26 Mayıs 2016 Perşembe

Уйланырга тиешле булганнар

Уйланырга тиешле булганнар
Китапның башыннан бу биткә кадәр фикерләүнең әһәммияте, кешегә казандырганнары, кешене башка җанлылардан аерган бик мөһим бер узенчәлек булганы турында сөйләдек. Аеруча, фикерләүне киртәләгән сәбәпләргә дә кагылдык. Шиксез, боларның барысындагы максат - Аллаһның чиксез гыйлемен һәм кодрәтен тиешенчә бәяли алуларында ярдәмче булу иде.
Алдагы битләрдә исә, Аллаһка иман иткән кешенең бер көн эчендә яшәгән вакыйгалар каршысында ниләргә төшенергә тиешлеген, күргән вакыйгалардан ничек гыйбрәтләр чыгарырга, очрашкан һәрнәрсәдә Раббыбызның сәнгатен һәм гыйлемен күреп, ничек Аллаһка шөкер итергә һәм якынлашырга кирәк икәнен аңлатачакбыз.
Әлбәттә, монда сөйләнеләчәкләр кешенең фикерләү сәләтенең бик кечкенә бер бүлемен эчкә ала. Кеше яшәгән һәр мизгел уйлануга лаеклы. Һәм кешенең фикерләү офыгы (горизонты) шулкадәр киң ки, аларны кысу, рәткә төзү мөмкин түгел. Монда аңлатылачакларның максаты – бары тик фикерләү сәләтен кирәк булганча кулланмаган кешеләргә бер юл ачудыр.
Шуны онытмаска кирәк: фәкать фикерләгән кешеләр акылын куллана алыр һәм башка җанлылардан аермалы бер халәткә ирешә алыр. Тирә-ягындагы могъҗизалы вакыйгаларны күрмәгән, күреп тә аңлый алмаган кешеләрнең хәлен Аллаһ аятьләрендә шулай хәбәр биргән:
Аллаһка ышанмаган кяферләрнең хәле, чакырып кычкырган тавышны ишетеп тә, һични аңламаган хайванныкы кебек. Аларның (кяферләрнең) күңел күзләре сукыр, алар телсез - чукрак кебек. Шуңа күрә, аларның башы уйлар дәрәҗәдә түгел. (Бакара Сүрәсе, 171)
...йөрәкләре бардыр, аны кулланып аңламаслар; күзләре бардыр, аның белән күрмәсләр; колаклары бардыр, аның белән ишетмәсләр. Болар хайван кебектер, хәтта тагын да түбәндер. Менә алар - гафил булганнардыр. (Араф Сүрәсе, 179)
Әллә син аларның күбесен (сүз) ишетер яки дә акылын кулланыр дип саныйсыңмы? Алар бары тик хайваннар кебектер; юк, алар хайваннарга караганда да күбрәк юлдан ераклашкан (һәм түбән)дер. (Фуркан Сүрәсе, 44)
Аллаһның аятьләрен (ишарәтләрен), Ул яраткан җанлылардагы һәм вакыйгалардагы могъҗизалы якларны күрә алган, бу сәбәпле аңлый алган кешеләр исә - бары тик фикерләгән кешеләрдер. Һәм бу кешеләр күргән кечкенә-зур һәрнәрсәдән бер нәтиҗә чыгара алыр.
ИРТӘН УЯНГАНДА...
Кешенең фикерли башлавы өчен шәхси бер мөхит формалашуга кирәк юк. Иртән торган мизгелдән башлап фикерләү өчен каршына бик күп мөмкинлек чыгар.
Иртән уянган кешенең алдында озын бер көн бар. Гадәттә, арыган яки йокысыз түгелдер, һәрнәрсәне яңадан башларга хәзердер. Моны төшенгән кешенең акылына Аллаһның бер аяте килер:
Ул төнне сезнең өчен бер күлмәк, йокыны бер ял итү һәм көнне дә төш (вакыты) иткәндер. (Фуркан Сүрәсе, 47)
Фикерләрен туплавы, тулысынча уяну өчен йөзен юувы, душ керүве җитәрлек. Моннан соң кеше үзе өчен файдалы бик күп нәрсәне аңлый алачак бер хәлдәдер. Иртәнге ашын ничәдә ашарга яки өйдән ничәдә чыгарга кирәклегеннән дә мөһимрәк мәсьәләләр бар һәм башта аларны уйларга кирәк.
Башта иртән уяна алувы – бөек бер могъҗизадыр. Аңын тулысынча югалтувына карамастан, иртән яңадан элеккеге аңы һәм кешелеге белән кире кайткандыр. Йөрәге тибә, сулый ала, сөйләшә ала һәм күрә аладыр. Шулай булгач, төнлә йокыга киткәндә, бу нигъмәтләрнең иртән яңадан биреләчәгенең бернинди гарантиясе юк. Өстәвенә, төн буе башына бернинди бәла-каза да килмәгән. Мәсәлән, яшәгән квартирада бер күршесенең таркаулыгы газ чыгуга сәбәп була алыр һәм төнлә каты шартлау белән уянырга мөмкин иде. Булган өлкә табигый бер һәлакәткә дучар кала алыр, бәлки тормышын югалта алыр иде.
Гәүдәсендә башка проблемалар була алыр, мәсәлән, ныклы бөер авыртуы, баш авыртуы белән уяна алыр иде. Әмма, боларның берсе дә булмаган һәм исән-сау уянгандыр. Боларның барысын уйлагач, Аллаһның үзе өстендәге киң мәрхәмәте һәм саклавы өчен Аңа шөкер итер.
Яңа бер көнне сау килеш башлау – Аллаһның, кешегә Ахирәте өчен тагын да кубрәк казаныч алуы өчен, аңа бер форсат бирүведер.
Шулай булгач, эшлиячәк иң матур хәрәкәт - көнне Аллаһ риза булачак рәвештә үткәрүдер. Кеше һәрнәрсәдән алда моның планнарын корырга, башын биләп алган уйлар – шушылар булырга тиеш. Аллаһны риза итүнең иң әһәммиятле якларыннан берсе - бу мәсьәләдә Аннан ярдәм сораудыр. Хз. Сөләйманның ихласлы догасы бу мәсьәләдә мөэминнәргә үрнәк булып тора:
...”Раббым, миңа, әни һәм әтиемә биргән нигъмәткә шөкер итүемне һәм Син риза булачак изге бер гамәлдә булуымны илһам ит һәм мине мәрхәмәтең белән изге колларың арасына керт.” (Нәмл Сүрәсе, 19)
Allah, sizi bir za'ftan yarattı, sonra (bu za'fın ardından bir kuvvet kıldı, sonra bu kuvvetin ardından da  bir za'f ve yaşlılık verdi. Dilediğini yaratır. O, bilendir, güç yetirendir. 
(Rum Suresi, 54)
КЕШЕ ГАҖИЗЛЕГЕНЕҢ УЙЛАТКАННАРЫ
Кеше иртән ятагыннан торыр-тормас гаҗиз бер барлык булганын аңлап фикерли башлар. Һәр иртә, шөбһәсез, йөзен уювы, тешләрен чистартувы кирәк. Боларны күргән кеше башка гаҗизлекләрен дә аера башлар. Мәсәлән, һәркөн юынырга тиешлеге, тиресе артыннан  карарга тиешлеге, гәүдәсенең инфекцияга бик ачык булувы, йокысызлыкка, ачлыкка һәм сусызлыкка түзә алмавы - һәрвакыт гаҗизлегенең күрсәткечләредер.
Иртән көзгегә караган кешенең әгәр яше алга барса, акылына тагын башка фикерләр дә килер. Тормышының якынча беренче 20 яшеннән соң беренче картаю билгеләре башлана. 30 яшьләренә килгәндә күз астлары, авыз кырыйлары җыерыла башлаган, тиресенең элеккеге яшьлеге калмаган, гәүдәсенең күп өлеше деформацияләнә башлаган. Яше дә алга киткән саен чәчләре агарган, хәтта куллары да картайгандыр.
Боларны фикерләгән кеше өчен картлык - дөнья тормышының үтүвен күрсәткән, кешенең дөньяга саранларча багланувын киртәләгән иң тәэсирле вакыйгалардан берседер. Картая башлаган кеше, моннан соң картлык тормышы белән бәйле кире бер исәп башланганын аңлар. Асылында, картайган һәм кире исәпне башлаган – кешенең гәүдәседер. Гәүдә көн үткән саен черер, барытик кешенең рухында картаю булмас. Кешеләрнең күбесе яшьлекләрендә матур яки ямьсез булуларының ныклы тәэсире астында калырлар. Гадәттә, матур булган горурдыр, ямьсез булган исә зәгыйфь һәм бәхетсез булыр. Картлык исә гәүдә матурлыгының яки ямьсезлегенең никадәр үтүче булганын, Аллаһ Катында бердән-бер яраклы булганының һәм кешенең бердән-бер казанычының Аллаһка булган баглылыгы белән күрсәткән матур әхлак икәнен күрсәткән мөһим бер гыйбрәт.
Искәрмәсез һәр кеше, иртән торган вакыттан башлап, бик күп гаҗизлеген күрүуга дучардыр. Аллаһ дөнья тормышында яраткан бу кимчелекләрне фикерләвебезне теләр.
Аллаһ сезне көчсез итеп яратты, соңыннан (бу) көчсезлек артыннан бер кувәт бирде, аннан соң бу көч артыннан бер көчсезлек һәм картлык бирде. Теләгәнне бар итер. Ул белүче, көч җиткерүчедер. (Рум Сүрәсе, 54)
Кеше бу гаҗизлекләре белән очрашканында, һәртөрле кимчелектән пакъ булган, бердәнбер хатасыз барлыкның Аллаһ булганын аңлар һәм Аллаһның бөеклеген тәсбих итәр. Аллаһ кешенең һәр гаҗизлеген бер хикмәт белән яраткандыр. Кешеләрнең дөнья тормышына багланмаулары, дөньяда ия булган белән азып китмәүләре – бу хикмәтләрнең кайберәүләредер. Боларны төшенеп аңлаган кеше Ахирәттә Аллаһның үзен барлык бу кимчелекләрдән арынган буларак яратувын теләр.
Булган гаҗизлекләр бик мөһим төшенчәне дә акылына китерер: кара туфрактан чыккан бер гөл бик тәмле исле, ә кешенең карамаган очракта гәүдәсендә барлыкка килгән иснең түзә алмаслык булувы, бигрәк тә тәкәбберле һәм үзен ошаткан кешеләрнең шул нәрсә өстендә төшенеп гыйбрәт алуларын кирәк иткән бер хәлдер.
КЕШЕ ГӘҮДӘСЕНДӘГЕ КАЙБЕР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРНЕҢ УЙЛАТКАННАРЫ
Кеше иртән көзгегә карауны дәвам иткәндә, башына һич уйламаган нәрсәләр дә килә алыр. Мәсәлән, кешенең керфекләре, кашлары, сөякләре, тешләре билгеле бер буйга җиткәндә үсүләрен туктатыр. Фәкать чәчләренең үсүве туктамас. Ягъни, үсүве зарарлы була алачак, начар бер күренешкә сәбәп була алачак чәчләр үзләренең үсүвен туктатыр. Монарда, ягъни сөякләр үскән вакытта да, нәкъ бер гармония һәм пропорциональлеге бар. Мәсәлән, кешенең кул сөякләре кирәгеннән артык үсеп, гәүдәсе кыска калмас. Һәрберсе никадәр үскәнен белгән кебек, нәкъ вакытында туктар.
Әлбәттә, монда саналганнар гәүдәдә барлыкка килгән бертөркем физик йогынтыларның нәтиҗәсендә формалашыр. Барытик фикерләгән кешенең акылына шул да килер: бу химик реакцияләр ничек итеп чынга аша?  Кирәк булган һәрнәрсәнең кирәк кадәр үсүвен тәэмин иткән гормоннар, энзималар гәүдә эченә кем тарафыннан урнаштырылгандыр? Һәм кем аларның микъдарын, бүленеп чыгу вакытларын контроль итә?
Шиксез, боларның барысын очраклык рәвештә барлыкка килгәнен раслау мөмкин түгел. Кешене барлыкка китергән күзәнәкләрнең, күзәнәкләрне формалаштырган акылсыз атомнарның шулай карар ала белүләре мөмкин түгел. Боларның һәрберсенең кешене иң матур сурәттә яраткан Аллаһның сәнгате булувы ап-ачык уртада.
ЮЛДА БАРГАНДА...
Yolda giderken gördüklerimizde de düşünülecek çok şey vardır.
Кешеләрнең күбесе иртән торып хәзерләнгәннән соң эшләренә, мәктәпкә китү яки тыштагы эшләрен хәл итү өчен юлга чыгар. Бер мөэмин өчен бу юлчылык – Аллаһ риза булачак хәерле эшләр эшләүнең бер башлангычы. Кеше өеннән аерылып, тышка чыгар-чыкмас фикерләргә тиешле чиксез мәсьәлә пәйда булыр. Тирә-якта зур-кечкенә меңнәрчә кеше, машиналар, агачлар, исәбе булмаган бик күп нечкәлек бар. Монда бер мөэминнең караш ноктасы бик аныктыр (ачыктыр). Ул күргән һәрнәрсәдән мөмкин булганча файдаланырга теләр. Вакыйгалар арасыдагы сәбәпләрне фикерләр. Чөнки каршында очраган күренешләр Аллаһның гыйлеме катнашувы һәм Аның теләве белән булгандыр. Шулай булгач, шөбһәсез, бер сәбәбе бар. Аллаһ, аны өеннән чыгарып, каршысына бу күренешләрне чыгарганына күрә, алар өстендә күрергә һәм фикерләргә тиешле нәрсәләр бар. Иртән торган мизгелдән башлап, үзенә дөньяда әҗер (савап) казандырачак бер көнне тагын биргәне өчен Аллаһка шөкер итәр. Һәм хәзер дә бу әҗерләрне казана алачак бер юлчылыкны башлагандыр. Моны аңлаган кеше,  һәрнәрсәне яраткан Аллаһның “көнне бер көн-күреш вакыты итеп кылдык” (Нәбә Сүрәсе, 11)
аятен төшенер. Бу аятькә күрә, көнен башка кешеләргә файдалы булачак, Аллаһ ризасы булган гамәлләр кылачак рәвештә үткәрүнең планнарын төзер.
Акылында бу планнар белән машинасына яки башка бер сәбәпкә ирешкәндә янә Раббыбызга шөкер итәр.
Юлда барган вакытта күргәннәребездә дә фикерлиячәк бик күп нәрсә бар
Чөнки барачак җире никадәр ерак булса да, анда барып җитү мөмкинчелеге бар. Аллаһ бер җиңеллек буларак кешеләргә ирешүдә куллана алыначак бик күп чара (васита) яраткан. Бигрәк тә көнебездә үсеш алган технология белән бу мөмкинлекләр тагы да ныграк арткандыр; машиналар, поездлар, очкычлар, көймәләр, вертолетлар, автобуслар... Боларны фикерләгән кешенең акылына тагын бер бик мөһим мәсьәлә килер: технологияне дә кешенең хезмәтенә биргән Аллаһтыр.
Галимнәр һәркөн яңа әйберләр белән очраша, тормышыбызны җиңелләштерәчәк яңалыклар таба. Һәм боларның барысы да Аллаһның дөньяда яраткан мөмкинлекләре белән чынга аша. Фикерләгән кеше боларның үзенең хезмәтенә бирелгәне өчен Раббыбызга шөкер итеп юлын дәвам итәр.
Бу фикерләр белән барачак җиргә таба юнәлгәнендә, урам арасында күргән бер чүп өеме, пычрак ис, караңгылык, тар, дымлы җирләр дә кешенең акылына төрле уйлар  китерер.
Аллаһ дөньяда Җәннәтне дә, Җәһәннәмне дә хыялыбызда җанландыра алырлык итеп яки чагыштыру юлы белән ничек була алачагын чамалый алачагыбыз дәрәҗәдә урыннар һәм күренешләр бар иткән. Чүп өемнәре, пычрак исләр, тар, дымлы һәм караңгы җирләр кешенең рухына зур авырлык бирер. Кеше мондый мөхитләрдә берничек тә булырга теләмәс. Боларның һәркайсы Җәһәннәмне искә төшергән үзенчәлекләрдер һәм күренешләр белән очрашкан кешенең акылына Җәһәннәм аятьләре килер.
Фикерләгән кеше технологияне дә кешеләрнең хезмәтенә биргәннең Аллаһ икәнлеген күрер
Юлда барганда күрелгән матур бер күренеш яки тар һәм дымлы бер җир кешегә бик күп нәрсәне аңлата алыр
Аллаһ Коръәндә Җәһәннәмдәге ямьсез күренешләрне, караңгылыкны, пычракны бик күп аять белән хәбәр иткәндер:
“Асхаб-и Шималь” (сулдагылар) никадәр (бәхетсез ул) “Асхаб-и Шималь”. Алар күзәнәкләрне яндырган бер кайнарлык һәм кайнар су һәм кап-кара томаннан бер караңгылык эчендә.  Ул җиләс тә, рәхәт бирүче дә түгелдер. (Вакиа Сүрәсе, 41-44)
Куллары муеннарына бәйләнгән хәлдә тәмугның иң тар җиренә ташлангач, алар: “(Ах, без) һәлак булдык!”, - дип акырырлар. (Ләкин аларга әйтелер ки): “ Бүген (сез) бер тапкыр һәлак (булуны) юрамагыз, куп тапкырлар һәлак (булуыгызны) юрагыз”. (Фуркан Сүрәсе, 13-14)
Yolda giderken görülen güzel bir manzara veya dar ve izbe bir yer insana birçok şeyi düşündürebilir.
Коръәннең бу аятьләрен хәтерләгән кеше, шунда ук Аллаһка үзен Җәһәннәм газабыннан саклавы өчен дога итәр, ясаган хаталары өчен гафу сорар.
Бу төр фикерләүгә юнәлмәгән кеше исә көнен сөйләнеп, һәрвакыт бер гаепле табарга тырышып үткәрер. Чүпне атканнар һәм аны җыюны кичектергән шәһәр башлыгына тагылачак –  шәһәр хуҗасының хаксыз булувы һәм бик күп мәсьәлә белән көне буе акылын мәшгуль итәчәк. Бу буш уйларның исә үзенә Ахирәттә һичбер файдасы юктыр. Бәлки кеше: “Бер төркем эшне бер тарафка ташлыйммы әллә?” - дип уйлый ала. Чыннан да, күпчелек кеше үзен фикерләүдән ерак тотучы, асыл мәсьәләсенең дөнья өчен бирергә мәҗбүр булганы көрәш булганын белдерер. Туклану, көнкүреш һәм саулык кебек проблемалар аркасында фикерләүнең мөмкин булмаганлыгын сөйләр. Югыйсә, бу - качудан һәм үзен алдаудан башка берни түгелдер. Кешенең җаваплылыклары һәм эчендә булган хәле белән фикерләү арасында һичбер мөнәсәбәт (бәйләнеш) юк. Чөнки Аллаһ ризасы өчен фикерләргә тырышкан кеше, янында Аллаһның ярдәмен табачак. Күрәчәктер ки, үзе өчен проблема кебек күренгән бик күп мәсьәлә бер-бер артлы чишелә, фикерләүгә һәр көн тагын да күбрәк вакыт аера ала. Бу - бары тик мөэминнәр генә яшәп аңлый алачак бер тема.
ТӨРЛЕ ТӨСЛЕ БЕР ДӨНЬЯНЫҢ УЙЛАТКАННАРЫ
Юлын дәвам иткән кеше, тирә-ягында һәрмизгелдә Аллаһның аятьләрен, яратылыш могъҗизаларын күрергә, алар турында фикерләп, Раббыбызның бөеклеген тиешенчә бәяләргә тырышыр. Машина тәрәзәсеннән тышка караганда төрле төсле бер дөньяны күрер. Шуңа күрә шулай уйлар: “Ярый, әгәр дөнья төрле төсле булмаса, һәрнәрсә нинди булыр иде?”

Мәсәлән, түбәндәге рәсемнәргә карагыз һәм сез дә фикерләгез. Һичбер төсе булмаган бер диңгез яки бер тау күренешеннән яки бер чәчәктән хәзер ала алганыбыз кебек зәвык (ләззәт) ала алмасак? Күк йөзенең, җимешләрнең, күбәләкләрнең, киемнәрнең, кеше йөзләренең күренешләре хәзер булган кебек ләззәт бирер идеме? Төрле төстәге, ялтыравыклы бер дөньяда яшәвебез безгә Раббыбыз тарафыннан бирелгән бер нигъмәт. Табигатьтә күрелгән һәр төс, җанлыларда булган төсләрнең бер-берсе белән хатасыз рәвештә туры килүчәнлеге (гармониясе) - Аллаһның тиңдәшсез сәнгатенең һәм охшашсыз яратылышының дәлилләредер. Мәсәлән, бер чәчәкнең яки бер кошның төсләре һәм бу төсләрнең бер-берсе белән туры килүве яки төсләр арасындагы йомшак күчешләре, табигатьтә һәрбер төснең күзебезне рәхәтсез итмәве, мәсәлән, диңгезләр, күк йөзе, агач төсләренең безгә рәхәтлек бирәчәк, күзебезне арытмаячак тоннарда булувы – Аллаһ яратылышының хатасызлыгын күрсәтер. Боларның барысын фикерләгән бер кеше, тирә-ягында күргән һәрнәрсәнең Аллаһның чиксез гыйлеменең һәм кодрәтенең бер әсәре булганын аңлар. Аллаһ безгә биргән бөтен нигъмәтләр каршысында “эче тетрәячәк”, Аллаһтан куркып сакланачак һәм хөрмәт­­­­-кадерен белмәгән бер кеше булудан Аллаһка сыеначак. Аллаһ, Коръәндә төсләрнең барлыгын хәтерләтеп, бары тик галим булганнарның, ягъни фикерләп эзләштерүче һәм болардан нәтиҗә чыгаручы кешеләрнең Аллаһ куркувына ия булганлыкларын шулай белдерер:
Аллаһның күктән су иңдергәнен күрмәдеңме? Шулай итеп Без аның белән төрле төстәге, төрле матур җимешләр өлгерттек. Таулардан да ак, кызыл, башка төстәге һәм  кап-кара юллар барлыкка китердек. Кешеләр арасында, хайваннар, мал-туар арасында да шундый төстәгеләре бар.  Коллары арасында исә Аллаһтан барытик галим булганнар гына “эчләре тетрәп куркарлар.” Шик юк ки, Аллаһ һәрвакыт өстен һәм көчле булучы, чиксез ярлыкаучы. (Фатыр Сүрәсе, 27-28)
ЮЛДА КҮРЕЛГӘН БЕР ҖӘНАЗА МАШИНАСЫНЫҢ УЙЛАТКАННАРЫ

Bir insanın karşılaştığı cenaze herşeyden önce ona "kendi ölümünü" ve bu dünyanın kısa ve geçici olduğunu düşündürmelidir.
Берәр җиргә барып җитәргә тырышкан кешенең каршысына кинәттән җәназа машинасы чыга ала. Бу исә, асылында, кешене үзенә китерә алачак бик әһәммиятле бер форсат. Каршысына чыккан бу күренеш аңа үлемне хәтерләткән. Бер  көн үзе дә шул машинаның эчендә булачак. Монарда һич тә шөбһә  юк, никадәр качынылса да иртәме-соңмы үлем аны табачак. Бәлки ятагында, бәлки юлында, бәлки дә ял иткән бер җирендә бу дөньядан шиксез рәвештә аерылачак. Чөнки үлем - качып яшеренә алмаслык бер хакыйкать.
Менә шундый бер мизгелдә мөэминнең акылына Аллаһның шушы аятьләре киләчәк:
Һәр нәфес үлемне татачак, соңыннан Безгә әйләнеп кайтарылачаксыз. Иман итеп, изге гамәлләрдә булганнарны, аларны, эчендә мәңгелек калучылар буларак, астыннан елгалар аккан Җәннәтнең бөек җирлекләренә һичшиксез урнаштырачакбыз. (Изге) гамәлдә булганнарның әҗере никадәр матур! Алар, сабыр итүчеләр һәм Раббыларына тәвәккәл итүчеләрдер (тапшырылучылыр, таянучылардыр) . (Анкәбүт Сүрәсе, 57-59)
Кешенең үз гәүдәсенең дә соңында такта бер табутка куелачагы, өстенең якыннары тарафыннан туфрак белән күмеләчәге, бер кабер ташында исеменең һәм фамилиясенең язылачагы турында уйланувы – аның дөньяга булган баглылыгын уртадан юк итәр. Моңа бик җитди һәм дөрес бер рәвештә төшенгән кеше, бер көнне туфрак астында чериячәк гәүдәгә ия булганлыгының никадәр мәгънәсез икәнен күрер.
Бер кешегә очраган җәназа һәрнәрсәдән алда аңа “үзенең үлемен” һәм бу дөньяның кыска һәм үтүче булганын искә төшерергә тиеш
Аллаһ Анкәбүт сүрәсендәге аятьләрендә сабыр иткәннәрне һәм тәвәккәл итүчеләрне үлемнән соң булучы Җәннәт белән сөендергән. Шуңа күрә, бер көнне үләчәген уйлаган мөэмин, Җәннәткә кавыша алувы өчен Аллаһ әмер иткән матур әхлак буенча яшәргә тырышыр. Үлемнең якынлыгын һәр уйлаганында бу мәсьәләдәге карарлыгы  көчәер һәм гомере үткән саен формалаша биргән өстен әхлакка ия булырга тырышыр.
Һәрвакыт башка фикерләргә әһәммият биреп, буш уйлар белән тормышларын үткәрүчеләр исә, бер җәназа машинасы белән очрашканда гына түгел, һәркөнне каберләр яныннан узсалар да, хәтта бик якын берәүләре үлсә дә, моның бер көнне, шөбһәсез, үз башларына да киләчәген уйламаслар.
КӨН ЭЧЕНДӘ
Мөэмин көн эчендә очраган вакыйгалар аркылы һәрвакыт Аллаһның аятьләрен фикерләр, вакыйгалардагы нечкәлекләрне, Аллаһ яраткан хикмәтләрне һәм хәерлелекләрне аңларга тырышыр.
Каршысына чыккан берәр матурлыкка яки тискәре кебек күренгән һәр вакыйгага карата гел Аллаһ ризасы булачак матур әхлак мөхитендә каршылык күрсәтер. Иман иткән берәр кеше өчен булган мохитнең бер әһәммияте дә юк; мәктәптә яки сәүдәдә булса да, Аллаһның һәрнәсәне яратканын фикерләп, Ул яраткан матурлыкларны, вакыйгалардагы хикмәтләрне күрергә тырышыр, Раббыбызның аятьләренә туры килгән итеп яшәр. Инанганнарның бу хәле аятьләрдә шулай хәбәр ителә:
 (Шундый) Кешеләр ки, ни сәүдэ, ни алыш-биреш эшләре дә аларны Аллаһны зикер итүдән, дөп-дөрес намаз укудан, зәкят бирүдән берәр нәрсәгә солтап аера алмас. Алар йөрәкләрне тетрәтә торган, күзләргә дәһшәт бирә торган Көннән куркарлар. Чөнки Аллаһ кылган игелекләренә күрә иң гүзәл әжерне бирәчәк вә аларга үзенең фазыйләтеннән арттырачактыр. Аллаһ ихтияр иткәннәрен (теләгәннәрен) чиксез ризыкландырыр... (Нур Сүрәсе, 37-38)
ЭШЛӘГӘН ЭШТӘ ОЧРАГАН АВЫРЛЫКЛАРНЫҢ УЙЛАТКАННАРЫ

Terslik gibi görünen olaylarda mutlaka bir hayır olduğunu ve Allah'ın yardımıyla herşeyin en güzel şekilde sonuçlanacağını düşünmek gerekir.
Кеше көн буена төрле авырлыклар белән каршылаша ала. Әмма, каршылашылган авырлык ни булса булсын, Аллаһка тәвәккәлле хәрәкәт итүве һәм шуларны уйлавы кирәк: “Аллаһ безне бу дөнья тормышында һәр эшләгәнебез белән һәм һәр уйлаганыбыз белән сыный. Бу - бер мизгелгә дә акылыбыздан чыкмаска тиешле бик мөһим бер хакыйкать. Шулай булгач, эшләгән һәртөрле эштә берәр авырлык белән очрашканда яки үз төшенчәбезгә күрә эшләр тиешенчә бармый дип уйланылганда, бу вакыйгаларның безнең хәрәкәтебезне сынау өчен каршыбызга чыгартылганын һич онытырга тиеш түгелбез.”
Кешенең акылыннан үткән бу фикерләр, көндәлек эш эчендә каршылашылган берәр зур яки кечкенә вакыйга өчен яраклы. Мәсәлән, эш җирендә берәр ялгыш аңлашылу аркасында яки берәрсенең игътибарсызлыгы йөзеннән ялгыш җиргә компенсация ясау кирәклеге туарга мөмкин; сәгатьләр буе компьютерда бер папка өстендә эшләнелеп, электрның бетүве аркасында эшләнелгән эшнең бер мизгелдә юкка чыгувы мөмкин; берәр укучы, бик күп тырышувына карамастан, институт экзаменнарын бирә алмаска мөмкин; алып барылган берәр эштә, бик күп бюрократик эш барышы аркылы, кешенең көннәре чиратта көтү белән үтә ала; дәвамлы буларак кимчелекле документ языла ала һәм бу сәбәптән  эшләр арта кала ала; берәр кеше бик тиз җитешергә кирәк булган берәр җиргә барганда очкычын, автобусын качыра ала... Һәркешенең үз яшәеше эчендә каршылаша алачагы, үзенчә авырлык һәм каршылык (тискәрелек, кирелек) дип уйлаган бу төрле чиксез күренеш бар.
Бу вакыйгаларның һәрбересендә иманлы кеше исә, Аллаһ тарафыннан үзенең хәрәкәте һәм сабырлыгы сыналганын, үләчәк һәм Ахирәттә хисап бирәчәк берәр кешенең, бу вакыйгаларга чумып, алар өчен борчылып вакыт югалтуның урынсыз һәм мәгънәсез икәнлеген аңлар. Барлык бу вакыйгаларның артында берәр хәер булганын белер. Һичбер вакыйга каршында “ах-вах” килмәс. Аллаһка эшләрен җиңеләөтүве өчен дога итәр.
Һәм берәр авырлыкның артыннан җиңеллек килгәнендә, моның Аллаһка юнәлгән доганың бер каршылыгы булганын, Аллаһның догаларны ишеткәнен һәм кабул иткәнен уйлар һәм Аллаһка шөкер итәр.
Боларны фикерләп көнен дәвам иткән кеше, ни белән каршылашса да, катгый өметсезлеккә төшмәс, куркмас, куркып борчылмас, чарасыз хәлдә калмас. Аллаһның һәрнәрсәне бер хәер һәм гүзәллек өчен яратканын белер. Өстәвенә, моның турында барытик башына килә алачак зур вакыйгаларда гына түгел, бераз алда сөйләгәнебез кебек, көнлек тормышы эчендә, кечкенә-зур каршылашкан һәр күренеш вакытында уйлар.
Мәсәлән, планлаган мөһим берәр эше уйлаганы кебек булмаган, барлык уңышка ирешү чаралары үтәлүвенә карамастан, соңгы мизгелдә җитди каршылыкка очраган берәр кешене уйлагыз.
Әгәр бу кеше иман биргән тирән аңлаешка ия булмаса, шунда ук тискәреләнер, авырлыкка бирелер, борчылыр, кыскасы, уңайсызлыклар яшәр. Шулай булгач, һәрнәрсәдә дә берәр хәер булганын аңлаган кеше, Аллаһның бу вакыйга белән үзенә күрсәткән хикмәтләргә төшенеп, аларны табарга тырышыр. Шулай итеп, аңа Аллаһ тарафыннан, бу мәсьәләдә тагын да катгый хәзерлекләр күрүве өчен, ишарәтләр бирелгәне турында уйлар. Техник яктан кирәкле бөтен чараларны күрер һәм “бәлки шулай итеп тагын да олы зарарларның формалашувы алдыннан, чарасы күрелеп болар булмый калган” дип Аллаһка моның өчен  шөкер итәр.
Берәр җиргә барып җитәргә тырышканында кирәкле автобусын качырса, “бәлки соңга калувым яки бу автобуска менмәвем мине берәр казадан яки башка берәр начарлыктан саклагандыр”, - дип уйлый алыр. Болар барытик берничә үрнәк. “Моның кебек тагын бик күп хикмәт була ала”, - дип тә уйлар. Бу үрнәкләр кешенең гомеренә кагылышлы буларак тагын да күбәйтелә ала. Фәкать, әһәммиятле булганы шул: кеше төзегән планнар һәрвакыт көтелгән нәтиҗәне бирмәскә дә  мөмкин. Кеше үзен бер мизгелдә планлаштырганынан бик аермалы бер мохиттә таба ала. Менә шундый бер хәлдә тәвәккәлле итеп хәрәкәт иткән, очраган вакыйгаларда хәер эзләгән кеше казанышлы (табышлы, керемле). Чөнки Аллаһ аятендә кешеләргә шулай белдерә:
...Булыр ки хушыгызга китмәгән берәр нәрсә, сезнең өчен хәерледер һәм булыр ки яраткан нәрсәгез дә, сезнең өчен бер начарлыктыр. Аллаһ белер, сез белмәссез. (Бакара Сүрәсе, 216)
Аллаһның аятендә дә белдерелгәне кебек, без белмибез, фәкать Аллаһ белер. Гомумән, безнең өчен нәрсәнең хәерле булганын, нәрсәнең начар булганын белгән дә Аллаһтыр. Кешегә калганы, чиксез мәрхәмәт иясе һәм саклаучы Аллаһны дус итенү һәм Аллаһка тулысынча бер тәвәккәл белән тапшырылу.
БЕРӘР ЭШ ЭШЛӘГӘНДӘ УЙЛАНДЫРГАННАР
Берәр кешенең берәр төрле эш эшләгәндә акылының буш калмавы һәм даими буларак хәер юнәлешендә уйланувы бик әһәммиятле. Чөнки кеше шул ук мизгелдә берничә нәрсәне эшли алу сәләтенә ия. Мәсәлән, машина кулланган, өен чистарткан, спорт белән шөгыльләнгән, юлда йөргән һәркеше, шул ук вакытта хәерле, файдала нәрсәләр турында да  дә уйлана ала.
Чисталык ясаган берәр кеше, Аллаһның үзенә су, чистартучы матдәләр кебек мөмкинчелекләрне бирүве аркасында шөкер итәр. Аллаһның чисталыкны һәм чиста кешеләрне сөйгәнен белгәне өчен, эшләгән эшен бер гыйбадәт буларак күрер һәм Аллаһ ризалыгын казаныр. Аеруча, булган урынын чистартып, башка кешеләр өчен дә рәхәт (комфортлы) мохит ясаудан зәвек алыр.
Яки һәркайсы берәр эштәге кеше эченнән даими Аллаһка дога итәр, ясаган эшне җиңеләйтүвен Раббыбыздан теләр, Аллаһ теләмичә һичбер эшнең дә уңышлы булмаячагына төшенер. Коръәндә безгә үрнәк күрсәтелгән пәйгамбәрләрнең, эчләреннән даими буларак Аллаһка юнәлгәннәрен, берәр эштә булганнарында һәрвакыт Аллаһны уйлаганнарын күрербез. Бу бәхетле кешеләрнең берсе дә Хз. Мусадыр. Хз. Муса юлының өстендә очраган хатыннар төркеменә су эчерүләрендә ярдәмче булганнан соң Аллаһка юнәлгән. Бу вакыйга аятьләрдә шулай хәбәр бирелә:
Мәдйән суына барган вакытында, су алган бер кеше төркемен күрде. Аларның артларында (хайваннарны су башына китерүдән чигенгән) ике хатын күрде. Диде ки: “Бу хәлегез ни?” “Көтүчеләр малларын эчертмичә, без малларыбызга су эчертә алмыйбыз; әтиебез яше зур булган бер карт”, - диделәр. Шунда ук аларның көтүләрен сулады, соңыннан янә күләгәгә чигенеп әйтте ки: “Раббым, хакыйкатьтә миңа иңдергән һәр хәереңә мохтаҗмын.” (Касас Сүрәсе, 23-24)
Коръәндә күрелгән башка үрнәгебез дә, Хз. Ибраһим һәм Хз. Исмәгыйль. Аллаһ бу пәйгамбәрләрнең бергә эш эшләгәннәрендә башка иман итүчеләр өчен дә хәерле нәрсәләр уйлаганнарын һәм Үзенә юнәлеп бу мәсьәләдә дога укыганнарын хәбәр иткән. Аятьләрдә шулай боерыла:
Ибраһим белән Исмәгыйль Кәгъбәтулланың нигезен күтәргәч: “Ий Раббыбыз! Эшебезне кабул ит! Син ишетүче һәм күңелләрне белүчесең”, - дип дога кылдылар. “Ий Раббыбыз! Икебезне дә үзеңә итәгать итүче мөселманнардан кыл һәм нәселебездә дә мөселман булган җәмәгатьне насыйп ит һәм безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт вә тәүбәләребезне кабул итеп гөнаһларыбызны гафу ит! Син, әлбәттә, тәүбәләрне кабул итүче, рәхимлесең! Ий Раббыбыз! Бездән соң нәселебезгә үзләре арасыннан пәйгамбәр җибәр! Ул пәйгамбәр өйрәтер аларга Синең китабыңны һәм ислам диненең бөтен хөкемнәрен һәм пакьләр аларны мөшриклектән, бидгать гамәлләрдән һәм хәрам нәҗесләрдән. Ий Раббыбыз! Шиксез Сиңа тиңдәш юк, көч-кодрәт иясесең һәм һәр эшне мәслихәтче кылучысың (сәламәтлеккә ирештерүчесең).” (Бакара Сүрәсе, 127-129)
Бер үрмәкүч пәрәвәзенең уйлатканнары
Minik bir böceğin oluşturduğu ağın kusursuz bir tasarıma sahip olmasında düşünülecek çok şey vardır.
Көнен өендә үткәргән кешенең дә фикерли алачагы бик күп нәрсәсе бар. Мәсәлән, чисталык ясаганда өйнең һәр почмагына пәрәвезен үргән бер үрмәкүчне күрә алыр. Әгәр, гадәттә, кешенең әһәммият бирмәгән бу бөҗәк турында уйларга тиешлеген аңласа, үзенә яңа ишекләр ачылганын күрәчәктер. Чөнки каршысында күргән кечкенә бөҗәк, Аллаһның өстен яратылышының бер үрнәгедер. Бу үрмәкүчнең үргән пәрәвезендә мөкәммәл (камил) бер симметрия бар. Өстәвенә, үрмәкүч бу пәрәвезне бик тиз һәм ашыгыч рәвештә үрә, бу эшне эшләгәндә кире чигенеп, симметрик булганмы-булмаганмы дип бер тапкыр да контроль итми. Әмма уртада гаять төзек бер эш пәйда була. Кеше бу шакаттыргыч, кимчелексез симметрияне кеп-кечкенә бер үрмәкүчнең ничек башкарып чыга алганын кызыксынып, бераз эзләштергәндә, башка хакыйкатьләр белән дә каршылашыр: үрмәкүч кулланган җеп, шул ук калынлыктагы каучуктан 30%ка тагын да эластиграк. Үрмәкүч үргән бу пәрәвез шулкадәр өстен бер үзенчәлеккә ия ки, кешеләр тарафыннан пуля үткәрмәс жилет ясалуда үрнәк итеп алына. Ягъни күпчелек кеше тарафыннан гади үрмәкүч пәрәвезе буларак күрелгән нәрсә – асылында, дөньядагы иң идеаль индустрия материалы белән тиң кыйммәтлелектәге бер матдә.
Тирә-ягындагы җанлыларның кимчелексез төзеклегенә шаһит булган кеше, бу мәсьәләдә  фикерләвен дәвам итсә, тагын да гаҗәеп хакыйкатьләр белән каршылашыр. Гел күрелгән хәлдә һич игътибар ителмәгән, хәтта, бәлки дә ачуланып үтерергә тырышкан бер чебенне нечкәләп тикшергәндә,  аның бик чиста булувына һәм аермалы бер чисталык аңлаешына ия булганын күрер. Чебен еш-еш бер җиргә кунып, кулларын һәм аякларын аерым-аерым чистартыр. Аннан соң канатларын, йөзенә кунган тузанны куллары һәм аяклары белән җентекләп чистартыр. Чиста булувына ышанганчы бу эшләрен дәвам итәр. Башка төрле чебен һәм бөҗәк төрләре дә шул ук рәвештә һәм шундый ук әһәммият биреп чистарыналар. Бу да, чистарынуны аларга Бөек Аллаһ өйрәткәнлеген күрсәтә.
 
Görünmeyen akarlar
Чистарынган бер чебендә бик күп гыйбрәт бар
Шул ук чебен, очканында канатларын 1 секундта якынча 500 тапкыр кагыр. Мондый тизлеккә кеше ясаган һичбер машина да түзә алмас, ышкылып, ватылып бетәр һәм янар. Фәкать, чебеннең канатларына да мускулларына да, буыннарына да һичбер зарар килмәс. Җилнең ныклыгын һәм юнәлешен дә хисаплап, теләгән якка таба ялгышмыйча оча алыр. Кеше хәзерге  көндә ия булынган технологиясе белән дә хәтта, бу өстен сыйфатларга һәм очыш техникаларына ия булган машина ясалышыннан бик тә ерак. Әмма, чебен дип үтеп киткән һәм күпчелек вакытта игътибар бирелмәгән бер җан иясе, кеше ясый алмаган зур бер эшне башкарып чыга. Әлбәттә, моны чебеннең үзенең үзенчәлекләре һәм акылы белән эшләгәнен раслау мөмкин түгел. Чебендәге бу өстен сыйфатлар – Аллаһның аңа биргән сәләтләредер.
Бал кортларының кечкенә гәүдәләрендә кешеләр өчен шифа булган балны ясаулары - өстендә фикерләргә тиешле бер тема
Кеше шулай берәр тирә-ягына каранганында, күргән һәр ноктада күз белән күрелгән һәм күрелмәгән бер җанлылык бар. Дөнья өстендә җанлылар булмаган бер сантиметр да юк. Кешеләр, үсемлекләр, хайваннар күрә алган җанлылардан, ләкин кеше күрә алмаган, әмма барлыкларыннан ул хәбәрдар булган җанлылар да бар. Мәсәлән, яшәгән өй эчендәге һәр урын микроскопик җанлылар белән тулы. Шулай ук, сулаган һавада да чиксез вируслар йөри, бакчадагы туфракта күз алдына китерә алмаслык кадәр күпсанлы бактерия яши.
Дөнья өстендәге ышанылмас тыгызлыктагы җанлылыкны фикерләгән кешенең акылына шул җанлылардагы кимчелексез системалары, төзелешләре килер. Күргән җан ияләренең барысы да -Аллаһ сәнгатенең ап-ачык бер дәлиле. Шулай ук, микроскопик җанлыларда зур могъҗизалар да яшеренгән. Күз белән күрә алынмаган берәр вирусның, бактерияның яки лечинканың, талпанның, бетләрнең үзләренә күрә гәүдә механизмнары бар. Һәрберсенең яшәгән мөхитен, үрчү шәкелен, үрчү һәм саклану системаларын Аллаһ яраткан. Боларны уйлаган кешенең акылына Аллаһның аятьләре килер. Бер аятьтә шулай боерыла:
Күпме хайваннар, кошлар,үзләренә ризык хәзерләп куя алмыйлар. Аллаһ аларны да, сезне дә ризыкландырадыр, Ул – Аллаһ сүзләрегезне ишетүче, күңелләрегезне белүчедер. (Анкәбүт Сүрәсе, 60)
Хасталыкларның уйлатканнары
Кеше – бик күп кимчелекләре булган һәм бу кимчелекләрне бетерү өчен дәвамлы тырышлык күрсәтергә тиешле бер барлык.  Хасталыклар кешенең гаҗизлекләрен бик ачык бер шәкелдә уртага куя. Кеше бу сәбәпле үзе яки берәр танышы чирләгәндә, шөбһәсез, моның хикмәтләре өстендә фикерләргә тиеш. Уйлаганганында, иң гади дип күрелгән грипп авыруының да, кешеләрнең үгет алырлык гыйбрәтләр ташыганын күрер. Хасталанган вакытта шуларны уйлар: башта гриппка сәбәп булган нәрсә - күзгә күренмәслек кадәр кечкенә бер вирус. Барытик бу кадәр кечкенә бер барлык, 60-70 кило авырлыктагы кешене көченнән тайдыруга, йөри алмас, хәтта сөйләшә алмас хәлгә китерүгә илтә. Күпчелек вакытта дарулар, ашаган ризыклар да бер эшкә ярамас. Бердәнбер эшли алачагы – ятып көтү. Гәүдәсендә үзе берничек тә катыша алмаган бер сугыш барлыкка килә. Кеп-кечкенә бер җан иясенең каршында кешенең кулы-аягы баглы калыр. Шундый бер мизгелдә беренче башына килергә тиешле нәрсәсе - Бөек Раббыбыз Аллаһның түбәндәге аятьләре:
“Мине ашатучы, сусавымны бастыручы да – Ул. Хасталанган чагымда мина шифа биргән дә – Ул. Ул мине утерәчәк, соныннан терелтәчәк. Җәза көнемдә хаталарымны ярлыкаячак, дип өмет иткәнем дә – Ул. Раббым, миңа хикмәт ирештер, гыйлем бир, мине саф мөселманнардан кыл.” (Шуара Сүрәсе, 79-83)
Gözle görülemeyen bir virüs koskoca insan bedenini yatağa düşürebilmektedir.

Һәртөрле берәр хасталык белән очрашкан кеше, шул вакытында сәламәт чагындагы хәле белән авырган хәлен чагыштырып, икесе арасындагы аерманы төшенергә тиеш. Авырган вакыттагы гаҗиз хәлен, Аллаһка мохтаҗ булганын ничек хис итүвен, мәсәлән, берәр операцияга кергәнендә, һәрнәрсәнең хакиме булган Аллаһка ничек эчтән тырышып дога укыганын, Аны һәрвакыт истә тотырга кирәклеген аңларга тиештер.
Бер кешенең хасталыгына шаһит булганда да, шунда ук үз сәламәтлеген уйлап, Аллаһка шөкер итергә тиештер. Мәсәлән, бер мөэмин, аягы гарип калган берсен күргәндә, аягының үзе өчен никадәр бөек һәм мөһим бер нигъмәт булганын аңлар. Һәр иртә торыр-тормас, рәхәтлек белән теләгән җиргә йөрүнең, кирәк булганда йөгерә алуның, беркемгә мохтаҗ булмыйча һәр эшен җиңеллек белән эшли алуның – Аллаһның бер бүләге булуын аңлар. Бу рәвештә чагыштырып фикерләгәне өчен кулындагы нигъмәтләрнең кадерен тагын да яхшырак аңлар.
Күзгә күренмәгән бер вирус кешенең зур гәүдәсен ятакка ата ала
ГОРУР, КЫЛАНЧЫК, АГРЕССИВ, НАЧАР ӘХЛАКЛЫ БЕРӘРСЕ БЕЛӘН КАРШЫЛАШКАНДА НИЛӘР УЙЛАНЫЛЫР?
Берәр кеше көн эчендә эш урынында яки укуда бик күп төрле кеше белән очраша ала. Әлбәттә, бу кешеләрнең барысы да үзе кебек матур әхлаклы, Аллаһтан курыккан кеше булмаска мөмкин. Андый кешеләр белән каршылашкан кеше, янә Аллаһ әмер иткән өстен әхлак белән яшәр, бервакытта да аларның тәэсирендә калмас. Аларда булган барлык начар әхлакларның сәбәбе – Аллаһ куркувы булмавы һәм Ахирәткә ышанмаганнарыннан  килгәнлеген аңлар. Һәм акылына шулар килер: Аллаһ кешеләрне Җәһәннәм газабы белән куркыта һәм шулай итеп чиксез газапны уйлап, дөньялыктагы хәрәкәтләренең төзәтүләрен, күңелдән Аллаһка юнәлүләрен һәм дини ихласлылык белән яшәүләрен тели. Кеше шундый бөек һәм мөһим бер куркыту белән кара-каршы булганлыгын аңласа, шөбһәсез, бу куркытудан һәм ул кирәктергән нәтиҗәдән сакланыр өчен алдан чарасын күреп, боларны булдырмый калырга тырышыр. Барытик бу куркыту турында уйланмаган һәм гомумән әһәммиятен аңламаган кешеләр, гүя алар өчен хәзерләнгән ут һәм газап тулы бер урын юк кебек яшәрләр.
Бу хакыйкатьләрне аңлаган кешенең акылына бик әһәммиятле башка фикерләр дә килер. Бу кешеләрнең һәрберсе җәһәннәм утының кырыенда торганда хәлләре, хәрәкәтләре бөтенләй башка булачак. Мәсәлән, бүген кыланчык, әдәпсез һәм горур хәрәкәтләр күрсәтүдән качынмаган кеше, Хисап Көнендә тотылып, җирдән сөйрәлеп һәм дәвамлы түбәнсетелеп Җәһәннәм чокырының янына китерелгәнендә, йөз чагылышы, хәрәкәте, сөйләшү ысулы, кулланган сүзләр шундый, әлеге кебек булмаячак.
Ул кяферләр фани дөнья тормышына алдандылар. Алар диннәрен бер уен-шаяру кебек итеп тоттылар. Алар шушы көнгә калачакларын онытты, хәтта аятьләребезне инкяр итте, шулай булгач, Без дә аларны оныттык. (Араф Сүрәсе, 51)
Яки агрессив, хөрмәт итмәгән, гаеп эшләүдә ачык, һичбер кешелек сыйфаты (дәрәҗәсе) калмаган берәр кеше, шул ук шәкелдә җәһәннәм утының кырыена китерелсә, җәһәннәм газабын күргәне өчен чиксез бер чарасызлыкка төшәчәк (өметсезлеккә биреләчәк).
Дөнья тормышында дин әхлагы буенча яшәү, гыйбадәтләрен җиренә җиткереп үтәү өчен төрле акланулар санаган берәрсе, җәһәннәмнең ишегендә көткәндә, үзенә намаз кылу кушылса, шул ук аклану сүзләрен сөйләмәс.
Менә Аллаһтан курыккан кеше бу хакыйкатьләрне берничек тә акылыннан чыгармас. Җәһәннәм утын фикерләр һәм бу вакытта дөрес хәрәкәтнең, дөрес сүзнең, матур әхлакның ни булганын күрер. Җәһәннәмнең барлыгына катгый ышанганы һәм дәвамлы фикерләгәне өчен, даими Җәһәннәм утының янында кебек күзаллар һәм һәр эшеннән хисапка чигеләчәген төшенеп хәрәкәт итәр.
Аллаһ кешеләргә Җәһәннәмне һәм Хисап Көнен уйлауларын шулар белдергән:
Аң булыгыз, ул Көнне (Кыямэттэ) дөньяда игелек кылган булса да, яманлык кылган булса да, һәркем үз әжерен табар; кеше кылган яманлыкларыннан ерак арада торырга теләр.  Аллаһ асылда сезне (Үзенэ каршы килүдән) куркырга боера. Аллаһ колларына чиксез шәфкатьледер. (Ал-и Имран Сүрәсе, 30)
Ашаган вакытта...
Җирне сезнең өчен яшәү мәйданы иткән дә, Күкне дә сезнең өчен гөмбәз итеп ясаган да, сезгә гүзәл рәвеш-кыяфәт биргән дә һәм сезне саф-пакъ тәгамнар белэн ризыкландырган да – Аллаһтыр. Менә ул инде сезнең Раббыгыз. Галәмнәрнең Раббысы Аллаһ – бөекләрдән дә бөектер. (Мөэмин Сүрәсе, 64)
Allah insanları çeşit çeşit yiyeceklerle rızıklandırmıştır. Türlü tat ve kokularda hoşumuza giden binlerce yiyecek çeşidi olması, Allah'ın insanlar üzerindeki rahmetinin sayısız göstergelerindendir.
Аллаһ кешеләрне төрле ризыклар белән нигъмәтләндергән. Төрле тәм һәм исләрдәге, хушыбызга киткән меңләрчә ризык төренең булувы, Аллаһның кешеләр өстендәге мәрхәмәтенең күрсәткече
Аллаһ кешеләргә дөньяда төрле төрдәге, матур, чиста, ашаганнарга ләззәт бирүче ризык һәм эчемлекләр биргән. Әлбәттә, боларның барысы да - Аллаһның чиксез лотыфын (бүләген, нигъмәтен) һәм кешеләр өстендәге мәрхәмәтенең берәр чагылышы. Кешеләр бертөрле ризык һәм эчемлек белән дә яши алырлар иде дә бәлки, әмма, кешеләргә санаусыз нигъмәт биргән; җиләк-җимешләр, төрле төрдәге итләр...
Бу нигъмәтләрнең барысының Аллаһтан булганын белгән мөэмин дә, өстәл алдына утырганда болар турында фикерләр һәм Раббыбызга шөкер итәр.
Ашаган вакытта өстәлдә булган җимешләрне күргәч ниләр уйланылыр
Коръәннең бик күп аятләрендә Аллаһның кешеләрне төрле ризыклар биреп нигъмәтләндергәне турында сөйләнелә. Өстәл алдына утырган бер кешене алдына бу нигъмәтләр тезелгән. Туфрактан чыккан төрле-төрле үсемлекләр, хайваннар җитешрергән ризыклар өстәлләрне бизи. Кеше болардан зәвек алачак рәвештә яратылган. Берсеннән берсе ләззәтле булган бу ризыклар, шул ук вакытта кешенең яшәве өчен дә кирәкле була ала. Бер уйлап карыйк: яшәвебез өчен кирәк булган ризыкларның һич ләззәтләре булмаса,  тәмнәре бик начар булса ни эшләр идек? Яки бик ләззәтле булуларына карамастан, болар безгә зарарлы булса иде?... Яки бары тик берничә ризык булса иде һәм кеше алардан бары тик аякта калу өчен файдаланса иде? Өстәлдә күрелгән рәвештәге бер рәсем, гүзәл манзара белән каршылашуыбызның бердәнбер сәбәбе – Аллаһның безгә булган лотыфы һәм мәрхәмәте. Кеше фәкать җимешләр турында фикерләсә дә, өстендәге нигъмәтләрне аңлый алыр.
Tomurcuklarından ütülenmiş gibi buruşmadan çıkan çiçekler...
Утырган өстәл алдында төрле-төрле җимешләрне күргән акыллы бер кеше шуларны уйлар:
  • Кап-кара бер пыяланың эченнән, төрле төсле, төрле исле, эчләре мускус кебек чип-чиста булган җимешләрнең чыгувы – һәрберсенең тәме бик хуш һәм ләззәтле булувы, Аллаһның кешеләргә биргән бөек бер нигъмәте.
  • Банан, мандарин, әфлисүн, кавын, карбыз – кыскача, барлык җимешләр үзләренең төргәкләре (төрү материаллары) белән яратылганнар. Һәркайсының кабыгы черүдән, бозылудан һәм тәмләрен саклар. Исләре дә төргәкләренең эчендә саклана. Төрү материаллары ачылганда исә, бервакыттан соң карала, бозыла башларлар.
  • Җимешләрнең һәрберсендә, аерым-аерым тикшергәндә, бик күп нечкәлекләр булганын күрер. Мәсәлән, әфлисүн һәм мандарин узенчәлекле буларак телемләнгән. Бер бөтен хәлендә булсалар, шул кадәр сулы бер җимешне ашау кеше өчен авыр булыр иде. Әмма, Аллаһ аларны кечкенә телем хәленә китереп, кешеләргә җиңеллек тәэмин иткән һәм бер матурлык өстәгән. Шөбһәсез, җимешләрнең эчендәге бу кимчелексез, ихтияҗга күрә һәм бик эстетик төзелеш - өстен бер гыйлем иясе булган Аллаһ яратылышының дәлилләреннән.
  • Мәсәлән, җиләк - тышкы күренеше һәм тәме белән бик үзенчәлекле бер җимеш. Өстендәге мотивлары гүя миллиметр-миллиметр үлчәнеп эшләнгән кебек. Кызыл һәм эстетик формасының өстендәге яшел яфраклары белән - Аллаһның тиңдәшсез сәнгать әсәрләреннән берсе. Тәмендәге һәм исендәге матурлык, орлыксыз һәм кабыксыз булганы белән ашаганда һичбер авырлыгының юклыгы, кешегә Җәннәт җимешләрен хәтерләтер. Туфрак эчендә җитлеккән бер җимешнең, шулкадәр матур һәм күзгә ташланып торган бер төскә, шул кадәр тәмле бер искә ия булувы – аны үрнәксез яраткан, сәнгатен, акылын һәм гыйлемен яраткан барлыкларында күрсәтүче Раббыбызны безгә танытыр.
  • Һәр ел фасылында аерым җимешләрнең булувы да - өстендә фикерләргә лаяклы бер тема. Мәсәлән, кыш көне кешеләрнең иң күп витаминга ихтияҗлары булган вакытта, мандарин, әфлисүн һәм грейпфрукт кебек С витамины ягыннан бай җимешләрнең булувы, җәйнең дә кешеләрнең сусавын бетереп рәхәтлек бирә торган чия, кавын, карбыз, персик кебек җимешләрнең чыгувы – Аллаһның кешеләргә лотыфы һәм нигъмәте.
  • Җимешләрнең ботакларындагы яки чәчелгән хәлләрендәге күренешләре дә, Аллаһ тарафыннан тәкъдим ителгән бер матурлык. Коп-коры утын өстендә эче сулы, күбесенең тышы үзенчәлек белән ялтыратылган кебек, ботагына ныклы багланган йөзләрчә җимеш күренеше, һәрберсен Аллаһ яратканының дәлилләре. Мәсәлән, тәлгәш-тәлгәш виноградлар, гүя аерым-аерым асылмалы ботакларына урнаштырылган кебектер. Аллаһ һәрберсен тиңдәшсез һәм ишсез яраткан. Ботакларындагы күренешләре исә кешеләрнең хушына китәчәк шәкелдә урнаштырылган. Бу сәбәпле, Аллаһ Коръәндә җәннәтне тасвирлаганда: Җәннәт агачларының күләгәсендә, үрелеп кенә ала торган жимешләр ашап, истирахәт (рәхәтлек) табарлар (Инсан Сүрәсе, 14) аяте белән Җәннәт җимешләренең җыелуга, ягъни ботакларыннан өзелергә хәзер булганнарын белдерә.

Hoşumuza giden her görüntü Allah'ın sanatını tanıtır. Bir bahçenin güzelliğini gören insan "MaşaAllah, Allah'tan başka kuvvet yoktur" diyerek Allah'ı yüceltmelidir.

Әлбәттә, монда санап үтелгәннәр - бары тик чикле берничә үрнәк. Аллаһ яраткан нигъмәтләр санап бетермәслек кадәр төрле. Ашау өстәлендә моны аңламаган кешенең акылына Аллаһның бер башка аяте килер:
Яралткан белән яралтырга көченнән килмәгән тиң буламы? Шуны да аңлар дәрәҗәдэ түгелмени сез? Аллаһның бәрәкәтен (рәхмәтен, байлыгын) санарга алынсагыз,очына чыга алмассыз. Шик –шөбһәсез ки, Аллаһ ярлыкаучы, гафу итүче.(Нахль Сүрәсе, 17-18)
Тәмнәрнең һәм исләрнең уйлатканнары
Кеше бу рәвешле фикерләргә дәвам иткәнендә, Аллаһ яраткан матурлыкларны һәм нечкәлекләрне бик тә аера башлар. Вөҗданлы бер кеше боларның барысын уйлаганда, шул ук вакытта Аллаһ биргән бу нигъмәтләрдән зәвек ала алуның да - янә Раббыбызның иң бөек бер лотыфы булганын акылыннан кичерер. Бигрәк тә, Аллаһның кешеләргә биргән тәм тою һәм ис сизү тойгыларын дөньядагы бик күп матурлыкларны күрүвебез, абайлавыбыз өчен яратканын хәтерләр. Һәм шулай уйлар: әгәр безнең ис сизү тойгысы булмаса иде, чәчәк исеннән, ашаган җимешләрдән, мангалдан хәзер алган зәвегебезне (ләззәтебезне) ала алмас идек. Әгәр тәм тоя алмасак, шоколадның, шикәрнең, итнең, җиләкнең һәм башка нигъмәтләрнең кабатланмас тәмнәренең һичберсен аңлый алмас, тоймас идек.
Шуны онытмаска кирәк: төссез, тәмсез һәм иссез бер дөньяда да яши алыр идек. Һәм Аллаһ боларны безгә нигъмәт буларак бирмәсә, бу матурлыкларны без һичбер шәкелдә куллана алмас идек. Фәкать, Аллаһ һәм исләрне, һәм тәмнәрне, һәм дә боларны сизә алачак тойгы системаларын яратып, моны кешегә чиксез мәрхәмәтеннән биргәндер (насыйп иткәндер).
Бакчада йөргәндә...
Табигатьтә булган матурлыкларның уйлатканнары
Аллаһка иман иткән кеше табигатьтә күргән матурлыклар каршысында Раббыбызны тәсбих итәр, Аны кимчелекләрдән паклар. Булган барлык матурлыкларны хакиме (хуҗасы) булган Аллаһның яратканын аңлар. Барлык матурлыкларның Аллаһка караганлыгын, Аның Җәмал (гүзәллек, матурлык сыйфатлары) сыйфатын чагылдырганын белер.
Кеше табигатьтә йөргәндә алдына һәрвакыттагыдан күбрәк матурлык чыгар. Бер үсентедән чыккан сары ромашка, кошлардан кырмыскага кадәр һәрнәрсә, өстендә фикерләүне кирәк иткән детальләр белән тулы. Кеше болар өстендә уйлаган саен Аллаһның көчен һәм кодрәтен аңлар.
Бөреләрдән үтекләнгән кебек бөрешмичә чыккан чәчәкләр...  
Хушыбызга киткән һәр күренеш Аллаһның сәнгатен танытыр. Бер бакчаның матурлыгын күргән кеше: “Машаллаһ, Аллаһтан башка куәт юктыр”, - диеп Аллаһны бөекләргә, сокланырга  тиеш
Кешенең табигатьтә күргән барлык матурлыклар - Аллаһның өстен һәм тиңдәшсез ярату көченең дәлилләре. Җәннәт исә дөньядагы матурлыклар белән чагыштыра алмаслык кадәр кимчелексез булачак

İnsanın doğada gördüğü tüm güzellikler, Allah'ın üstün ve benzersiz yaratma gücünün delilleridir. Cennet ise dünyadaki güzelliklerle kıyaslanamayacak kadar kusursuz olacaktır.
Мәсәлән, күбәләкләр - бик эстетик һәм күзләрне сөендергән барлыклар. Неп-нечкә челтәр кебек канатларының өстендәге симметрия, бизәкләрнең кул белән төшерелгән кебек бик төгәл булувы, бер-берсе белән килешеп торган, фосфорлы төсләре белән Бөек Аллаһның тиңдәшсез сәнгатенең һәм өстен ярату көченең дәлилләреннән.
Шул ук шәкелдә җир йөзендәге санаусыз төрдәге үсемлекләр һәм агачлар да Бари булган ягъни яраткан, кимчелексез бар итүче Аллаһ яраткан матурлыклардан. Берсеннән берсе бөтенләй башка төсләргә ия чәчәкләр, аерым күренешле агачлар кешеләргә зәвек бирүче итеп яратылган.
Иман иткән кеше роза, фиалка, ромашка, сөмбел (гиацинт), күке яше (орхидея), канәфер һәм башка чәчәкләрнең ничек итеп шулкадәр шома (тигез, кимчелексез) яссылыклары булганын, бөреләренең эченнән һичбер бөрешкәнлек булмыйча, тип-тигез үтекләнгән кебек ничек чыга алганнарын төшенер.
Аллаһ яраткан бер башка матурлык та - бу чәчәкләрнең искиткеч исләре. Мәсәлән, бер розаның дәвамлы тирә-ягына тараткан, һич үзгәрмәгән ныклы исе бар. Соңгы технология белән дә бу роза исенең бергә бер охшашы ясала алмый. Лабораторияләрдә бу исенең копиясен ясарга тырышканда барлыкка килгән нәтиҗә бик җитешсездер. Бер розаның исенә охшатырга тырышып ясалган исләр, гадәттә, кешедә рәхәтсезлеккә сәбәп булган авыр исләрдер. Югыйсә, роза исе кешедә һичбер рәхәтсезлеккә сәбәп булмас.
Иман иткән кеше боларның һәрберсенең Аллаһны тәсбих ителүве (кимчелекләрдән пакъ дип беленүве), яраткан матурлыкларда Аллаһ сәнгатенең һәм гыйлеменең танылувы өчен яратылган барлыклар булганын белер. Бу сәбәптән бакчасында йөргәндә, бу матурлыкларны күргәндә: “Машаллаһ!Аллаһтан башка көч-куәт иясе юк” (Кәхф Сүрәсе, 39), - дип Аллаһны бөекләр. Аллаһның барлык бу матурлыкларны кешеләрнең хезмәтенә биргән һәм Ахирәттә алар белән чагыштыра алмаслык өстенлектәге матурлыкларны иман иткәннәргә бирәчәген хәтерләр. Һәм шуның аркасында Раббыбызга каршы тойган мәхәббәте кат-кат артыр.
Бакчада йөргәндә күргән бер кырмыска өстендә һич уйландыгызмы?

Büyük bir gayretle yuvasına yiyecek taşıyan bir karınca.
Кайбер кешеләр тирә-ягындагы күргән җанлылар турында фикерләүне бик кирәк дип тапмас. Һәр көн күргән җан ияләренең кызыксындыргыч үзенчәлекләре  була алувы акылларына килмәс. Югыйсә, иман иткән бер кеше өчен, Аллаһ яраткан һәр җанлы хатасыз бер яратылышның эзләрен ташыр. Менә кырмыскалар да бу җан ияләреннән. Иман иткән кеше бакчада йөргәндә, очраткан бер кырмысканы күрмәгәндәй, яныннан үтеп китмәс. Аның шаккатырлык үзенчәлекләрен күреп Аллаһның кимчелексез яратылышына шаһит булыр.
Мәсәлән, бер кырмысканың йөрүвен тикшерү дә уйландыргыч. Миллиметрик нечкәлеккә ия булган аякларын бик тигез шәкелдә бер-бер артлы хәрәкәт иттерер, өстәвенә, кайсы аягының башта, кайсысының соңыннан киләчәген бик яхшы белер. Һич бутамыйча тиз-тиз хәрәкәт итә алыр.
Бу кечкенә бөҗәк, үз гәүдәсеннән тагын да зуррак сыныкларны йөкләр. Бик тырышлык белән аларны өенә ташыр. Үз гәүдәсе белән чагыштырылганда бик озын араларны үтәр. Очы-кырые булмаган бер туфрак нигезендә күренер дә, һичбер юл күрсәтүче булмавына карамастан, өенә таба барыр. Өстәвенә, бу өйнең кереше кешенең исбатлауларында шактый авырланачагы һәм  кечкенә булувына карамастан, ул һич ялгышмас һәм кайда булса да бу өйне табар.
Кеше, бакчада бер-бер артлы төзелгән, зур бер гайрәт белән өйләренә ризык ташырга тырышкан кырмыскаларны күргәч, бу кечкенә җанлының шулай җаны-тәне белән тырышувы өчен нинди максаты була алыр микән дип уйлар. Соңыннан бер кырмысканың бары тик үзе өчен генә түгел, колониясендәге башкалар, королева-кырмыска һәм балалар өчен дә дәвамлы ризык ташыганын аңлар. Шулкадәр кечкенә һәм  үзенең алга киткән мие дә булмаган кырмысканың бу тырышлыкны, дисциплинаны, фәдакарлыкны кайдан белүве - өстендә уйланырга тиешле бер тема. Боларның барысын уйлаганнан соң ясалган нәтиҗә исә: кырмыскалар да, барлык башка җанлылар кебек, Аллаһның илһамы белән хәрәкәт итәрләр, бары тик Аның әмеренә иярерләр.
Үрелеп үсүче үсемлекләрнең “Акыллы” хәрәкәтләренең уйлатканнары

Sarmaşığın kendini bir cisme dolaması şuurlu bir varlığın hareketine benzer.
Бакчада йөргән бер мөэмин, Аллаһ яраткан матурлыклардан берсе булган үрелеп үсүче үсемлекләр белән каршыларшканында, алар турында уйланыр. Чөнки фикерләгән кеше өчен тирә-ягындагы һәр барлыкта дәрес алачак дәлилләр бар.
Мәсәлән, үрелеп үсүче үсемлекләрнең берәр ботакка яки берәр җисемгә уралулары турында кешеләргә дикъкат, игътибар белән уйланырга кирәк. Әгәр бу үсүне берәр җиргә яздырып, соңыннан тиз кинокадрда карасак, үрелеп үсүче үсемлекләрнең гүя акылга ия бер барлыклар кебек хәрәкәт иткәннәрен күрербез. Гүя алларында берәр ботак булганын күргәннәре кебек, шул ботакка таба үзләрен сузарлар һәм, гадәттә, аркан атып, үзләрен ботакка багларлар. Хәтта, кайбервакыт берничә тапкыр әйләнеп, үзләрен ныгытып куярлар. Шул рәвештә тиз алга китерләр, юлы беткәннәрендә кире кайтып яки түбәнгә таба төшеп, үзләренә бер юл табарлар. Менә боларга шаһит булган мөэмин, Аллаһ бар иткән барлык җанлыларның үзләренә хас булган, хатасыз системалар белән яратылганын тагын бер тапкыр күрер.
Аеруча берәр үрелеп үсүче үсемлекнең хәрәкәтләрен күзәтүне дәвам иткәнендә, аның тагын бер мөһим  үзенчәлегенә шаһит булыр. Үрелеп үсүче үсемлекнең ян тарафларга үсентеләр чыгарып, үзен булган диварның өстенә ныгытып ябыштырганын күрер. Акылсыз бер үсентенең ябышувы шулкадәр көчледер ки, ябышкан дивардан чыгартылганда, диварның буявын да сөртә алыр.
Шундый бер үсентенең барлыгы, боларны күреп өстендә фикерләгән мөэмингә бу үсентене яраткан Аллаһның кодрәтен тагын бер тапкыр күрсәтер.
Агачларның уйлатканнары

Kuru bir odundan yemyeşil ve canlı yaprakların çıkması, metrelerce yükseklikteki yaprakların incecik damarlarına kadar suyun ulaşabilmesi, yaprakların kızgın güneşin altında dahi kurumamaları... Bunlar ağaçların düşündürdüğü sayısız konudan sadece
birkaçıdır.
Агачларны һәркөн, һәрҗирдә күрербез, әмма бик биек агачның иң очындагы ботагына, иң очындагы яфрагына кадәр суның ничек ирешә алганлыгы турында һич уйланганыгыз бармы? Бер охшату ясап, андагы гаҗәеплелекне тагын да яхшырак аңлый алырбыз. Квартирагызның подвал катындагы депо эчендәге суның гидрофор  яки башка көчле мотор кулланмыйча өске катларга чыгувы мөмкин түгел. Хәтта беренче катка да суны җибәрә алмассыз. Шулай булгач, агачларда да гидрофорга охшаган көчле бер насос системасы бар. Кире хәлдә, агачның гәүдәсенә һәм ботакларына суның ирешә алмавы аркасында, агачлар кыска вакыт эчендә үлә алырлар.
Бары тик Аллаһ һәр агачны кирәкле барлык җиһазлары белән бергә яраткан. Хәтта бик күп агачтагы насос системасы, кешенең үзе яшәгән квартира белән чагыштырылганда, чагыштырылмаслык дәрәҗәдә өстен. Менә тирә-ягындагы һәрнәрсәгә “күргән бер күз” белән караган кешенең, бу барлыкларны күргәндә фикерләгән темалардан берсе дә - шушы.
Бер башка тема исә, яфраклар белән бәйле. Күргәннәре өстендә уйланган берәр кеше агачка караганда, өстендәге яфракларына гадәтләнгән булса да, аларга чираттагы барлыклар буларак карамас. Алар белән бәйле бик күп кешенең акылына килмәгән нәрсәләр уйлар. Мәсәлән, яфраклар - бик нәфис ясалышлы барлыклар. Барытик, моңа кармастан, кыздырган эсселек астында да корымаслар. Кеше 40 градус эсселек астында бераз торса, тиресенең төсе үзгәрер, кирәгеннән артык су югалтыр. Фәкать, яфраклар, неп-нечкә тамырларыннан бик аз су ала алуларына карамастан, көннәр буе, хәтта айлар буе кыздыручы эсселек астында янмыйча ямь-яшел кала алалар! Менә бу – Аллаһның һәрнәрсәне тиңдәшсез бер гыйлем белән бар иткәнен күрсәткән бер яратылыш могъҗизасы. Иман иткән кеше дә бу яратылыш могъҗизасы турында фикерләп, Раббыбызның бөеклеген бер тапкыр күреп, тәсбих итәр.
Коры утыннан ямь-яшел һәм җанлы яфракларның чыгувы, метрларча биеклектәге яфракларның неп-нечкә тамырларына кадәр суның ирешә алувы, яфракларның кызган кояш астында да корымаулары... Болар – агачлар уйландырган чиксез темалардан бары тик берничәсе
ГАЗЕТА УКЫГАНДА ҺӘМ ТЕЛЕВИЗОР КАРАГАНДА...
Кешеләр, гадәттә, көн эчендә яки кич өйләренә кайткач газета һәм телевизор хәбәрләрен карыйлар. Бу хәбәрдәрдә дә вөҗданлы кеше өчен өстендә фикерләп дәрес алачак, Аллаһның аятьләрен күрәчәк темалар бар.
Аллаһ куркуы булган кешеләрдә бу күренешләрнең берсе дә булмый
Һөҗүм, ачу, җинаять ешлыгының уйлатканнары
Һәркөн газеталарның өченче битләрендә һәм телевизор хәбәрләрендә бик күп кеше үтерү, яралау, бурлык, ташлану, хәйләчелек, үз-үзенә кул салу кебек вакыйгаларның хәбәрләре очрар. Бу вакыйгаларның шулкадәр еш тормышка ашувы, кешеләрнең зур өлеше тарафыннан бу төр хаталарны эшләүгә шулкадәр ачык булувы кешегә Аллаһ динен тотмаган кешеләрнең очраган зарарларын күрсәтер. Бер кешенең акча алу өчен кеп-кечкенә бер баланы корбан итеп алувы, аны бик куркытувы, хәтта үтерә алувы; коралын төбәп, һич курыкмыйча кешенең йөзенә атувы; башка берәрсенең ришвәт алувы, алдавы, үзен-үзе үтерүве... Боларның барысы да - бу кешеләрнең Аллаһтан курыкмауларының, Ахирәтнең барлыгына ышанмауларының бер күрсәткече. Аллаһтан куркып сакланган, Ахирәттә хисап бирәчәген белгән кеше боларның берсен дә эшләмәс. Чөнки боларның һәркайсы - Ахирәттә Җәһәннәм белән каршылык күрсәтеләчәк гамәлләр.
Бер кеше “мин – атеист, Аллаһка ышанмыйм, әмма ришвәт алмам”, - дия алыр. Тик Аллаһтан куркувы булмаган кешенең бу сүзе һич ярарлык булмас. Чөнки булган шартлар үзгәргәндә, сүзендә тормау ихтималы бик көчле. Мәсәлән, бу кеше ашыгыч сәбәп аркасында акча табырга кирәк булганда, каршысына урлауга яки  ришвәт алуга илтүче берәр форсат чыкканында, бу сүзендә тормаска мөмкин. Яки шундый кешенең үз җаны куркыныч астында булганда, янә сүзендә торуы өмет ителмәс. Мәсьәлән: кеше авыр хәлдә ришвәт алудан качынса да, башка бер хәрам фигыльгә юнәлә алыр. Бары тик Аллаһтан куркувы булган кеше өчен шартларның яки урынның алышувы берни үзгәртмәс. Иман иткән кеше, ни булса да, берничек тә Ахирәттә хисабын бирә алмаячак эш эшләмәс.
Бу сәбәпле, һәркөн газеталарда, дус мәҗлесләрендә зарланылган, “бу кешеләргә ни булды?” – дип әйттергән вакыйгаларның сәбәбе - дөньяның төрле өлкәләрендә хаким булган динсезлек. Барлык бу хәбәрләрне күргән мөэмин, боларның өстеннән узып китмәс, бердән-бер чишелешнең кешеләргә Аллаһка мәхәббәтне һәм Аннан куркуны өйрәтеп, мәгънәви кыйммәтләрне җанландыру булганын аңлар. Чөнки Аллаһтан куркып сакланган, Ахирәттә хисап бирәчәген белгән кешеләр катнашкан җәмгыятьтә моның кебек вакыйгаларның булувы мөмкин түгелдер. Шулай итеп, җәмгыятьтә хозур (тынычлык) һәм ышаныч иң өстен дәрәҗәдә булыр.
Иртәгә кадәр сөргән (сузылган) дискуссия программаларының уйлатканнары
Яңадан күргәннәре турында уйлануны дәвам иткән кеше өчен телевизорларда урын алган бәхәс программалары да гыйбрәт бирүче.
Бу дискуссия программаларына шул көннең темасы белән иң якыннан таныш һәм шул темада иң күп белеме булган кешеләр чакырыла. Бу кешеләр сәгатьләрчә бер тема турында сөйләшерләр, барытик беркем дә эшнең эченнән чыга алмас һәм бер нәтиҗәгә дә килә алмас. Югыйсә, ул дикуссия программаларына килгәннәр – мәсьәләне  чишә алачак кешеләр.
Өстәвенә, бик күп бәхәснең чишеп табылган җавабы аеруча ачык. Барытик  бер өлеше кешеләрнең шәхси файдалары, тирә-якның басымы астында калулары, җитди чишелеш эзләү юнәлешенәдәге адымнар урынына, үз исемнәрен алгы планга чыгару гайрәтләре бөтен эшләрне, гадәттә, чишелешсез калдырыр.
Боларның барысына шаһит булган вөҗданлы бер кеше, бу вакыйгалар чыганагының да кешеләрнең Аллаһ диненнән ерак булулары икәнлеген аңлар. Чөнки Аллаһка иман иткән берәр кеше һич тә җаваплылыксыз, чишелешсез һәм ваемсыз бер эш эшли алмас. Аллаһның каршысына чыгарган һәр вакыйгада бер хикмәт булганын; дөньяда һәр мизгел күзәтү астында булганлыгын; акылын, көчен, белемен Аллаһ риза булачак шәкелдә кулланырга тиешлеген белер. Аеруча, моның кебек программаларны караган бер мөэмин Аллаһның бер аятен дә искә алыр:
“...кеше күп нәрсә хакында бәхәскә керәдер.” (Кәхф сүрәсе, 54)
Бу төр программаларда очраган хәл: кешеләрнең бик күбесендә булган бәхәсләшү , тагы да дөресрәге, тавыш чыгару якларының уртага чыгувы. Бу кешеләрнең зур өлеше, бигрәк тә үзләренә юнәлтелгән  сорауны да сизмичә, барытик үзләренең сөйлиячәкләренә генә ияреп, бер мизгел алда аны сөйләргә тырышулары, бер-берләренең сүзен кисүләре, тавышларын җиңеллек белән күтәреп, шунда ук сабырлыкларын югалтып кызып китүләре, хәтта каршындагы кешеләрне хурлап мыскыллаулары, бу кешеләрнең тискәре якларын уртага чыгарулары ягыннан әһәммиятле.
Аллаһ куркувы булган, тулаем җитди һәм дөрес кешеләр җыелган бер мәҗлестә шулкадәргә сузылган һәм нәтиҗәсез калган хәл һич булмас. Максат – Аллаһ ризасы булачак нәтиҗәне табу һәм кешеләргә иң күп файда китерерәчәк, акылга һәм вөҗданга иң туры килгән метод (ысул) табу һәм һич вакыт уздырмыйча тормышка ашыру. Һәркем вөҗдан белән алынган карардан канәгать булганы өчен бернинди дискуссия дә килеп чыкмас.
Берәр кеше каршы чыкса, әгәр бу кешенең ризасызлыгы хаклы сәбәпләргә таянса һәм күрсәткән юлы да дөрес булса, шунда ук аның тәкъдиме кабул ителер. Чөнки Аллаһтан куркып сакланган кешеләр, башкалар кебек горурланып, сүз аңламас бер хәрәкәт күрсәтмәсләр. Аллаһның Коръәндә белдергәне кебек:
“...һәм һәр белем иясенең өстендә тагы да яхшырак белгән бардыр” (Йосыф сүрәсе, 76) дип, иң дөрес булганын тормышка ашырырлар.
Киресенчә бер хәлдәге, ягъни бик күп өлкәдә булган, иртәгә кадәр сузылган һәм һичбер нәтиҗә бирмәгән бәхәсләр, кешеләргә дин китергән матур әхлакның һәм бөек характерның булмаганы бер мөхиттә ниләр була алачагын күрсәтүве ягыннан уйландыручы.
Дөньяның дүрт бер янындагы ачлык һәм ярлылыкның уйлатканнары
Газета һәм телевизор хәбәрләрендә еш очраган темалардан берсе дә - кешеләр арасында булган гаделсезлек.
Дөньяның бер ягында бик бай һәм мул яшәгән бик зур өлкәләр, икенче ягында да ашар ризыгы, иң гади хасталыкның да дәвалаячак дарувы булмаган, караусызлыктан бер-бер артлы үлгән кешеләр бар. Бу хәл күрсәткән беренче хакыйкат исә - дөньяда булган золым системасы. Чөнки бай булган берничә өлкә өчен шул кешеләрне коткарулары бик җиңел. Мәсәлән, Африкада ачлыктан үлгән кешеләрнең булувына карамастан, анда, Африкада табылган алмаз минералларыннан баеган һәм зур үсеш алып яшәгән җәмгыятьләр бар. Хәерчелек һәм ачлык эчендә яшәгән һәм үлемгә дучар ителгән бу кешеләр урыннарының үзгәртелүве яки яшәгән җирлекләрендә аларның ихтияҗларының тәэмин ителүве бик җиңел булган хәлдә, дистәләрчә ел бу кешеләр өчен төгәл берәр чишелеш эзләнелми. Югыйсә, бу кешеләргә ярдәм итү - берничә кеше башкарып чыгачак эш түгел. Ныклы җавапның табылувы өчен бик күп кешенең фидакарлыгы һәм үз-үзен аямыйча тырышувы кирәк. Фәкать, бу сыйфатларга ия булучы кешеләр саны дөньяда бик аз.

Фәкыйрьләргә һәм ихтияҗы булганнарга ярдәм итү Аллаһтан куркудан килә
Боларга карамастан, дөньяның һәр тарафында триллионнарча лира төрле сәбәпләр сәбәпле исраф ителә. Бер якта ризыкның тәмен ошатмаганы өчен чүплеккә аткан, бер якта да ашарына ризык таба алмаганы өчен үлеп яткан кешеләрнең булувы - дөньяда дини әхлак белән яшәмәү китергән бер золым мөхите булувының бик ачык дәлиле.
Боларны күргән кеше, бу золымны юк итәчәк бердәнбер нәрсәнең Аллаһ әмер иткән әхлак буенча яшәү икәнлеген аңлар. Чөнки Аллаһтан курыккан һәм даими вөҗданы белән хәрәкәт иткән кешеләр, шундый золымга һәм хаксызлыкка рөхсәт бирмәсләр. Һичбер рияга юл куймыйча, дөньядагы, кирәк булса бөтен мөмкинлекләрен кулланып,  ихтияҗлары булган кешеләргә тиз, кискен һәм һәрвакыт ярдәм итәрләр. Ярлыларга һәм ихтияҗ эчендә булганнарга ярдәм итүнең Аллаһтан һәм Ахирәт Көненнән куркып хәрәкәт иткән кешеләргә карата бер үзенчәлекле сыйфат булганлыгы аятьләрдә шулай аңлатыла:
 Һәм аларның малларында билгеле бер хак бардыр: фәкыйрь һәм ярлы булган(нар) өчен. Алар Кыямәт көненә ышаналар. Раббыларының газабыннан (даими) куркалар. (Мәаридҗ сүрәсе, 24-27)
Аңа тойган мәхәббәтләренә карамастан, алар ризыкны фәкыйрьгә, ятимгә һәм әсир булганга бирделәр. “Без сезне бары тик Аллаһның йөзе (ризалыгы) өчен ашатабыз, сездән бер каршылык та, рәхмәт тә көтмибез. Чөнки без куркыныч һәм авыр бер көн аркасында Раббыбыздан куркабыз”. (Инсан сүрәсе, 8-10)
Ярлыны туендырмау исә, Аллаһтан куркувы булмаган, динсез кешеләрнең сыйфаты. Аятьләрдә шулай боерыла:
(Аллаһ боера): “Тотыгыз аны һәм шунда ук баглагыз. Соңыннан ут эченә атыгыз. Аннан соң аңа озынлыгы җитмеш аршин булган бер чылбыр тагыгыз. Чөнки ул бөек булган Аллаһка иман итми иде. Ярлыга ризык бирүдә ярдәмче булмый иде. Шуңа күрә бүген аның һичбер якын дусты юктыр. Әрен һәм кан болганчыклыгыннан башка ризыгы да юктыр. Аны хаталанганнардан башкасы ашамас”. (Хакка сүрәсе, 30-37)
1. Гондураста агым һәлакәте 2. Мали Гаода ураган һәлакәте 3. Елгаларның ташувы аркасында сулар астында калган яр буендагы шәһәр 4. Су астында калган башка бер шәһәр 5. Җир белән бер булган бер шәһәр. Барлык бу күренешләр кешеләрнең фикерләп гыйбрәт алулары өчен
Бөтен дөньяда барлыкка килгән афәтләрнең уйлатканнары

Gazete ve televizyonlarda sık sık rastlanan afet haberlerinde de düşünülmesi gereken hikmetler vardır.
Кешеләрнең телевизорларда яки газеталарда бик еш очраткан хәбәрләреннән берсе – афәт хәбәрләре. Җир йөзендә һәр мизгел кешеләр берәр бәла-каза белән каршылаша ала. Һич көтелмәгән бер мизгелдә ныклы җир тетрәү була ала, янгын чыга ала, агым басувы була ала. Бу хәбәрләрне күргән бер кеше, Аллаһның һәрнәрсәгә көч җиткергәнен, теләгән рәвештә шәһәрне астын өскә китерә алачагын аңлар. Боларны уйлаганда күрер ки: кешенең Аллаһтан башка сыеначак һәм ярдәм сораячак бер барлыгы юк. Иң ныклы биналар, иң алга киткән технология белән җиһазланган шәһәрләр дә Аллаһның газабына каршы тора алмас; бер мизгелдә җир белән бер була алыр.
Аеруча, бу һәлакәт  хәбәрләрен ишеткән яки укыган кеше, Аллаһның бу шәһәргә фәләкәтне бер хикмәт өчен биргәнен дә аңлар. Аллаһ Коръәндә азган кавемнәрне үгет-нәсыйхәт алып уйлансыннар яки эшләгәннәренең каршылыгын күрсеннәр дип дөньяда да газапка дучар иттергәнен белгерткән. Шулай булгач, берәр җәмгыять тә Аллаһ риза булмаячак бер рәвештә яшәсә, Аллаһның газабына очрый ала. Яки Аллаһ бу кешеләрне дөньяда кайбер авырлыклар белән сыный да ала.
Бу ихтималларны уйлаган кеше, боларның барысының үз башына да килә алу мөмкинлегеннән куркыр һәм эшләгән эшләре өчен Аллаһтан гафу үтенер.
Һичбер кеше һәм һичбер кавем башына киләчәк газапны Аллаһ теләмичә киртәли алмас. Бу, теләсә дөньяның иң бай һәи иң көчле өлкәсе булсын, теләсә географик яктан һичбер рискы булмаган бер җир булсын. Аллаһ һичбер өлкәнең башына киләчәк бер бәла-казаны киртәли алмаячагын шулай белгертә:
Шул өлкә халкы төннәрен йоклаганда аларга авыр газабыбызның килмиячәгеннән имин иделәрме? Яки дә шул өлкә халкы көн яктылыгында, күңел ачканнарында үзләренә авыр газабыбызның  килмиячәгеннән имин иделәрме? (Яки) алар Аллаһның тозагыннан үзләрен сакланган дип уйлый иделәрме? Аллаһның берәр тозагыннан (акылсызларча) иминбез дип, газапка дучар ителгән халыктан башка монардан кем имин була алсын? (Боларның барысы) яшәгән халыктан соң җир йөзенә мирасчы булганнарны дөреслеккә ирештерүве (яки мәйданга чыгарылувы өчен җитмәз) ме? Әгәр без теләсәк, аларга гөнаһлары аркасында бер бәла-каза җибәрер идек һәм йөрәкләренә тап төшерер идек – шулай итеп алар ишетмәс булырлар иде.(Араф сүрәсе, 97-100)
1. Honduras'ta sel felaketi, 2. Mali-Gao'da şiddetli rüzgarın oluşturduğu bir felaket, 3. Nehirlerin taşması sonucunda sular altında kalan sahil şehri 4. sualtında kalmış bir başka şehir, 5. Yerle bir olan bir şehir. Tüm bu görüntüler insanların düşünüp ibret almaları içindir.

Birkaç saniye süren bir deprem tüm bir şehri yerle bir etmek için yeterlidir. Tüm bu görüntüleri doğanın eseri olarak düşünenler yanılırlar. Çünkü doğa tüm diğer varlıklar gibi kendisini yaratan Allah'ın emrindedir.
Берничә секундлык бер җир тетрәү бөтен шәһәрне җир белән бертигез итү өчен җитәрлек. Барлык бу күренешләрне табигать әсәре дип уйлаганнар ялгышырлар. Чөнки табигать тә, башка барлыклар кебек, үзен яраткан Аллаһның әмерендә.
Хәбәрләрдә еш-еш очраган бер башка тема да – экономикадагы бозылышлар. Бигрәк тә процент (риба) белән бәйле һәркөнне бик күп кенә тискәре хәбәр чыга. Процентның туктатыла алынмаганын, барлык экономиканы начар якка юнәлткәнен белгерткән хәбәрләрне укыган берәр кеше, харам булган бу күренешнең  шул кадәр таратылувы нәтиҗәсендә, Аллаһ тарафыннан кешеләр керемендәге бәрәкәтне кысып каршылык (җавап) бирелгәнен аңлар.
Коръәннең: “Аллаһ рибаны юк итәр дә, сәдакаларны арттырыр. Аллаһ гөнаһкар гөнаһлы) кяферләрнең берсен дә яратмас” (Бакара сүрәсе, 276) аятендә белдергәне кебек, Аллаһ процентның бирә алачак керемен юк итә алыр, бәрәкәтен әзәйтә алыр. Янә бу хакыйкать башка бер аятьтә шулай белдерелгән:
 Кешеләрнең малы артсын дип биргән рибагыз Аллаһ катында артмас. Әмма Аллаһның йөзен (ризалыгын) теләп биргән зәкатегез исә, (савапларыгызны һәм керемнәрегезне) кат-кат арттырыр. (Рум сүрәсе, 39)
Шулай итеп, фикерләгән берәр кеше өчен процент белән бәйле хәбәрләр дә, Аллаһ аятьләренең кешелек җәмгыятьләрендә тормышка ашканлыгын күрсәтүче үрнәкләрдән.
Кешеләр газеталарда еш-еш процентның дөнья экономикасына китергән зарар белән бәйле хәбәрләрне укырлар һәм Аллаһ аятьләренең кешеләр өстендә ничек чагылганын уйларлар
Матур җирләр турында фикерләү
Телевизор программаларында, газета һәм журналларда, әлбәттә, Аллаһ яраткан матурлыкларны күрү һәм алар турында фикерләү мөмкин. Монда урын алган матур бер күренешне, матур бер өйне, матур бер бакчаны яки диңгез ярын күзәтү яки шул җирләрдә булу һәркешенең хушына киткән манзаралардан. Бу күренешләр һәрнәрсәдән әввәл кешегә Җәннәтне хәтерләтер. Иманлы  бер кеше дөньяда да бу кадәр бөек нигъмәтләр биргән, бу кадәр гаҗәеп матурлыклар күрсәткән Аллаһның, әлбәттә, Җәннәттә дә тиңдәшсез матур җирләр бар итәчәген бер тапкыр тагын хәтерләр.
Фәкать, боларны күргән кешенең акылына шулар да килер: дөньяда яратылган һәр гүзәллекнең, дөньяның бер имтихан җире булганлыгыннан, төрле кимчелекләре, җитешсезлекләре бар. Мәсәлән, телевизорда күрсәтелгән берәр ял итү җирендә берникадәр вакыт калынганнан соң бу кимчелекләр беленә. Һавасының артык дымлы булувы, диңгезенең кешене рәхәтсез итәчәк кадәр тозлы булувы, тын кысарлык эсселек, чебеннәр - боларның  барытик берничәсе генә. Кояш астында яну һәм шуның аркасында интегү, сәяхәт агентлыгының ялны оештырувындагы кимчелекләр, бергә ял ителгән кешеләрнең чыдый алмаслык дәрәҗәдә булулары кебек дөньяви бик күп авырлыклар һәм теләнмәгән хәлләр булырга мөмкин.
Җәннәттә исә бу гүзәллекләрнең асыллары бар һәм кешене рәхәтсез иткәненең бер нокта кадәре дә булмаячак яки ошатмаган бернинди хәлгә  тап булынмаячак. Кеше дөньяда очраткан һәр гүзәллектә Җәннәткә карата сагыш тояр. Дөньяда Бөек Аллаһның үзенә биргән нигъмәтләр өчен даими шөкер итеп, боларның барысының да Аллаһ рәхмәте белән бирелгән нигъмәтләр булганына төшенеп, монардан зәвек алыр. Әмма, асылларының Җәннәттә булганын белгәне өчен, үзен дөнья матурлыкларына алдатып Ахирәтне дә онытмас. Мәңгелек гүзәллекләргә ия була алырлык, Аллаһның Җәннәтенә керүне хак итәрлек итеп яшәр.
Гыйльми бер журналЛАРда матдәнең төп өлеше атом булганлыгын уку ниләргә төшендерә?
Кеше белгән нәрсәләре турында уйланмаса, нечкәлекләренә төшенә алмас, никадәр искиткеч бер мохиттә яшәгәнен аңлый алмас. Шуңа күрә, иман иткән кеше һич тукталмыйча Аллаһ яраткан барлыклар һәм вакыйгалар турында фикерләр. Болар кайвакыт бик күп кеше тарафыннан беленгән мәсьәләләр булувына карамастан, ул бу мәсьәләләрдән һәркемнән тагын да узенчәлеклерәк нәтиҗәләр чыгара ала.
Мәсәлән, тирә-яктагы җанлы һәм җансыз һәр барлыкның төп матдәсе атомнар булганлыгын кешеләр яхшы белә. Ягъни күпчелек кеше кулындагы китапның, диванның, эчкән суының һәм тирә-ягында күргән һәрнәрсәнең атомнардан формалашканын белер. Әмма, моның икенче ягын фикерләп, Аллаһның өстен кодрәтен күрүчеләр - барытик вөҗданлы кешеләр. Шулай итеп, кеше бу тема белән бәйле бер хәбәр күргәндә шуларны уйлар: атомнар - җансыз барлыклар. Шулай булгач, атомнар кебек җансыз матдәләр бер арага килеп ничек күрә алган, сизә алган, ишеткәннәрен аңлата алган (тәфсилләгән), тыңлаган музыкадан зәвек ала алган, фикерли алган, карар бирә алган, сөенә яки газаплана алган кешене формалаштырганнар? Кеше үзен башка атом өеме барлыкларыннан бөтенләй аерган бу үзенчәлекләрне ничек туплаган соң?

Saatinizin, yediğiniz yiyeceklerin, oturduğunuz binanın, arabanızın, gözlüğünüzün, kedinizin, bahçedeki çiçeklerin, bilgisayarınızın, denizlerin, gökyüzünün ve kendi bedeninizin yapıtaşının aynı ATOMLAR olduğunu hiç düşündünüz mü?

Әлбәттә, кешегә барлык бу инсани (кешегә хас) үзенчәлекләрне җансыз һәм акылсыз атомнар бирә алмаслар.Кешене шушы сыйфатларга ия булган  рух белән бар итүченең Аллаһ икәнлеге ап-ачык бер хакыйкать. Һәм моның артыннан кешенең акылына Аллаһның бер аяте килер. Аятьтә шулай боерыла:
Ул яраткан һәрнәрсәсен иң матур бар иткән һәм кешене бер балчыктан ярата башлагандыр. Соңыннан аның нәселен бер нигездән (буыннан), гади бер судан ясагандыр. Шуннан соң, аны формалаштырып, бер шәкелгә китерде һәм аңа рух өрде. Сезнең өчен дә колак, күз һәм йөрәк бар итте. Ә сез никадәр аз шөкер итәсез! (Сәҗдә сүрәсе, 7-9)
Üzerinde yaşadığımız gezegen ve tüm evren insanın yaşaması için gereken özelliklerin tümüne sahiptir. Bunun üzerinde düşünen insan tüm evreni Allah'ın kendisi için yarattığını açıkça görecektir.
Сәгатегезнең, ашалган ризыкларыгызның, яшәгән бинагызның, машинагызның, күзлегегезнең, песиегезнең, бакчадагы чәчәкләрнең, компьютерыгызның, диңгезләрнең, күк йөзенең һәм үз гәүдәгезнең төзелеше шул ук атомнар булганын моңа кадәр уйлаганыгыз бар идеме?
Кешеләр тирән фикерләү аркылы ирешкән кайбер хакыйкатьләр...
Һәрнәрсәнең кеше өчен яратылганын уйлаган идегезме?
Аллаһка ышанган кеше тирә-ягында булган җанлы-җансыз бөтен барлыкларны һәм системаларны диккатьле (игътибарлы) күз белән нечкәләгәндә, аларның барысының да кеше өчен яратылганын ачык итеп күрер. Бернәрсәнең дә очраклы булмаганын, Аллаһның һәрнәрсәне кеше яшәешенә туры килгән шәкелдә бар иткәнен аңлар.
Мәсәлән, кеше һәр мизгел бик рәхәт сулый ала. Сулаган һава ни тын юлын ялкынсындырыр, башны да әйләндермәс, башны авырттырмас та. Чөнки һавадагы газларның пропорциясе кеше гәүдәсенә иң яраклы микъдарда көйләнгән. Боларны уйлаган кешенең акылына бик мөһим бер нечкәлек тә килер: әгәр атмосферадагы кислород контингенты (өлеше) бар булган микъдарыннан аз гына күбрәк яки бераз гына азрак булса , һәр ике хәл җанлы барлыкларның юк булувына сәбәп булыр иде. Шуңа күрә, кайбер һавасыз җирдә калынганда никадәр авыр сулыш алынганлыгын төшенер. Иманлы кеше бу тема өстендә фикерләвен дәвам иткән саен, даими рәвештә Раббыбызга шөкер итер. Чөнки дөнья атмосферасының, бик күп планеталардагы кебек, авыр суланачак шәкелдә була алувын, тик шулай булмаганлыгын һәм дөнья атмосферасының миллиардларча кешенең рәхәтлек белән сулый алырлык рәвештә бик хатасыз бер тигезлек һәм тәртип эчендә яратылганын күрер.
Янә өстендә яшәгән планета турында уйланувын дәвам иткән кеше, Аллаһ яраткан суның кеше тормышында никадәр зур әһәммияте булганын аңлар. Акылына шулар килер: кешеләр озак вакыт судан мәхрүм калганда суның кадерен аңлар. Югыйсә, су гомеребезнең һәр мизгелендә кирәк булган бер нәрсә. Мәсәлән, күзәнәкләребезнең, гәүдәбезнең һәр ноктасына ирешкән каныбызның зур бер өлешен су тәшкил итә. Әгәр шулай булмаса, канның ага торган сәләте әзәер, тамырларыбызда хәрәкәт итүве авыр хәлгә килер иде. Суның агу сәләте бары тик безнең гәүдәбез өчен түгел, үсемлекләр өчен дә бик әһәммиятле. Шуның өчен су, яфракларның неп-нечкә тамырларыннан үтеп, яфракның иң очына ирешә ала.
Диңгезләрдәге күп су массалары дөньябызның яши алынган бер планета булувын тәэмин итә. Әгәр дә җир йөзендәге диңгезләрнең пропорциясе булганыннан түбәнрәк булса, ул вакытта җир йөзе чүлгә әйләнер һәм яшәү мөмкин булмас иде.
Боларга төшенгән вөҗданлы кеше, дөньяда шул кадәр хатасыз бер тигезлек саклануның, әлбәттә, очраклы булмавын катгый рәвештә аңлар. Боларның барысын да күрү һәм фикерләү аңа кодрәтле, көч иясе булган Аллаһның һәрнәрсәне бер максат өчен бар иткәнен күрсәтер.
Өстәвенә, бу тема буенча сөйләнелгән үрнәкләрнең бик чикләнгән булувы да акылына килер. Шулай ки, дөньядагы тигезлекләр белән бәйле үрнәкләрне санап бетерүве мөмкин түгел. Барытик фикерләгән кеше генә тирә-якның һәр почмагында булган төзеклекне, кимчелексезлекне һәм тигезлекне ачык итеп күрә алыр һәм моның нәтиҗәсендә Аллаһ һәрнәрсәне кеше өчен яратканын аңлар. Аллаһ бу хакыйкатьне Коръәндә шулай белдерә:
 Үзеннән (бер нигъмәт буларак) күкләрдә һәм җирдә булганнарның барчасын сезгә баш идертте. Шиксез монда фикерләгән бер кавем өчен төгәл аятьләр (ишарәтләр) бар(Җасия сүрәсе, 13)
Мәңгелекнең уйлатканнары
Мәңгелек төшенчәсен һәркем белер, ләкин сезнең мәңгелек турында уйлаганганыгыз бармы? Аллаһка иман иткән кешенең уйланган нәрсәләренең берсе дә бу.
Аллаһның Җәннәт һәм Җәһәннәм тормышын мәңгелек итеп яратканлыгы - һәр кеше фикерләргә тиешле бик мөһим бер тема. Моны уйлаган кешенең акылына шулар килер: Җәннәтнең мәңгелек булувы, үлемнән соңгы тормышта бирелгән иң бөек нигъмәт һәм бүләкләрдән берседер. Чөнки Җәннәттәге күркәм яшәүнең һич соңы булмаячак. Кеше дөньяда иң күбе 100 елга кадәр яши ала. Әмма Җәннәттәге яшәү катрильон тапкыр  катрильон  ел буе , һич бетмичә, мәңге дәвам итәчәк.
Боларны исендә тоткан кешенең акылына кешеләрнең мәңгелекне аңлавы бик авыр булганы да килер. Моны түбәндәге бер үрнәк ачыклый ала: 100 триллион кеше булса, көн-төн һич туктамыйча 100 триллионны 100 триллион белән тапкырлап алга барсалар, 100 триллион еллык гомерләре булса һәм гомерләре буе шул эш белән мәшгуль булсалар, ирешкән саннары янә дә мәңгелек тормыштагы ел саны янында “ноль” кебек калыр!
Менә шуларны уйлаган кеше шушы нәтиҗәгә килер: Аллаһ шундый бөек гыйлемгә иядер ки, кешегә күрә “мәңгелек” булган, Аның Катында юк хәлендә.
Заманның беренче яратылган мизгеленнән мәңгелеккә кадәр узачак һәр вакыйга, һәр төшенчә, вакытлары һәм шәкелләре белән Аның гыйлеме белән билгеләнгән һәм беткән (тәмамланган) хәлдә.Аллаһны заман белән чикли алмавыбыз сәбәпле: Аллаһ катында һәрнәрсә инде булып беткәндер.
Өстендә яшәгән планетабыз, космосыбыз кешенең яшәве өчен кирәк булган үзенчәлекләрнең барысына да ия. Моның турында уйланган кеше бөтен тирә-якны Аллаһның үзе өчен яратканын ачык итеп күрәчәк.
Кешенең шулай ук Җәһәннәмнең  инкярьчылар өчен мәңге калыначак бер урын булганын  да аңлавы кирәк. Җәһәннәмдә төрле-төрле газаплар, җәзалар һәм авыр бер тормыш бар. Җәһәннәмдәге инкярьчылар өзлексез физик һәм мәгънәви җәзага тартылырлар. Бу җәзаларның ахыры булмас, йокы яки ял итүгә һич мөмкинчелекләре юк. Әгәр Җәһәннәмдәге тормышның бер азагы булса, бу катрильоннарча елдан соң да булса, Җәһәннәм әһеле өчен бер өмет булыр иде. Фәкать, бу дөньялык тормышта эшләгән гөнаһларының каршылыгы мәңгелек бер газаптыр:
Аятьләребезне ялган диючеләр һәм аларга каршы бөекләнгәннәр – утның дусларыдыр, анда мәңге калачаклардыр. (Әграф сүрәсе, 36)
Бу сәбәптән мәңгелекне уйлап аңларга тырышу һәркем өчен бик әһәммиятле. Кешенең Ахирәт өчен булган тырышлыгын арттырыр, куркувын һәм өметен куәтләндерер. Мәңгелек газаптан бик куркып сакланувы белән, мәңгелек Җәннәткә керү өметенә дә ия булыр.
Төшләр турында ниләр уйланыр?
Фикерләгән бер кеше өчен төшләрендә дә әһәммиятле хикмәтләр бар. Мондый кеше йоклаганда күргән төшләренең никадәр “чынлыкта кебек” булганлыгын, хәтта уянган вакытыннан әллә ни бик аерылмаганлыгын уйлар. Мәсәлән, төнлә гәүдәсенең ятакта ятувына карамастан, төшендә эшкә чыккан, кешеләр белән танышкан, музыка тыңлаган, ризык ашагандыр. Хәтта ризыгының тәмен татыган, музыкага биегән, булган вакыйгалардан хисләнгән, сөенгән, борчылган, курку тойган, арыганлык хис иткән, хәтта шул көнгә кадәр һич кулланмаган һәм ничек кулланылганын да белмәгән бер җиһазны куллана алган.
Гәүдәсенең бер урында хәрәкәтсез ятувына һәм күзләренең капланган булувына карамастан, дәвамлы яшәгән гадәти урыныннан аермалы манзаралар күргән. Димәк ки, күрүче – аның күзләре түгелд. Йоклаган бүлмәсе буп-буш булувына карамастан, тавышлар ишеткән. Димәк ки, ишеткән - аның колаклар түгел. Һәрнәрсә миенең эчендә тормышка ашкан. Барытик, гүя һәр күргәненең асылы булганы кебек, һәрнәрсә бик чынлыкка охшаган. Ярый, дөньяда асылы булмавына карамастан, моның кадәр чынга охшаган сәхнәләрне кешенең миенә нәрсә урнаштыра? Кеше йоклаганда боларны белеп һәм теләп акылында бар итә алмас. Миенең исә үз-үзенә шундый күренешләрне барлыкка китерүве мөмкин түгелдер. Ми - протеин молекулаларыннан бар ителгән бер ит өеме генә. Шундый бер матдәнең үзлегеннән күренеш бар итүвен, хәтта шул көнгә кадәр һич күрелмәгән кеше йөзләрен, табигатьне, тавышларны ясавын раслау бигрәк тә мантыксыз (логикасыз) булыр. Шулай булгач, йоклаганда төштәге сәхнәләрне кем күрсәтә? Боларны уйлаган кеше ачык дөреслекне бер тапкыр яңадан күрер: кешеләрне йоклаткан, йокы вакытында рухларын алган, уянганнан соң кире биргән һәм йокыда төшләрне күрсәткән Аллаһтыр.
Allah, ölecekleri zaman canlarını alır; ölmeyeni de uykusunda (bir tür ölüme sokar). Böylece kendisi hakkında ölüm kararı verilmiş olanı(n ruhunu) tutar, öbürüsünü ise adı konulmuş bir ecele kadar salıverir. Şüphesiz bunda, düşünebilen bir kavim için gerçekten ayetler vardır.
(Zümer Suresi, 42)
Төшләрне Аллаһ күрсәтә дип белгән кеше, төшләрнең хикмәтләрен һәм яратылыш максатын да уйлар. Төш вакытында, уянык булганындагы кебек, яшәгән вакыйгалардан һәм кешеләрдән иминдер кеше. Һәркайсысын чыннан да бар икәнен, төшендә күргән яшәешнең өзлексез һәм дәвамлы дип уйлый. Хәтта берәрсе янына килеп: “ Хәзерге вакытта төш күрәсең, уян!” - дисә, аңа ышанмас. Боларны аера белгән кеше исә шулай уйлар: “ Бу дөнья тормышының да үтүчән һәм төшкә охшаган бер яшәү булмаганлыгын кем әйтә алыр? Шул ук төштән уянганым кебек беркөнне бу дөнья тормышыннан да уяначакмын һәм бөтенләй башка күренешләрне, мәсәлән, Ахирәт күренешләрен күрәчәкмен...”
 Аллаһ үләчәк вакытларында җаннарын алыр, үлмәгәнне дә йокысында (бер төрле үлемгә хөкем итәр). Шулай итеп үзе турында үлем карары бирелгәнне (ң рухын) тотар, икенчесенең дә билгеле бер әҗәлгә кадәр соңга калдырыр. Шиксез, монда фикерләгән кавем өчен чыннан да аятьләр бардыр. (Зүмәр сүрәсе, 42)

   
    

Hiç yorum yok:

Yorum Gönder