ТИРӘН УЙЛАНУ
Алар аякта килеш,утырганда, ятканнары вакыт Аллаһны зикер итәрләр (искә алырлар) һәм күкләрнең һәм җирнең яратылышы турында уйланырлар. (Һәм диярләр ки): “Раббыбыз, Син боларны бушка яратмадың. Син бик Бөексең, безне утның газабыннан сакла!”
(Али Имран сурәсе,191) |
ДАРВИН ФОРМУЛАСЫ
Хәзергегә чаклы кыска гына карап үткәнебез бөтен гыйльми дәлилләр белән бергә, теләсәгез, эволюционистларның нинди уйдырма бер инануга ия булганлыкларын, хәтта балалар да аңлый алачак кадәр ачык булган үрнәкләр белән нитиҗә ясыйк.
Эволюция теориясе җанлыларның очраклы рәвештә барлыкка килгәнен яклый. Шулай итеп, бу теорияга карата, җансыз һәм зиһенсез атомнар бер арага килеп башка күзәнәкне бар иткәннәр һәм соңыннан шулук атомнар бер рәвешле башка җанлыларны һәм кешене дә барлыкка китергәннәр. Хәзер уйланыйк, җанлыларның “төзелеш ташлары” ролень уйнаган карбон, фосфор, азот, калий кебек элементларны бергә туплаганыбызда бер масса барлыкка килә. Бу атомнар массасы, нинди процесстан үтсә үтсен, берәр җанлы барлыкка китерә алмый. Теләсәгез моның өчен берәр “эксперимент” үткәрийк һәм асылында эволюционистлар тарафыннан якланылган, әмма югары тавыш белән телгә китерелмәгән “Дарвин формуласы” аркылы җентеклийк: эволюционистлар күп сандагы бөек пробиркаларның эчләрен җанлылар төзелешендә булган фосфор, азот, карбон, һава, тимер, магний кебек элементлар белән мул итеп тутырсыннар. Хәтта нормаль шартларда булмаган, ләкин бу кушылма эчендә булувы кирәк дип күрелгән бөтен маддәләрне дә бу пробиркаларга кушсыннар. Кушылмалар эченә теләнелгән кадәр аминооксидлар, теләнелгән кадәр дә (хәтта моның берүзенең генә дә очраклы рәвештә барлыкка килү ихтималы 10ˉ⁹⁵⁰ булган) протейн тутырсыннар. Бу кушылмаларга теләнелгән пропорциядә җылылык һәм дымлылык бирсеннәр. Боларны теләнелгән модерн җиһазлар белән карыштырсыннар. Пробиркалар янында дөньяның алдынгы галимнәре җыелсын. Бу галимнәр атадан балага, нәселдән нәселгә күчә-күчә, кизү тора-тора, миллиардларча, хәтта триллиардларча ел дәвамында пробиркалар янында көтсеннәр. Бер җанлының барлыкка килүве өчен ниндидер шартларның бар булувы кирәклегенә инаныла икән, һәммәсен дә куллану ирекле булсын. Ләкин, ни эшләнсә эшләнсен, ул пробиркалардан һич бер җанлы чыгара алмаслар. Жирафларны, канарейкаларны, былбылларны, попугайларны, атларны, дельфиннарны, гөлләрне, архидеяларны, лилияләрне, канәферлерне, бананнарны, апельсиннарны, алмаларны, хөрмәләрне, помидорларны, кавыннарны, карбызларны, инҗирләрне, зәйтүннәрне, йөземнәрне, шәфталиләрне, тавис кошларын, фазаннарны, төсле-төсле күбәләкләрне һәм болар кебек миллионнарча җанлы төрләрнең һичберсен дә барлыкка китерә алмаслар. Монда беркадәр санап үтелгән бу җанлы барлыкларга түгел, боларның тик бер күзәнәге генә дә ия була алмаслар!
Кыскасы, зиһенсез атомнар бер арага килеп күзәнәкне булдыра алмас. Соңыннан яңа берәр карар биреп, бер күзәнәкне икегә бүлгән, соңыннан берәр-берәр башка карарлар алып, электрон микроскопны уйлап тапкан, соңыннан үзенең күзәнәге төзелешен бу микроскоп аша караган профессорларны барлыкка китерә алмаслар. Маддә барытик Аллаһның өстен яратувы белән генә барлыкка килер. Моның киресен яклаучы эволюция теориясе исә, акылга бөтенләй каршы килүче бер сафсата. Эволюионистлар тарафыннан уртага атылганнар өстендә бераз гына булса да уйлану, югарыдагы үрнәктә булганы кебек, бу хакыйкатьне бик ачык рәвештә күрсәтер.
Куз һәм колак технологиясе
Эволюция теориясе тарафынан һич тә ачыклана алмаган башка бер тема исә, күз һәм колакның өстен сиземләү сыйфатлары. Күз белән бәйле темага күчәр алдыннан, кыска гына ничек иттереп күрувебезне аңлатып үтик. Берәр җисемнән килүче нурлар күздәге ретинага киресенчә төшәр. Бу нурлар мондагы күзәнәкләр тарафыннан электрик сигналларга әйләндерелер һәм минең арткы өлешендәге “күрү мәркәзе” диелгән кечкенә генә бер ноктага ирештерелер. Бу электрик сигналлар берничә процесстан соң, мидәге бу мәркәздә күрү буларак тоемланыр. Хәзер болардан соң уйланыйк:
Ми яктылыкка ябык. Ягъни минең эче кап-караңгы, яктылык ми булган җиргә хәтле керми. Күрү мәркәзе диелгән урын кап-караңгы, яктылыкның һич ирешмәгән, бәлки дә һич күрелмәгән кадәр караңгы бер урын. Әмма, сез бу кап-караңгылыкта якты, нурлы дөньяны тамаша кыласыз.
Өстәвенә, бу шул кадәр ачык һәм сыйфатлы бер күренеш ки, хәтта XXI нче йөз технологиясе дә, һәртөрле мөмкинчелекләренә карамастан, бу ачыклылыкка ирешә алмаган. Үрнәге, хәзер укыганыгыз китапка, китапны тотучы кулларыгызга карагыз, соңыннан башыгызны күтәреп тирә-яныгызга карагыз. Хәзер күрелгән ачыклылыктагы һәм сыйфаттагы бу күренешне башка берәр җирдә күрдегез ме? Бу кадәр ачык күренешне сезгә дөньядагы телевизорлар җитештерү буенча беренче булган ширкәт тарафыннан чыгарылган иң әйбәт экран да бирә алмаячак. 100 ел буенча меңнәрчә инҗенер бу ачыклыкка ирешергә тырыша. Моның өчен фабрикалар, дәү корылмалар төзелә, эзләнүләр үткәрелә, планнар һәм проектлар әзерләнә. Тагын бер телевизор экранына карагыз һәм тагын хәзер кулыгызда тотканыгыз бу китапка. Арада бөек ачыклык һәм сыйфат аермасы булувын күрәчәксез. Өстәвенә, телевизор экраны сезгә ике үлчәмле күренеш күрсәтер, ә сез өч үлчәмле, тирәнлекле бер манзара күрәсез.
Озак еллар буенча ун меңнәрчә инженер өч үлчәмле телевизор ясарга, күзнең күрү сыйфатына ирешергә тырышты. Әйе, өч үлчәмле телевизор системасы ясый алдылар, әмма аны да күзлек кимичә өч үлчәмле итеп күркү мөмкин түгел, бу ясалма өч үлчәмлелек. Арткы тараф тагын да болганчык, алгы тараф исә кәгазьдән декорация кебек тора. Һичбер заман күзнең күргәне кебек ачык һәм сыйфатлы күренеш формалашмый. Камерада да, телевизорда да мәҗбүри рәвештә күренеш югалтувы барлыкка килә.
Менә эволюционистлар, бу сыйфаттагы һәм ачыклыктагы күренешне булдырган механизмның очраклы рәвештә формалашканын яклыйлар. Хәзер кемдер сезгә бүлмәгездә торучы телевизор очраклы сәбәпләр нитиҗәсендә барлыкка килде, атомнар бер арага килде һәм бу күрсәтүче җиһазны барлыкка китерә дисә ни уйларсыз? Меңнәрчә кеше бер арага килеп ясый алмаганны, зиһенсез атомнар ничек ясасын ?
Күз күргәненнән тагын да гадирәк булучы бер күренешне булдырган җиһазның очраклы барлыкка килә алмавы көн кебек ачык. Шундый ук хәл колак өчен дә яраклы. Тышкы колак тирәдәге тавышларны колак раковинасы ярдәмендә туплап урта колакка ирештерер, урта колак алынган тавыш вибрацияләрен көчләндереп эчке колакка илтеп җиткерер, эчке колак бу вибрацияләрне электрик сигналларга әйләндереп мигә җибәрер. Күрүдә булганы кебек, ишетү процессы да мидәге “ишетү мәркәзендә” тормышка ашар.
Күздәге хәл колак өчен дә яраклы, ягъни ми яктылык белән бергә тавыш өчен дә ябык, тавыш үткәрми. Шуңа күрә, тышта ни кадәр тавыш булса да, ми эче бөтенләй тавышсыз. Моңа карамастан, иң ачык тавышлар ми тарафыннан тоемланыр. Тавыш үткәрмәгән миегездә бер оркестрның симфонияләрен тыңларсыз, бер күп халык җыелган урынның бөтен гаугасын ишетерсез. Әмма, шул вакытта махсус бер җиһаз белән миегез эчендәге тавыш дәрәҗәсе үлчәнсә, миегездә бөтенләй тынлык булганы күреләчәк.
Ачык бер күренешкә ия булу ниятеннән технология ничек кулланылса, тавыш өчен дә шулук тырышлыклар уннарча елдан бирле дәвам итә. Тавыш язу җиһазлары, музыкаль центлар, күп кенә электроник җиһазлар, тавышны сизүче музыкаль системалар бу тырышлыкларның кайберләре. Ләкин, бөтен технология, бу технологияләр өчен эшләгән меңнәрчә инженерга һәм специалистка карамастан, колак булдырган ачыклыктагы һәм сыйфатлылыктагы тавышка ирешә алмаган. Музыкаль җиһазлар җитештерү буенча иң беренче саналган ширкәт тарафыннан җитештерелгән иң сыйфатлы музыкаль центрны алыйк. Тавышны язган вакытында гел тавышның бер өлеше югалыр яки әз дә булса комачау итүче тавышлар барлыкка килер яки музыкаль центрны кабызган вакытыгызда, әле музыка башламастан, чытырт иткәнен ишетерсез. Әмма, кеше гәүдәсендәге технологиянең продукты булучы тавышлар соңгы дәрәҗәдә ачык һәм кимчелексез. Кеше колагы һичбер заман, музыкаль центрдагы булганы кебек, чытыртлы яки комачау итүче тавышлар белән бергә тоемламас, тавыш ни исә, бөтен һәм ачык килеш аны тоемлар. Бу хәл кеше яратылган көннән алып бүгенгегә хәтле дәвам итә.
Хәзергегә хәтле адәм баласы ясаган һичбер күрү һәм тавыш җиһазы күз һәм колак кадәр сиземле һәм уңышлы тоемлаучы була алмаган.
Әмма, күрү һәм ишетү феноменында бөтен болардан тыш булучы тагын бер бик бөек хакыйкать бар.
Ми эчендә күрүче һәм ишетүче кем ?
Ми эчендә якты, төсле дөньяны тамаша кылучы, симфонияләрне, кошларның сайрауларын тыңлаучы, гөлләрне иснәп хушланучы кем?
Кешеләрнең күзләреннән, колакларыннан, борыннарыннан килүче сиземләүләр электрик сигналлар булып мигә бара.
Биология, физиология һәм биохимия китапларында моның мидә ничек барлыкка килүвен аңлатучы күп кенә детальләр белән танышырсыз. Әмма, бу тема белән бәйле булган иң мөһим хакыйкатьне һичбер җирдә очрата алмассыз: мидә бу электрик сигналларны күрү, тавыш, ис һәм хис буларак тоемлаучы кем? Минең эчендә күзгә, колакка, борынга мохтаҗ булмыйча, бөтен боларны тоемлаган бер зиһен бар. Бу зиһенгә кем ия ?
Әлбәттә , бу зиһенне минең төзелешендә булучы нервлар, май катламы һәм нерв күзәнәкләре булдыра алмый. Менә шул сәбәптән, һәрнәрсәнең маддәдән гыйбарәт булганын исәпләүче дарвинист-материалистлар, бу сорауларга һичбер җәвап таба алмый. Чөнки бу зиһен – Аллаһ яраткан рух. Рух – күрү өчен күзгә, ишетер өчен колакка, уйлау өчен мигә мохтаҗ түгел.
Бу ачык һәм гыйльми хакыйкатьне укыган һәр кешенең, ми эчендәге берничә сантиметр кубтагы, кап-караңгы урынга бөтен галәмне өч үлчәмле, төсле, күләгәле һәм якты буларак сыйдыручы бөек Аллаһ турында уйланып, Аңардан куркып, Аңа сыенувы кирәк.
Материализм дине
Югарыда җентекләнгәннәр эволюция теориясенең гыйльми ачышларга карата ачык рәвештә каршылыклы булганын күрсәтә. Теориянең тормышның килеп чыкканлыгын аңлатувы гыйлемгә каршы килә, аның тарафыннан белдерелгән “эволюция механизмнарының” һичбер эволюцияга китерерлек тәэсире юк һәм фосиллияләр бу теория кирәктергән ара формаларның яшәмәгәнлекләрен күрсәтә. Бу хәлдә, әлбәттә, эволюция теориясенең гыйлемгә каршы килүче бер төшенчә буларак читкә атылувы кирәк. Тарих буенча, дөньяны космосның үзәге дип белдергән галәм моделе кебек, күп кенә төшенчәләр гыйлем көндәлегеннән чыгарылган. Әмма, эволюция теориясе зур теләк белән гыйлем көндәлегендә тотыла. Хәтта кайбер кешеләр теориянең критикасын “гыйлемгә һөҗүм” буларак та күрсәтергә тырыша. Ни өчен ?
Бу халәтнең сәбәбе, эволюция теориясенең кайбер тирәләр өчен үзеннән һичничек тә ваз кичә алмаслык догматик бер инану булувында. Бу тирәләр материалист фәлсәфәгә сукырларча бәйле һәм дарвивизмны да табигатьтәге нәрсәләрне аңлата алырлык бердәнбер материалист ачыклау булганы өчен хуплый. Кайвакыт моны ачык итеп белдерәләр. Гарвард унивеситетынын мәшһүр генетик һәм шулук вакыта алдынгы эволюционист Ричард Левонтин, “башта материалист, соңыннан галим” булганын шулай белдерә:
“Безнең материализмга инанувыбыз бар, “априори” ( алдан кабул ителгән, дөрес дип саналган) инану бу. Безне дөньяга материалист ачыклау китерегә мәҗбүр итүче нәрсә гыйлемнең методлары һәм кануннары түгел. Киресенчә, материализмга булган “априори” бәйлелегебез сәбәпле, дөньяга материалист ачыклау китерүче эзләнү методлары һәм төшенчәләрне булдырабыз. Материализм абсолют дөрес булганы өчен, теологик берәр ачыклауның сәхнәгә керүвенә рөхсәт бирмиячәкбез.” (Richard Levontin, “The Demon-Haunted World”, The New York Review of Books, 8 нче январь, 1997, 28 нче бит).
Бу сүзләр, дарвинизмның материалист фәлсәфәгә бәйле булувы сәбәпле, яшәтелгән бер догма икенлегенә ачык буларак ишарәт итә. Бу догма маддәдән башка һичбер барлык булмаганын исәпләр. Шул сәбәпле, җансыз, зиһенсез маддәнең яшәешне яратувына инаныр. Миллионннарча аермалы җанлы төрләренең; үрнәк өчен кошларның, балыкларның, жирафларның, юлбарысларның, бөҗәкләрнең, агачларның, чәчәкләрнең, китларның һәм кешеләрнең маддәнең үз эчендәге тәэсирләре аркылы, ягъни яуган яңгыр, яшнәгән яшен сәбәпле, җаннсыз маддәнең эченнән килеп чыгувын кабул итәр. Чынлыкта исә, бу һәм акылга һәм гыйлемгә каршы килә. Ләкин, дарвинистларның үзләренең әйтеме белән әйткәндә, “теологик берәр ачыклауның сәхнәгә кермәве” өчен моны яклауны дәвам итәләр.
Җанлынарның килеп чыгышына материалистлар кебек “априори” итеп карамаган кешеләр исә, шул ачык хакыйкатьне күрәчәкләр: бөтен җанлылар өстен бер көч, белем һәм акыл иясе булган Яратучының әсәре. Яратучы – бөтен космосны юктан бар иткән, иң кимчелексез рәвештә ситемалаштырган һәм бөтен җанлыларны яратып аларга сүрәт биргән Аллаһ.
ДӨНЬЯ ТАРИХЫНЫҢ ИҢ ТӘЭСИРЛЕ СИХЕРЕ – ЭВОЛЮЦИЯ ТЕОРИЯСЕ
Монда шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ал - карарсыз, һичбер идеологиянең тәэсире астында калмыйча, барытик акылын һәм мантыгын кулланучы һәркеше, белем һәм мәдәнияттән ерак җәмгыятьләрнең хорафатларын хәтерләткән эволюцияия теориясенә инанувы мөмкин түгел икәнлеген җиңеллек белән аңлаячак. Югарыда белдерелгәнчә, эволюцияитеориясенә инанучылар зур берәр пробирка эченә атомнарны, молекулаларны, җансыз маддәләрне тутырган хәлдә, боларның кушылмасыннан заман эчендә фикер йөртүче, аңлаучы, ачышлар ясаучы профессорларның, университет студентларының, Эйнштейн, Хаббл кебек галимнәрнең, Фрэнк Синатра, Чарльтон Хостон кебек музыкантларның, моның белән бергә боланнарның, лемон агачларының, канәфер гөлләрнең чыгувына инаналар. Өстәвенә бу уйдырмаларга инанучылар – галимнәр, профессорлар, мәдәниятле, мәгарифле кешеләр. Шул сәбәптән, эволюция теориясен “дөнья тарихының иң бөек һәм иң тәэсирле сихере” дип билгеләү бик урынлы. Чөнки кешеләрнең бу дәрәҗәдә акылларын башларыннан алган, акыл һәм мантык белән фикер йөртүләренә мөмкинчелек бирмәгән, күзләрен пәрдә белән каплаган кебек бик ачык булган хакыйкатьләрне күрүләренә комачау иткән тагын берәр башка инану яки өйрәтмә юк. Бу иске мисырлыларның кояш алласы Рага, Африкада кайбер кабиләләрнең тотемнарга, Сәбә халкының кояшка табынувыннан, Ибраһим пәйгамбәр (а.с) кавеменең үз куллары белән ясаган потларына, Муса пәйгамбәр (а.с) кавеменең алтыннан ясаган бозауларына табынуларыннан да бик күпкә хәтәр һәм акыл алмаслык сукырлык. Чынлыкта бу халәт, Аллаһ Көръәндә – ишарәт иткән акылсызлык. Аллаһ кайбер кешеләрнең аңлаешлары томалачагын һәм хакыйкатьләрне күрмичә гаҗиз халәткә төшәчәкләрен күп кенә аятьлерендә белдерә. Бу аятьләрнең кайберләре шундый:
Аллаһ Һиҗр сүрәсендә исә, бу кешеләр хәтта могҗизаларны күрсәләр дә, инанмыйча тәкәбберләнәчәкләрен шулай белдерә:
Бу хәтле киң массага бу сихернең тәэсирле булувы, кешеләрнең хакыйкатьләрдән бу хәтле ерак тотылулары һәм 150 елдан бирле бу сихернең бозылмавы исә, сүз белән аңлатыла алмаслык, хәйран калдыручы хәл. Чөнки берәр яки берничә кешенең була алмаган сценарияләргә, уйдырмалар һәм алогизмнар тулы нәрсәләргә ышануларын аңлап була. Әмма, дөньянын дүрт ягындагы кешеләрнең, зиһенсез һәм җансыз атомнарның очраклы берәр карары белән бер арага килеп, могҗизалы организацияне, дисциплинаны, акылны һәм зиһенне күрсәтүче, кимчелексез система белән эшләүче космосны, җанлылар өчен яраклы һәртөрле сыйфатларга ия булучы Дөнья планетасын һәм сансыз комплекслы системаларны үзендә ташучы җанлыларны барлыкка китергәннәренә ышануларын “сихердән” башка берәр нәрсә аркылы аңлатып булмый.
Шуңа да, Аллаһ Көръәндә инкярчы фәлсәфәне яклаучы кайберәүләр тарафыннан ясалган сихерләрнең кешеләргә тәэсир иткәнлеген Муса пәйгамбәр (а.с) һәм фирьгавен арасында булган бер вакыйга аркылы безгә белдерә. Муса пәйгамбәр фирьгавенгә хак динне аңлатканда, фирьгавен Муса пәйгамбәргә (а.с) аның “белгеч сихерчеләре” һәм халык тупланачак җирдә каршылашуларын сөйләр. Муса пөйгамбәр (а.с) сихерчеләр белән карчылашкач, башта сихерчеләргә үзләренең белгәннәрен күрсәтүләрен әмер итә. Бу вакыйганы аңлатучы аять шулай:
Күрелгәнче, фирьгавеннең сихерчеләре үзләре ясаган “алдатмалар” аркылы, Муса пәйгамбәр (а.с) һәм аңа иман иткәннәрдән башка, кешеләрнең һәммәсен дә сихерли алганнар. Әмма, аларның атканнарына каршы буларак, Муса пәйгамбәрнең (а.с) уртага салган дәлиле аларның бу сихерен тәэсирсез калдырган. Көръәндә бу “уйдырмаларын йотты” дип китерелә:
Аятьләрдә дә белдерелгәнчә, элеккеге заманнарда сихер аркылы халыкка тәэсир итүче бу кешеләрнең эшләгәннәре ялган икәнлеге аңлашылувы белән, югарыда әйтеп үтелгән кешеләр түбәнчелеккә төшкән. Хәзерге көндә дә, бер сихернең тәэсире сәбәпле, фән кыяфәтендә соңгы дәрәҗәдәге уйдырмаларга инанган һәм аларны яклар өчен тормышларын багышлаганнар, әгәр бу ялганнардан ваз кичмәсәләр, хакыйкатьләр бөтенлеге белән ачыкка чыккач һәм “сихер бозылгач” түбәнчелеккә төшәчәкләр. Шуңа да, якынча 60 яшенә чаклы эволюцияны яклаган һәм атейст фәлсәфәче булган, ләкин, соңыннан хакыйкатьләрне күргән Малколи Маггерайдж, эволюция теориясенең якын киләчәктә ни хәлдә булачагын шулай ачыклый:
“Мин үзем эволюция теориясенең, бигрәк тә ул кулланылган аланнарда, киләчәкнең тарих китапларындагы иң бөек анекдот булачагын аңладым. Киләчәк нәсел бу хәтле черек һәм билгесез гипотезаның ышана алмаслык акылсызлык белән кабул ителүвен хәйранлык белән каршылаячак”. (Malcolt Muggeridge, “The End of Christendom”, Grand Rapids: Eerdmans; 1980, 43 нче бит).
Бу киләчәк ерак түгел, киресенчә, бик якын киләчәктә кешеләр “очраклы сәбәпләрнең” иляһ була алмаганлыкларын аңлаячаклар һәм эволюция теориясе дөнья тарихының иң бөек уйдырмасы һәм иң көчле сихере буларак танылачак. Югары тизлек белән бу көчле сихер дөньякүләм рәвештә юкка чыга башлады. Эволюция алдатмасының серен өйрәнгән күп кенә кеше, бу алдатмага ничек килеп эләккәне турында хәйранлык һәм шашкынлык белән уйлана. |
1. Sidney Fox, Klaus Dose, Molecular Evolution and The Origin of Life, New York: Marcel Dekker, 1977, 2 бит
2. Alexander I. Oparin, Origin of Life, (1936) New York, Dover Publications, 1953 (Reprint), 196 бит
3. "New Evidence on Evolu tion of Early Atmosphere and Life", Bulletin of the American Meteorological Society, 63 нче том, ноябрь 1982, 1328- 1330 битләр
4. Stanley Miller, Molecular Evolution of Life: Current Status of the Prebiotic Synthesis of Small Molecules, 1986, 7 бит
5. Jeffrey Bada, Earth, Şubat 1998, 40 бит
6. Leslie E. Orgel, The Origin of Life on Earth, Scientific American, 271нче том, январь 1994, 78 бит
7. Charles Darwin, The Origin of Species: A Facsimile of the First Edition, Harvard University Press, 1964, 189 бит
8. Charles Darwin, The Origin of Species: A Facsimile of the First Edition, Harvard University Press, 1964, 184 бит
9. B. G. Ranganathan, Origins?, Pennsylvania: The Banner Of Truth Trust, 1988
10. Charles Darwin, The Origin of Species: A Facsimile of the First Edition, Harvard University Press, 1964, 179 бит
11. Charles Darwin, The Origin of Species: A Facsimile of the First Edition, Harvard University Press, 1964, 172, 280 битләр
12. Derek A. Ager, "The Nature of the Fossil Record", Proceedings of the British Geological Association, 87 нче том, 1976, 133 бит
13. Douglas J. Futuyma, Science on Trial, New York: Pantheon Bo oks, 1983. 197 бит
14. Solly Zuckerman, Beyond The Ivory Tower, New York: Toplinger Publications, 1970, 75- 94 битләр ; Charles E. Oxnard, "The Place of Australopithecines in Human Evolution: Grounds for Doubt", Nature, 258 том, 389 бит
15. J. Rennie, "Darwin's Current Bulldog: Ernst Mayr", Scientific American, декабрь1992
16. Alan Walker, Science, 207 том, 1980, бит 1103; A. J. Kelso, Physical Antropology, 1. басым, New York: J. B. Lipincott Co., 1970, 221 бит; M. D. Leakey, Olduvai Gorge, 3 нче том, Cambridge: Cambridge University Press, 1971, 272 бит
17. Time, ноябрь1996
18. S. J. Gould, Natural History, 85 нче том, 1976, 30 бит
19. Solly Zuckerman, Beyond The Ivory Tower, New York: Toplinger Publications, 1970, 19 бит
20. Richard Lewontin, The Demon-Haunted World, The New York Review of Books,январь 9, 1997, 28 бит
21. Malcolm Muggeridge, The End of Christendom, Grand Rapids: Eerdmans, 1980, 43бит
2. Alexander I. Oparin, Origin of Life, (1936) New York, Dover Publications, 1953 (Reprint), 196 бит
3. "New Evidence on Evolu tion of Early Atmosphere and Life", Bulletin of the American Meteorological Society, 63 нче том, ноябрь 1982, 1328- 1330 битләр
4. Stanley Miller, Molecular Evolution of Life: Current Status of the Prebiotic Synthesis of Small Molecules, 1986, 7 бит
5. Jeffrey Bada, Earth, Şubat 1998, 40 бит
6. Leslie E. Orgel, The Origin of Life on Earth, Scientific American, 271нче том, январь 1994, 78 бит
7. Charles Darwin, The Origin of Species: A Facsimile of the First Edition, Harvard University Press, 1964, 189 бит
8. Charles Darwin, The Origin of Species: A Facsimile of the First Edition, Harvard University Press, 1964, 184 бит
9. B. G. Ranganathan, Origins?, Pennsylvania: The Banner Of Truth Trust, 1988
10. Charles Darwin, The Origin of Species: A Facsimile of the First Edition, Harvard University Press, 1964, 179 бит
11. Charles Darwin, The Origin of Species: A Facsimile of the First Edition, Harvard University Press, 1964, 172, 280 битләр
12. Derek A. Ager, "The Nature of the Fossil Record", Proceedings of the British Geological Association, 87 нче том, 1976, 133 бит
13. Douglas J. Futuyma, Science on Trial, New York: Pantheon Bo oks, 1983. 197 бит
14. Solly Zuckerman, Beyond The Ivory Tower, New York: Toplinger Publications, 1970, 75- 94 битләр ; Charles E. Oxnard, "The Place of Australopithecines in Human Evolution: Grounds for Doubt", Nature, 258 том, 389 бит
15. J. Rennie, "Darwin's Current Bulldog: Ernst Mayr", Scientific American, декабрь1992
16. Alan Walker, Science, 207 том, 1980, бит 1103; A. J. Kelso, Physical Antropology, 1. басым, New York: J. B. Lipincott Co., 1970, 221 бит; M. D. Leakey, Olduvai Gorge, 3 нче том, Cambridge: Cambridge University Press, 1971, 272 бит
17. Time, ноябрь1996
18. S. J. Gould, Natural History, 85 нче том, 1976, 30 бит
19. Solly Zuckerman, Beyond The Ivory Tower, New York: Toplinger Publications, 1970, 19 бит
20. Richard Lewontin, The Demon-Haunted World, The New York Review of Books,январь 9, 1997, 28 бит
21. Malcolm Muggeridge, The End of Christendom, Grand Rapids: Eerdmans, 1980, 43бит
Hiç yorum yok:
Yorum Gönder