Кешеләр гомумән ни турында уйланыр
Кеше көне буе ниләр уйлаганын хәтерләргә тырышса һәм боларны язып, теркәп барса, көннең бетүвендә дә моны җентекләсә, күбесенең ни кадәр файдасыз булганын аңлаячак. Яки боларның бер өлешен хәтта файдалы итеп күрсә дә, хаталы фикер йөрткән итеп санала ала. Чөнки, гомумән алганда, кешеләргә дөрес итеп тоелган нәрсәләр, чынлыкта аларга Ахирәттә бер файда да бирмәячәк уй-фикерләрдән хасил була ала.
Кешеләр көндәлек тормышларында ничек буш эшләр белән мәшгуль булып, буш нәрсәләргә вакыт сарыф иткән булса, шулай ук буш фикерләргә бирелеп тә вакытны бушка сарыф итә ала. Аллаһ Көръәндә: “Алар “бөтенләй буш” нәрсәләрдән качынучылар” (Мүэминүн сурәсе,3) аяте белән мөэминнәрне мактый һәм моны гузәл үрнәк буларак күрсәтә. Шиксез, Аллаһның бу тасвиры кеше уй-фикерләре өчен дә яраклы. Чөнки уй-фикерләр, әгәр кеше аларны аңлы, белгән килеш контроль итмәсә, инсан акылында дәвамлы буларак урын алыр. Кич белән өенә кайтувында кибеттән нинди кирәкле нәрсәләрне сатып алувы турында уйланганы вакыт, бер мизгелдә ике ел алда бер иптәшенең үзенә сөйләгән сүзе турында уйлаганын төшенер. Бу буш һәм яраксыз уйлану көн буенча өзлексез дәвам итә ала.
Хәлбуки, кешенең уй-фикерләренә хуҗа булувы үзенең кулында. Һәр кеше аңлаешлы юнәлдерү ярдәмендә үзен, иманын, акылын, үзтотышын, тирә юнен камилләштерәчәк нәрсәләр турында уйланырлык сәләткә ия.
Бу бүлемдә гафләт эчендә булган кешеләрнең гомумән нинди төрле нәрсәләр турында уйланганнарын аңлатачакбыз. Бу темаларның җентекле буларак аңлатылувының сәбәбе, бу китапны укучы кешеләрнең, үрнәк буларак китергәндә, иртәгә эшләренә, уку йортларына барган вакытларында яки берәр төрле эш белән мәшгуль булганнарында, акылларына монда санап үтелгәннәр килгәндә, шунда ук буш нәрсә турында уйланганлыкларын аңлар өчен һәм уй-фикерләренә хуҗа булган килеш, үзләренә чын мәгьнәдә файда бирәчәк нәрсәләр турында фикер йөртүне булдырыр өчен.
Буш борчылулар Кеше фикерләрен файда китерәчәк юнәлештә контроль итмәгән халәтендә, еш-еш борчылуларга, хафалануларга бирелә ала яки әле булмаган вакыгалар сәбәпле, акылында боларны булган дип алдан тасвир итеп, шулар өчен кайгырырга, хәсрәтләнергә,куркырга һәм җәфаланырга мөмкин.
Үрнәге, баласы университет имтиханнарына хәзерләнгән кешенең, әле имтихан тормышка ашмаган килеш, баласының имтиханны казанмаса ниләр булачагы турында борчылувы: “Баласы киләчәктә яхшы эш таба алмаса, җитәрлек акча эшләп алмаса, ул вакыт өйләнә алмаячак. Өйләнсә дә, туй өчен акчаны кайдан табачаклар? Имтиханны казанмаса, әтисе аңа биргән бөтен акчалар бушка киткән дип саналачак,өстәвенә, кеше алдында да хур булачаклар. Йә иң яхшы дустының баласы казаныр да, үз баласы казана алмаса....”
Бу борчылулар шулай бара-бара күбәер. Югыйсә, баласы әле имтиханга да кермәгән. Диннән, дин әхлагыннан ерак булган һәр кеше тормышы буенча бу ише буш борчулуларга дучар булыр. Әлбәттә, моның сәбәбе бар. Көръәндә кешеләрнең буш борчылулардан котыла алмауларының сәбәбе – шәйтанның вәсвәсәсенә колак салулары булганлыгы шулай хәбәр ителә:
Югарыдагы аятьтә күрелгәнчә, буш борчылуларга бирелүче, Аллаһны онытучы һәм уйланмаган кеше,асылында шәйтанның даими вәсвәсәләренә, котыртуларына ачык вәзгыятьтә. Башкача әйткәндә, бер кеше дөнья тормышына бирелеп үз ихтиярын кулланмаса, вөҗданына колак салмаса, аны тыңламыйча хәрәкәт итсә һәм үз-үзен вакыйгаларның агымына тәслим итсә, бөтенләй шәйтанның контроле астына керер. Шәйтанны иң белдерүче үзенчәлекләрнең берсе дә, кешеләргә вәсвәсә һәм борчылулар ирештерү. Акылларында барлыкка килгән бу борчылулар, төшенкелек яки “бу шулай булса, мин ни эшләрмен?” ише хафаланулар шайтанның пышылдавы, вәсвәсе белән барлыкка килер.
Әмма Аллаһ бу хәлдән үзләрен коткарулары өчен кешеләргә юл күрсәткән. Көръәндә кешеләргә шәйтаннан вәсвәсә килгәндә Аллаһка сыенулары, уйланулары тиеш икәнлекләре шулай белдерелгән:
Аятьләрдә дә хәбәр ителгәнчә, уйланган кеше дөрес нәрсәне күрер, уйланмаган кеше исә, шәйтан аны кая алып барырга теләсә шунда барыр.
Әһәммиятлесе: бу төрле уй-фикерләүләрнең кешегә һичнинди файда китермәвен,киресенчә, мөһим вакыйгалар турында уйлануга киртә булувын белү һәм акылны болардан арындыру. Кеше барытик буш уйлардан арынган акыл аркылы гына кирәгенчә уйлана ала. Шулай итеп, Көръәндә Аллаһ белдергән рәвештә “буш нәрсәләрдән качынылган” булыр.
|
26 Mayıs 2016 Perşembe
Кешеләр гомумән ни турында уйланыр
Kaydol:
Kayıt Yorumları (Atom)
Hiç yorum yok:
Yorum Gönder