсәтүче бик көчле бер дәлил. Чөнки берәр җанлы төренең үзеннән эволюцион үәгәреш күреләчәк һичбер атасы булмыйча, бер мизгелдә һәм кимчелексез буларак уртага чыгувының бердәнбер аңлатылмасы – ул төрнең яратылган булувы. Бу хакыйкать мәшһүр эволюционист , биолог Дулас Фютюйма тарафыннан да кабул ителә:
“Җанлыларның килеп чыгышын барытик яратылыш яки эволюция аркылы гына ачыкларга мөмкин. Җанлылар дөньяда, йә бөтенләй камиль һәм кимчелексез рәвештә уртага чыкканнар, йә болай булмаган. Әгәр болай булмаган булса, бер үзгәреш процессы аркылы үзләреннән алданрак бар булган кайбер җанлы төрләреннән эволюция күреп барлыкка килгән булулары кирәк. Әмма, әгәр кимчелексез һәм камиль бер рәвештә уртага чыкканнар исә, ул хәлдә, чиксез көч иясе бер акыл тарафыннан яратылган булулары кирәк.” (Douglas J. Futuyma, “Science on Trial”, New York Pantheon Books, 1983, 197 нче бит).
Фосиллияләр җанлыларның җир йөзендә кимчелексез һәм камиль рәвештә уртага чыкканнарын күрсәтә. Ягъни “төрләрнең килеп чыгышы”, Дарвин исәпләгәненең киресе буларак, эволюция түгел , яратылыш. Кеше эволюциясе турында әкият
Эволюция теориясен яклаучылар тарафыннан иң күп көндәлеккә китерелгән тема – кешенең килеп чыгышы темасы. Бу теманың дарвинистик эчтәлеге, бүген яшәгән модерн кешенең маймылсыман берничә җанлылардан килеп чыкканын исәпләү. 4-5 миллион ел элек башланган дип саналган бу процесста, модерн кеше белән аталары арасында кайбер “ара формаларның” яшәгәнлеге белдерелә. Чынлыкта, бөтенлеге белән хыялый булган сценариядә дүрт фундаменталь “категория” саналып кителә:
Эволюционистлар, тик сүздә генә булган кешенең беренче маймыл сыман атасына, “көнчыгыш маймылы” дигәнне аңлаткан “Australopithecus” исемен бирерләр. Бу җанлылар, чынлыкта, нәселе тәмамлынган бер маймыл төреннән башка берни түгел.
Лорд Салли Зукерман һәм профессор Чарльз Окснард кебек Англиянең һәм АКШның дөньякүләм мәшһүр ике анатомистының, Astralopithecus үрнәкләре өстендә үткәрелгән бик киң аланлы эзләнүләр нәтиҗәсендә, бу җанлыларның барытик нәселе тәмамланган бер маймыл төре икәнлеген һәм кешеләргә һичбер охшашлыклары булмаганлыгы күренде. (Solly Zuckerman, “Beyond The Ivori Tower”, New York: Toplinger Publications, 1970, 75-94 нче битләр; Charles E. Oxhard, “The Place of Australopithecines in Human Evolution Grounds for Doubt”, “Nature”, 258 сан, 389 нчы бит).
Эволюционистлар кеше эволюциясенең соңгы стадиясен “homo”, ягъни кеше буларак сыйныфландырыр. Белдергәннәренә күрә, “homo” стадиясендәге җанлылар “Australopithecus”larдан тагын да алга киткән үзгәреш күргәннәр. Эволюционистлар бу төрле-төрле җанлыларга кагылышлы фосиллияләрне бер-бер артлы төзеп, хыялый эволюция схемасы төзерләр. Бу фантастик схема, чөнки чынлыкта бу төрле сыйныфлар арасындагы эволюцион бәйлелек булувы һич тә исбатланмаган. Эволюция теориясенең 20 нче гасырдагы иң күренекле яклаучыларыннан берсе булган Эрнст Майр, “homo sapiensка илтүче чылбыр чынлыкта югалган” диеп, моны кабул итәр. (J. Renic, “Darwin΄s Current Bulldog: Ernst Майр”,”Scientific American”, декабрь 1992).
Эволюционистлар “Australopithecus - Homo habilis - Homo erectus - Homo sapiens” чиратын язган вакытта, бу төрләрнең һәрберсе анардан соң килүченең атасы булганын белдерә. Югыйсә, палеантологларның соңгы ачышлары “Australopithecus”, “Homo habilis” һәм “Homo erectusның” дөньяның төрле урыннарында бер үк вакытта яшәгәнлекләрен күрсәтте. (Alan Walker,”Sciense”, 207 нче сан, 1980, 1103 нче бит; A. J. Kelso, “Physical Antropology”, 1 нче басма, New York: J. B. Lipincott Co., 1970, 221 нче бит; M. D. Leakey, “Olduvai Gorge”, 3 нче том, Canbridge: Cambridge University Press, 1971, 272 бит).
Тагын “Homo erectus” дип сыйныфланган кешеләрнең бер өлеше бик модерн заманнарга кадәр яшәгәннәр, “Homo sapiens neandertalensis” (неандерталь кешеләр) белән берүк урында бергә яшәгәннәр. (“Time”, ноябрь, 1996).
Әлбәттә, бу әлеге сыйныфларның бер-берсенең аталары булганын яклауның яраксыз икәнлеген ачык рәвештә уртага сала. Гарвард университеты палеонтологларыннан Стефан Джей Гоулд , үзе дә бер эволюционист булувына карамастан, дарвинист теория кергән бу тупикны шулай ачыклый:
“Әгәр бер-берсе белән паралель рәвештә яшәгән өч төрле гоминидның (кешесыманнарның) эзе бар исә, ул вакыт безнең нәсел агачыбызга ни булган? Ачык ки, боларның берсе башкасыннан килә алмый. Тагын, берсе башкасы белән чагыштырылганында эволюцион үзгәреш юнен күрсәтми.”( S. J. Gould, “Natural History”, 85 нче сан, 1976, 30 нчы бит).
Кыскасы, медиада яки дәреслекләрдә урын алган фантастик берничә “ярым маймыл - ярым кеше” буларак рәсемләнгән җанлылар, ягъни барытик пропоганда юлы белән генә аякта торувы тырышылган кешенең эволюция сценариясе , һичбер гыйльми фундаменты булмаган бер әкияттән генә гыйбарәт.
Бу теманы озын елллар буе җентекләгән, “Australopithecus” фосилияләр өстендә 15 ел буенча махсус эзләнүләр үткәргән Англиянең иң мәшһүр һәм ихтирам ителгән галимнәреннән булучы Лорд Салли Зукерман, бер эволюционист булувына карамастан, уртада маймылсыман җанлылардан кешегә барып тоташучы чын нәсел агачы булмаган нәтиҗәгә килгән.
Зукерман үз чиратында кызыклы бер “гыйльми шкала” да ясаган. Аның тарафыннан гыйльми буларак танылган белем тармакларыннан алып, гыйлемнән тыш буларак кабул ителгән белем тармакларына кадәр бер шкала барлыкка китергән. Зукерманның бу таблицасына күрә, иң “гыйльми” – ягъни конкрет күрсәткечләргә таянучы – белем тармаклары химия һәм физика. Шкалада болардан соң биология белемнәре һәм аннан соң социал белемнәр килә. Шкаланың иң очында, ягъни иң “гыйлемнән тыш” саналган кысымда исә, Зукерманга күрә, телепатия, алтынчы хис кебек “хис тышындагы сиземләү” төшенчәләре һәм “кеше эволюциясе” бар. Зукерман бу шкаланың очын шулай ачыклый:
“Объектив хакыйкатьләрнең аланыннан чыгып, биологик белем дип саналган бу аланнарга - ягъни хис тышындагы сиземләүгәһәм кеше ясаган фосиллияләр тарихының юрымлавына – кергәнебез вакыт, эволюция теориясенә инанучы берәүөчен һәрнәрсәнең мөмкин икәнлеген күрербез. Шулай ки, теорияләренә бөтенләй ышанучы бу кешеләрнең, бәхәсле кайбер фикер йөртүләрне берүк вакытта кабул итүләре дә хәттә мөмкин.” (Solly Zuckerman, “Beyong The Ivory Tower”, New York Toplinger Publications, 1970, 19 нчы бит).
Менә кеше эволюциясе әкияте дә, теорияләренә сукырларча ышанучы кайбер кешеләр тарафыннан табылган фосиллияләрне үзләренә кирәк булган бер рәвештә юрауларыннан гына гыйбарәт. |
26 Mayıs 2016 Perşembe
ЭВОЛЮЦИЯНЕҢ ФАНТАСТИК МЕХАНИЗМНАРЫ
Kaydol:
Kayıt Yorumları (Atom)
Hiç yorum yok:
Yorum Gönder